Для участия в фестивале"Созвездие-Йолдызлык" сочинил текст песни "Дэу энием" ,"Кубэлэк".и занял 1 место в районном этапе.
Вложение | Размер |
---|---|
shigyr.doc_tekst_kubelek.docx | 18.36 КБ |
Дәү әнием.
Минем бар иң яраткан
Сөекле дәү әнием
Ул безгә кунакка килгәч,
Нурланып китә өем.
Яратам дәү әниемне,
Ул миңа бик кадерле.
Ул миңа бүләк итүче,
Кадерле әниемне.
Тәмле бәлешләре белән,
Кунак итә ул безне.
Җылы оекбашлар бәйли,
Көтеп торалмый көзне.
Дәү әниләр бигрәк кирәк,
Әниләр эштә чакта.
Кайнар коймаклар пешерә,
Әзерли кайнар аш та.
Рәнҗетмик дәү әниләрне,
Кадер-хөрмәт күрсәтик.
Олыгайган көннәрендә,
Бик тә бәхетле итик.
Яратыйк дәү әниләрне
Күңелләре гел изге.
Картлыклары тыныч үтсен,
Үстергән өчен безне!
Күбәләк.
Күбәләкләр төрле була,
Охшаганнары сирәк.
Табигатьнең матурлыгын,
Тоя белергә кирәк.
Гөлдән-гөлгә очып куна
Ак-кызылдан күбәләк.
Күбәләктәй сабый чакны
Истә сакларга кирәк.
Күбәләк кыска гомерле,
Ник аны җәберлиләр.
Нигә аны тотып алып,
Яңадан җибәрмиләр.
Күбәләкнең дә җаны бар,
Аңы бар, зиһене дә.
Кирәкми аны тотарга,
Очсын очкан җирендә.
Зарарлы күбәләкне дә,
Кызганып куям кайчак.
Сиздермичә генә килеп,
Качарга юллар ачам.
Рәнҗетмәгез күбәләкне,
Алар бит җан иясе.
Без ничек яшәгән кебек,
Килә аның яшисе!
Хрюк на ёлке
Фокус-покус! Раз, два,три!
Медведь и солнце
Барсучья кладовая. Александр Барков
Мороз Иванович