Татар теле дәресләрендә лексика темасын өйрәнгәндә куллану өчен материал
Вложение | Размер |
---|---|
leksika.ppt | 1.07 МБ |
Слайд 1
Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Танайка урта гомуми белем м әктәбе » гомуми белем муниципаль бюдж ет учреждениесе Эшне үтәде : 11нче сыйныф укучысы Сихаева Юлия Укытучы:беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сосновских С.Г. ЛексикаСлайд 2
Лексика Бер һәм күп мәгънәле сүзләр Омонимнар Синонимнар С үзләрнең туры һәм күчерелмә мәг ъ нәләре Антонимнар
Слайд 3
Бер мәг ъ нәле сүзләр бер предметны, бер билгене, бер эш-хәрәкәтне белдерәләр: әлифба, хәреф, китап, дәфтәр, китапханә, әни, әти, кыз, малай. К үп мәг ъ нәле сүзләр берничә лексик мәг ън әгә ия: җир– планета, туфрак, коры җир, ил, участок; кул башы, терсәк башы, тез башы, иңбаш, агач башы, сүз башы, башлы кеше, өстәл башы, мич башы, баш итеп куйдылар, баш бирмәү ; «Каз канаты кат-кат була, ир канаты ат була. Чәчен ике толым итеп үреп салган. Каеннарның яшел толымнары мул булып салынып тора. Ут ялкынында агач янып бетә. Кеше мәхәббәт ялкынында янып сынала.» Бер һәм күп мәгънәле сүзләр
Слайд 4
Күчерелмә мәгъ нәле сүзләр бер предметны яки күренешне билгеләрен ачыклап бирү өчен, а ңа охшаган икенче предмет яки күренеш билгеләрен күчереп куллану нәти җәс ендә барлыкка килә. Күчерелмә мәгъ нәле сүзләр әдәби сурәтләү чарасы буларак, сөйләмне матурлау өчен файдаланыла. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре Төс буенча: көмеш тамчы– көмеш сүз Бәя бирү буенча: җылы җил– җылы караш Аваз охшашлыгы буенча: җил улый– бүре улый Әйберләрнең урнашу ягыннан охшашлыгы буенча : эт койрыгы– көймә койрыгы Функц иясе буенча : кош канаты– самолет канаты Форма ягыннан охшашлыгы буенча: чыршы энәсе– тегү энәсе Мәгъ нәне күчерү юллары
Слайд 5
Бертөрле яңгырашлы, әйтелешле, ләкин бернинди дә мәг ъ нә уртаклыгы булмаган сүзләр омонимнар дип атала. Омонимнар- әйтелешләре очраклы туры килгән сүзләр. Кар сулары чылтырап ага. Безгә Нәҗип ага килде. Яз җитә. Диктантны бишлегә яз. Без басма ясадык. Син ялгыш кадакка басма . Омонимнар
Слайд 6
Синонимнар Синонимнар дип бер үк яки якын мәгъ нәле сүзләрне атыйлар. Сәламәтлек – саулык – исәнлек – тазалык. Күренекле – танылган – атказанган – атаклы – мәшһүр. Ачуланды – сүкте – орышты - әрләде – тиргәде. Шикелле – төсле – кебек – сыман. Синонимнар – телнең байлыгын билгели торган сүзләр. Алар сөйләмне тасвирлы, образлы итәләр, күренешнең асылын тирәнрәк белдерәләр. Кешенең сөйләм куль турасын үстерүдә аларның роле зур. _________
Слайд 7
Антонимнар дип капма – каршы мәгъ нәле сүзләрне атыйлар.Сөйләмдә аларны капма – каршы күренешләрне бирү өчен файдаланалар.Антонимнарны 6 төркемчәгә бүләләр: Күренешләрнең, предметларның, кешеләрнең сыйфатларын тасфирлыйлар: ак – кара, чиста – пычрак, юмарт – саран, тәмле – тәмсез. Вакыт төшенчәсен белдерәләр: көн – төн, иртә - кич, быел – былтыр. Күренешләрнең озынлыгын, күләмен ачыклый: аз –мул, озын – кыска, якын – ерак, уң – сул, ас - өс, киң – тар, югары – түбән, нечкә - юан. Табигат ь күренешләрен күрсәтәләр: җылы – салкын, җир – су, аяз –болытлы, коры – юеш, сай – тирән. Проц ессларны каршы куялар : бару – кайту, яту – тору, кыскару – озынаю, чыгу – керү,арту – кимү, тиуңу – җылыну. Гомумирәк төшенчәләрне белдерәләр: яшәү – үлем, байлык – ярлылык, азатлык – бәйлелек, тынычлык – сугыш, хис – акыл. Антонимнар сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмне матурлый. Антонимнар
Слайд 8
Игътибарыгыз өчен рәхмәт
И тут появился изобретатель
Девочка-Снегурочка
Рукавичка
Медведь и солнце
Карандаши в пакете