Сыйфат темасын өйрәнгәндә, кабатлау дәресләрендә куллану өчен
Вложение | Размер |
---|---|
syyfat.ppt | 1.15 МБ |
Слайд 1
Татарстан Республикасы Алабуга муни ципаль районы «Танайка гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюдж ет учреждениесе Эшне үтәде: 11 нче сыйныф укучысы Филиппова Алена Укытучы: беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сосновских С.Г. СыйфатСлайд 2
Предметның билгесен белдереп , Нинди? Кайсы? Кайдагы? сорауларына җавап булып килүче мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала. Сыйфат исемне ачыклап килә. Ул ачыклап килгән исем сыйфатланмыш дип йөртелә: озын юл, иртәнге таптыру, мәктәптәге китаплар,яңгырлы көн. Рус теленнән аермалы буларак, татар телендә сыйфатлар төрләнми: Акыллы бала умный ребенок акыллы балалар умные ребята акыллы баланың у умного ребенка
Слайд 3
Бирем Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән язып алырга. Җәйге матур иртә. Күктә ачык зәңгәр яктылык. Һава эссе дә, салкын да түгел. Әллә нинди – җәйге иртәләрдә генә була торган рәхәт, җиләс һава. (Булат Сөләйман) Азалия – кышкы айларда бик матур чәчәк ата торган үсемлек. Чәчәкләре, сортына карап, ак, ал, кызыл, җете кызыл һәм чуар төсләрдә була. Бу гөлне үстерү өчен якты бүлмә кирәк. Азалияне яш ь сабаклардан үрчетәләр. (Гата Насыйров)
Слайд 5
Сыйфат дәрәҗәләре Дәрәҗә исеме Ясалышы Мисаллар Гади дәрәҗә Матур-красивый Кызыл-красный Зур-бол ь шой Чагыштыру дәрәҗәсе -рак \ -рәк Матуррак, кызылрак, зуррак Артыклык дәрәҗәсе Частичное повторение основы + -п; -м. Сап-сары Кып-кызыл Ям ь -яшел Усилител ь ные части ц ы иң , үтә Иң матур Үтә кызыл Кимлек дәрәҗәсе - кылт \ -келт - гылт \ -гелт - сыл \ -сел , су, елҗем Кызгылт, яш ь келт, аксыл, зәңгәрсу, күгелҗем
Слайд 6
Бирем Тәрҗемә итергә. 1. Айрат старше меня на год. 2. Сарафан красивее юбки. 3. Айдар – вежливый мальчик. 4. Наш город красивый, чистый. 5. Это платье очень большое. 6. Самый красивый цвет – синий. 7. Самый холодный месяц – январь, а самый теплый месяц – июль.
Слайд 7
Сыйфатлар ясалышлары белән тамыр, ясалма, кушма, парлы, тезмә сыйфатларга бүленә. 1. Тамыр сыйфатлар : ак, тиз, матур, биек, яшел, тар, киң, чибәр. 2. Ясалма сыйфатлар исем һәм фигыл ь гә төрле кушымчалар ялганып ясала: -лы, -ле ( мәрхәмәтле, ям ь ле, тозлы ); -сыз, -сез ( утсыз, куркусыз, гам ьсез ); -лык, ге, -кы, -ке ( борынгы, көзге, кышкы ); -чан, -чән ( оялчан, эшчән, гаҗәпләнүчән ); -ык, -ек ( ачык, ябык, өзек, китек ); -ынкы, -енке ( салынкы, күтәренке ); -гыр, -гер ( елгыр, өлгер, сизгер ); -чыл, -чел ( кунакчыл, үпкәчел ); -лач, -ләч ( йонлач, итләч, киртләч ); -әс, -әч ( җиләс, көләч ). 3. Кушма сыйфатлар ике сүзне кушу ярдәмендә ясала һәм кушылып языла: алмачуар, искиткеч. 4. Парлы сыйфатлар ике сүздән торалар, сызыкча аша язылар: эшсез-нисез, бала-чага, ата- аналы, зур-зур. 5. Тезмә сыйфатлар берничә сүздән ясала, аерым язылалар: аз сүзле, гадәттән тыш (хәл).
Слайд 8
Бирем Бирелгән исемнәрдән –лы\-ле, -сыз\-сез аффиксларын кулланып,сыйфатлар ясарга. Үрнәк. Тоз – тозлы, тозсыз. Май, ут, су, чәчәк, шикәр, кар, боз, яңгыр, файда, сөт, күңел.
Слайд 9
Мәг ъ нәләре охшаш сыйфатлар синоним сыйфатлар дип атала. Мәсәлән: матур, чибәр, гүзәл, күркәм, сылу, зифа, нәфис; зур, олы, өлкән, эре, дәү. Капма-каршы мәг ъ нәне белдергән сыйфатлар антоним сыйфатлар дип атала. Мәсәлән: яхшы – яман, суык – эссе, чиста – пычрак, ак – кара, матур – ям ь сез, җәйге – кышкы, кояшлы – болытлы.
Слайд 10
Бирем Синоним,антоним сыйфатларны кертеп, җөмләләр төзергә. кечкенә - бәләкәй пычрак – чиста әче – баллы зур – вак ак - кара
Слайд 11
Сыйфат җөмләдә, гадәттә, аергыч, хәбәр, хәл булып килә. Сыйфат, сыйфатланмыштан алда килсә – аергыч, артта килсә – хәбәр, фигыл ь не ачыкласа , хәл була. Көз үзе белән салкын җил, кыш рәхимсез суык бураннар алып килгән. Аның суы тәмле дә, салкын да, шифалы да. Бу кыз сәнгат ьле сөйли, матур җырлый, яхшы укый.
Слайд 12
Бирем Сыйфат җөмләнең нинди кисәге булып килгән? Дөн ь я ям ь ле, сулар тәмле Тик туган җирдә генә. (Х.Халиков) Яш ь балалар, бигрәк матур кызлар Ак каенны сөеп мактыйлар. Яз башында алар һәр ел саен Як каенда бәйрәм ясыйлар. ( Зыя Ярмәки)
Слайд 14
Бирем Т әрҗемә итәргә. Рус телендә охшаш әйтемнәр табарга. Яхшылык җирдә ятмый. Сәламәтлек – зур байлык. Батырлыкта – матурлык. Матурлык туйда кирәк.
Рождественские подарки от Метелицы
Сказка об осеннем ветре
Галка в чужих перьях
Швейня
Повезло! Стихи о счастливой семье