Проект эшендә рус мультфильмы "Лунтик" укучылар белән татар теленә тәрҗемә ителде, тавыш яздырылды. https://youtu.be/bZmkcp0bnGU%C2%A0
Вложение | Размер |
---|---|
luntik_tatarcha_yangyryy.docx | 212.08 КБ |
prezentatsiya.odp | 2.13 МБ |
Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районы
«3 нче гомуми белем бирү мәктәбе”
Татар теленнән иҗади проект
(Рус халык мультфильмы “Лунтик”ны тәрҗемә итү)
Эшне башкарды:
Тимергалиева Ләйсән,
3 нче урта мәктәбенең
8 нче А сыйныфның рус төркеме
Җитәкчесе:
Җәлеева Гөлгенә Галимҗановна,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2019 нчы ел
Эчтәлек
Кереш.......................................................................................................3
Төп өлеш...................................................................................................
Практик өлеш..........................................................................................7
Йомгаклау................................................................................................8
Файдаланылган әдәбият ........................................................................10
Өстәмә .....................................................................................................11-14
Кереш
Дөньяда танылган сериаллар, кинофильм һәм мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итү турында тәкъдимнәр күптән яңгырый. Аны башлыча яшьләр сорый, бу эшнең кирәклеге хакында Дөнья татар яшьләре форумында да әйтелде. Бу рәвешле эш итү – туган телне популярлаштыру, аны заманча һәм кызыклы итүне иң кулай юлы, дип саный яшьләр. Хәзерге вакытта танылган мультфильмнар волонтерлар проектлары аша татар теленә тәрҗемә ителә башлады. Дәресләрендә куллану өчен яңа мультфильмнар тудырылды. Әлбәттә, бу эш телнең куллану өлкәсен үстерә, аның сакланып калу мөмкинлеген арттыра. Телгә карата кызыксынуны арттыра. Безнең телебезне таныш булмаган башка дөнья белән бәйли. Эшне башкарып чыгу өчен тирәннән фикер йөртеп татар теленең байлыкларында казынып эш йөртә. Шул вакытта гына тел “көнкүреш” , “ ашханә” теле генә булып калмый. Мин үземнең проектым итеп рус мультфильмы «Лунтик»ны тәрҗемә итү эшен алдым. Эшне башкарып чыгу өчен 8 нче а, 5 нче б сыйныф укучылары ярдәм итте. Тырыш хезмәтебез юкка китмәде, Лунтик һәм башка геройлар Тукай телендә сөйләшә башлады.
Проектның максаты.
Эш этабы һәм бурычлары:
Беренче адым. Эшнең башлангыч өлеше.
Бурыч:
Икенче адым. Проектны эшкәртү.
Бурыч:
Өченче адым. Мультфильмның тавышын яздыру.
Бурыч:
Өйрәнү объекты: рус мультфильмы «Лунтик»
Өйрәнү предметы: татар мультфильмын төзү тәртибе
Методлар: эзләнү, материал сайлау, анализлау, тәрҗемә итү
Продуктның мөһимлеге: дәрестә, дәрестан тыш чараларда куллану
Проект эшненең структурасы. Безнең прект эшебез кереш, 2 бүлекне үз эченә алган төп өлеш, йомгаклау һәм файдаланган әдәбият исемлегеннән тора. Өстәмә өлешендә текстның татарчага тәрҗемәсе һәм фотолар урнаштырылган.
Соңгы елларда мәктәптә дә интернет ресурслардан файдаланып булу мөмкинлеге чыкты. Балалар ике телне дә кызыксынып, авырсынмыйча өйрәнсен өчен безнең эшебездә төрле техник чаралар, күрсәтмә материаллар нык ярдәм итә.
2012 нче елда укытучыларга ярдәмгә бала.рф сайты булдырылды. Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән “БАЛА” дип аталган мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән.
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче.
“Бала” китапханәсе татар телен читтән торып өйрәнү өчен дә нәтиҗәле чыганак. Китапханәгә илебезнең һәр төбәгеннән генә түгел, хәтта чит илдә торып та кереп була.
“Бала” интерактив китапханәсен ике юнәлештә кулланырга була. Рус мәктәпләрендә балалар рус һәм татар төркемнәренә бүленәләр. Татар төркемендә укучы балалар татарча иркен сөйләшәләр, аңлыйлар, үз фикерләрен җиткерә алалар. Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомумән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк сөйләмгә җәлеп итәргә кирәк. Кече яшьтәге мәктәп балалары-эмоциональ, хәрәкәтчән балалар. Алар тиз арыйлар, бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең ихтыяҗына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Хәзерге вакытта “Бала” сайтында барлыгы 33 мультфильм урнашкан. Шуларның 17се Г.Тукай, 6сы А.Алиш, 7се Татар халык әкиятләре һәм 1се Зәкәрия Әхмәровныкы. Күренгәнчә татар мультфильарның күпчелеге бөек шагыйрь Г.Тукай шигырь һәм әкиятләренә нигезләнеп төшерелгән. “Татармультфильм”ның иң дәрәҗәле эше – Габдулла Тукай әсәре нигезендә эшләнгән “Кисекбаш” мультипликацион фильмы. “Кисекбаш” – беренче милли тулы метражлы анимацион мюзикл. Ул 2011 елның маенда “Харьковская сирень” Халыкара фестивалендә “Иң яхшы анимацион фильм» номинациясендә беренче урынны яулады. Димәк, бөтен сыйныфларда да Г.Тукай иҗатын өйрәнгәнлектән, бу мультфильмнарны рәхәтләнеп кулланырга була. Г.Тукай әсәрләре буенча эшләнгән мултьфильмнарда без табигатьне җанландырып сурәтләү аша табигатькә мәхәббәт, аңа сакчыл караш кебек сыйфатлар күрәбез. Шулай ук аның геройлары бездә хезмәткә, белемгә омтылыш уята.
Рус теленнән тәрҗемә итеп эшләнгән мультфильмнарны да балалар яратып кабул итәләр. Чөнки балалар бу мультфильмнарны инде күптән-татар мультфильмнары барлыкка килгәнче үк караганнар. Бала аны үз телендә карагач ул аңа тагын да көчлерәк тәэсир итә. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы 59 совет мультфильмын татарчага тәрҗемә иткән. Аларны министрлыкның сайтыннан карарга була. Татарча сөйләшә торган мультфильмнар арасында «Көлсылу», «Гав исемле мәче баласы», «Бәләкәч һәм Карлсон», «Винни-Пух кунакка бара», «Авылда кыш» дигәннәре бар.
Алар татар телендә мультфильмнар төшереп, милли анимация булдыру белән шөгыльләнә. Г.Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыренә төшерелгән мультфильмнан башлап ике ел дәвамында алар 30га якын фильм ясаганнар иде. Мультипликаторлар геройларын татар, урыс һәм инглиз телләрендә сөйләштерә.
2 . Рус мультфильмы “Лунтик” турында
Лунтик һәм аның дуслары – мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Россия укыту анимацион сериалы. Бу игелекле вакыйга – айда туган һәм аннан җиргә төшкән Лунтикның тарихи. Вакыйгалар алан янындагы буада бара.
Җиргә эләккән Лунтик турында мультфильм булдыру идеясе «Мельница» студиясе директоры Александр Боярскийныкы иде. Аннары эшкә Сара Ансон сценаристы (чын исем – Анна Саранцева) кушылды. Төп геройны да кертеп, персонажларны Дарина Шмидт ясаган.
«Россия» каналының генераль директоры Антон Златопольский ниятен хуплады . Лунтик маҗаралары һәм аның дуслары «сериалын төшерү»эше башланды. Башта сериал өстендә Дарина Шмидт һәм Сарра Ансон эшләде, соңыннан мультипликаторлар саны артты.
Бер сериянең озынлыгы – 4,5 минут. Алга таба ул 6 минут дәвам итә.
Мультфильмның һәр сериясында тәмамланган сюжет бар, аның ярдәмендә сериалны теләсә нинди эзлеклелектә карарга була. Бу «тыныч төн, нәниләр» тапшыруының форматы белән бәйле. «Тегермән» аниматорлары аена сигезәр серияне чыгара.
Практик өлеш.
Мультфильмнар өстендә проект эше башкару инде икенче ел дәвам итә. Алдагы елда без пластилиннан үзебез А.Алишның “Куян кызы” мультфильмын төшергән идек. Быел рус мультфильмы « Лунтикны» татар теленә тәрҗемә итү эшен алдык.
Проект өстендә эш түбәндәгечә алып барылды:
I этап. Проектны оештыру.
Мультфильмны сайлау, эш төркеме булдыру, рольләрне бүлү, мәгълүмат чаралары белән танышу, бурычлар кую.
1. Эш төркемен булдыру. Төркемгә яңалыкка омтылучы, кызыксынучан, актив 5 нче а һәм 8а укучылары алынды. Катнашучылар саны рольләр башкаручылардан күбрәк тә булырга мөмкин.
2. Эш өчен мультфильм сайлау. Киңәшеп “Лунтик” мультфильмы тәрҗемә өчен сайланылды. Чөнки күбебезнең кечкенәдән яратып караган мультфильмнарның берсе.
3. Сүзлек байлыгына, сүзлекләргә таянып текстны татарчага тәрҗемә итү башкарылды. Бу этапта эш төркемнәрдә алып барылды.Иң яхшы тәрҗемәче конкурсына нәтиҗә ясалды.
4. Рольләрне бүлү этабы. Бу эш барышында сәнгатьлелек, рольгә кереп китү, образ белән тәнгәл килүгә зур игътибар бирелде.
II этап – тавыш яздыру.
1. Текст материалын эшкәртү. Сценарий буенча репетиция ясау. Рольләрне башкару. Бу этапта текстны укып авыр әйтелешле сүзләр өстендә эш алып барылды. Кайбер өлешләргә кыскартулар яисә өстәмәләр кертелде. Эш барышында иң мөһиме укучы-коллектив схемасының дөрес оештырылуы.Укытучы күзәтүче ролен генә башкара. Тиешле урыннарда ярдәм итә.
2.Тавыш яздыру. Иң кызыклы эш этапларының берсе. Эш барышында “татарча тавышландыру” студиясе булдырылды. Аларда укучылар үзләре төрле рольләргә кереп, бик җанлы рәвештә мультфильмнарга “яңа сулыш” бирделәр. Иң мөһиме, укучылар хәзер пассив тамашачы түгел, ә актив катнашучыларга әйләнделәр. Укучылардан үз репликаларын берничә тапкыр кабатлау, тиешле тукталыш ясап, сәнгатьле итеп ролен бирә алу соралды. Тавышта эмоцияләр яңгырашын дөрес сайлау: көлү, боегу, кайгы, шатлану, мультфильм геройларының мимикасы белән тәнгәл килү оештырылды.
3. Монтаж : «Киностудия Windows», «SonyVegas Pro 10» компьютер программалары белән эш.
Бу өлештә мөһим эш компьютер программалы белән эши алу. Тиешле техник чараларның булуы .
III этап – проектны яклау, бәяләү.
Мультфильм 2 нче сыйныф укучыларына күрсәтелде. Аларга эш нәтиҗәбез бик ошады. Үзләре яратып караган мультфильмны татарча тәрҗемәдә карау алар өчен бик кызык булды.
ЙОМГАКЛАУ
Балаларга белем һәм тәрбия бирү барышын файдалы, кызыклы итеп, заманча технологияләр кулланып оештырганда гына программа материалын үзләштерүдә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. XXI гасыр укучысы − компьютерлашкан заман баласы. Хәзер инде сөйләп, яисә материалны китаптан укытып кына белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешеп булмаганлыгы көн кебек ачык. Иң башта балада укуга кызыксыну уятырга, белем алуның мөһимлегенә үзлектән төшенүенә ирешергә кирәк. Гомумән, укучыга сыйфатлы белем бирү өчен, укытуның эчтәлеге, формасы замани ихтыяҗларына җавап бирерлек итеп үзгәртергә тиешлеге бәхәссез. Яңа белем бирү стандартлары моны катгый таләп итә.
“Бала” китапханәсе татар интернеты өчен зур уңыш. Осталык булганда, татар теле китап теле генә түгел, мультик теле дә була ала. Татар теленә камил тәрҗемә, образларның чын һәм кызыклы булуы бу проектны югары дәрәҗәгә күтәрә һәм аның киләчәге барлыгын күрсәтә. Рус балаларына татар телен өйрәтүчеләр өчен бу көн саен, дәрес саен кулланыла торган ярдәмлеккә әйләнәчәк. Искиткеч файдалы, кирәкле эш башкарган “Татармультфильм” студиясен дә әйтеп китәргә кирәк. Татар теленә кызыксынуны уятуда аларның эшләре зур.
Мультфильмнар табигатьне яратырга, сакларга, дус булырга, бердәм яшәргә, әйләнә-тирәне өйрәнергә, әти-әниләрнең сүзен тыңларга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә.
Мультфильмнар балаларның үсешенә һәм аңына бик каты тәэсир ясый.Бер яктан караганда бу-матур, образлы, мавыктыргыч, гади мультфильмнар. Алар баланың аңында яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек һәм тәртипсезлек турында күзаллаулар тудыра. Үзен андагы геройлар белән чагыштыру нәтиҗәсендә бала авырлыкларны җиңеп чыгарга, башкаларга мәрхәмәтле булырга өйрәнә. Бу мультфильмнардагы вакыйгалар балаларны дөрес тәрбияләргә өйрәтә, аларның фикерләү дәрәҗәсен, фантазияләрен үстерә, дөньяны танып белергә өйрәтә.
Сабыйларда туган телгә мәхәббәт уятуның визуаль ысулларын куллану аеруча үтемле. Балаларны шәхес итеп тәрбияләүдә мультфильмнарның роле гаять зур. Теләсә нинди милләтнең мәкальләрен, авыз иҗатын файдаланып мультфильмнартөшерергә мөмкин.
Тел кешеләргә аңлашу-аралашу өчен мөһим. Шуны да онытмыйсы иде: балаларның тел үзләштерүе һәм аны актив куллануы, тәрбия һәм белем алуы, аның һәрьяклы үсеше өчен уңайлы шарт булып тора. Чөнки ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, ә инде чит тел белү – кешенең зур байлыгы.
Нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә. Беренче карашка проект эше бик җиңел күренсә дә, ул- төркемнең һәр кешесеннән зур тырышлык, түземлелек , үзеңә таләпчәнлек, бер-береңә игътибарлы караш таләп итте. Проект аша татар теленә карата кызыксыну тагы да үсте. Сөйләм теле баеды. Яңа компьютер программалары, технологияләрен куллану өстендә эш алып барылды. Моның белән генә туктап калырга теләмибез. Тәрҗемә эшен инде башка мультфильмнар аша дәвам итәргә телибез. Бу укытучыларга дәрестә куллану өчен ярдәм чыганагы да, шул ук вакытта, татарча мультфильмнар иҗади хәзинәбезне баетырга да мөмкинлек бирә.
Кулланылган әдәбият исемлеге
1. Большой энциклопедический словарь. – М.: науч.издание“Большая Российская энциклопедия”, 1998. -1434 с.
2. Байбородова Л.В., Серебренников Л.П. Проектная деятельность школьников в разновозрастных группах. – М.: Просвещение, 2013.-174 с.
3. Җәләлиев Ш. Акыл яшьтә түгел – башта. //Мәгариф. -2004. -№9
4. Мәшһүр мәгърифәтче-галим, педагог Ризаэддин Фәхреддин мирасын укыту-тәрбия процессында файдалану. //Школа. Казан. 2009.
5. Тәрбия теориясе һәм методикасы. Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2006.
6. Хуҗиәхмәтов Ә. Әхлак тәрбиясе. //Мәгариф.-2005.-№1.
Электрон ресурслар
1. Аудио-китап “Татар әкиятләре”, 2007.
2. http://www.eor.edu.ru/ - Федеральный центр информационно-образовательных ресурсов.
3. www.бала.рф
Өстәмә
Бервакыт айда гадәти булмаган бала туган.
-Мин тудым!
Ул җиргә егылган, анда күп яңа дуслар тапкан.
Нәрсә булган без хәзер күреп белербез.
Ничек дус булырга?
Дус булуга бик шат! Дусларны дөрес сайлый белергә генә кирәк.
Дельфин: сказка о мечтателе. Серджио Бамбарен
Отчего синичка развеселилась
Прекрасная арфа
10 зимних мастер-классов для детей по рисованию
Фотографии кратера Королёва на Марсе