Тамчы - шоу мизгелләре
Вложение | Размер |
---|---|
Тамчы - шоу мизгелләре | 17.54 КБ |
Без дә “Тамчы – шоу”да катнаштык
Халыкта: “Уку – энә белән кое казу”,- дигән мәкаль бар. Без бу төшенчәнең мәгънәсенә күптән төшенгән булсак та, шушы чарага әзерләнә башлагач, чыннан да укуның авырлык белән бирелгәненә тагын бер кат инандык.
Яңа уку елы башланып өлгермәде, мәктәбебезнең директоры Гөлнур Рәисовна:”Безнең мәктәп укучыларына “Яңа гасыр” каналында үткәрелә торган интеллектуаль уен “Тамчы – шоу”га чакыру кәгазе килгән”,- дигән хәбәр җиткерде. Әлбәттә, башта югалып калдык, әмма татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз Эльвира Васильевна:”Безгә шундый эшне ышанып тапшырганнар икән, димәк, аны башкарып чыгарга тиешбез”,- диеп безне тынычландырды. Тиздән уенга әзерләнү этабы башланды. Башта аның максатлары, бурычлары белән таныштык. Төп тема кыргыз язучысы Чыңгыз Айтматовның “Беренче мөгаллим” повесте иде. Бу әсәр белән танышу өчен китапханәгә юнәлдек. Барыбыз да аның русча һәм татарча вариантларын укып чыктык. Әйтергә кирәк, әсәр безгә бик нык ошады. Укытучыбыз белән бергә аның буенча әңгәмәләр оештырдык, сораулар төзедек һәм аларга җаваплар әзерләдек. Әле эшебез аның белән генә бетмәде. Биш чит илнең истәлекле һәм тарихи урыннарын белергә, шулай ук биш галимнең тормыш юлын, аларның фәнгә китергән яңалыклары белән танышырга тиеш идек. Бу эшләр безгә җиңел генә бирелмәде, шактый көч куярга туры килде.
Ниһаять, өч кешедән торган команда төзелде. Иң көчлеләр арасыннан Закирова Зәринә, Мөхәммәтшин Илдар һәм Сабиров Әлфис иң лаеклылары дип табылды. Без Әйшә мәктәбен генә түгел, Яшел Үзән районы данын яклар өчен башкалабыз Казанга юл тоттык.
Без килеп җиткәндә студиядә эш кайный иде инде. Уенны алып баручы Марсель абый башка районнардан килгән укучыларның белемнәре белән кызыксына. Телевидениедә беренче тапкыр булганлыктан, безгә бар нәрсә дә кызык тоелды. Менә инде без дә камера алдында: куркуларыбыз каядыр китеп югалды, ныклап эшкә керештек. Командабыз Лениногорск районыннан килгән укучылар белән көч сынашты, һәм уен безнең җиңү белән тәмамланды. Моңа һәрберебез бик шат идек. Тапшыру ахырында командаларга истәлекле бүләкләр, ә безгә Г.Камал театрына октябрь аенда булачак спектакльгә чакыру билетлары тапшырылды.
Бу уеннан тагын бер кат туган телебезгә карата мәхәббәт хисләре алып, үзебездә ниндидер горурлык хисе тоеп таралыштык. Безнеңчә, әле бу очрашу мизгелләре күңелләребездә бик озак сакланыр.
Закирова Зәринә,
Мөхетдинова Гөлия,
Яшел Үзән районы
Әйшә урта мәктәбе укучылары
Рисуют дети водопад
У меня в портфеле
Развешиваем детские рисунки дома
Шелковая горка
Самодельный телефон