... Берәү, рәсүлебез каршына килеп : " Мин, әниемне җилкәмә атландырып, Хаҗ сәфәре кылдырдым. Миңа Җәннәт ишекләре ачыламы?" ─ дип сораган. Рәсүлебез: "Юк, әле синең бу гамәлең әниеңнең сиңа гомер бирүе белән генә тиң, " ─ дип җавап кайтарган.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_aniem.docx | 926.41 КБ |
Татарстан Республикасы
Мамадыш муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Түбән Яке гомуми урта белем бирү мәктәбе”
Инша.
“Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!”
Эшләде: 8 нче сыйныф укучысы
Вәлихмәтов Ислам Раил улы
Җитәкчесе: тарих
укытучысы Вәлиәхмәтова
Әлфинә Хоснулла кызы
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!
Ашкынабыз ерак юлларга без
Яулар өчен күбрәк җиңү - дан.
Юлда безне бәлаләрдән саклый,
Әни, синең хәер- фатихаң.
( Ф.Яруллин)
... Берәү, рәсүлебез каршына килеп : " Мин, әниемне җилкәмә атландырып, Хаҗ сәфәре кылдырдым. Миңа Җәннәт ишекләре ачыламы?" ─ дип сораган. Рәсүлебез: "Юк, әле синең бу гамәлең әниеңнең сиңа гомер бирүе белән генә тиң, " ─ дип җавап кайтарган.
9 ай буе карынында йөртеп, якты дөньяны бүләк иткән, күкрәк сөтен имезгән, авырганда төне буе керфек тә какмыйча, Аллаһтан сабые өчен елый - елый озын гомер, сәламәтлек сораган әнкәйләребез өчен , чынлап та, бу гына аз шул.
Әни! Бу сүзне әйткән саен кабатлыйсы гына килеп тора. Никадәр наз, елмаю, мәрхәмәтлелек тарала бу сүздән. Барысын да эшләргә әзер торучы әнисе булу ─ моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме соң бала өчен?! Ул ─ кулыбыздан тотып, беренче адымнарыбызны атлатучы да, арыган көе тезләрендә сикертүче дә, чәчәк бәйләмнәре тоттырып, кулыбыздан җитәкләп, беренче тапкыр мәктәпкә озатучыбыз да, салкында җылытучыбыз, ачыкканда тәмле - тәмле ризыклар пешерүчебез, авыр вакытларыбызда юатып, киңәш бирүчебез дә, безнең белән кайгы - шатлыкларыбызны уртаклашучыбыз да. Җирдә бар нәрсәне дә акчага сатып алып була торгандыр. Әнкәйләрне ─ юк! Шуңа күрә, үзләре исән чакта аларның кадерләрен белеп калырга кирәк.
Минем әнием ─ өч бала анасы : ике апам һәм мин. Үземнең сабый чагымны хәтерләмәсәм дә, бала үстерүнең никадәр авыр икәнен аңларга була. Әлбәттә, әниебезгә, кулыбыздан килгәнчә, хуҗалык эшләрендә булышырга тырышабыз. Бер яктан аңа ярдәм итсәк, икенче яктан өйрәнүебез үзебез өчен кирәк икәнен бик яхшы аңлыйбыз. Һәр эшләгән эш өчен рәмәт әйтеп, изге теләкләрен тели әниебез: "Аллага шөкер, балакайларым, үстегез инде. Минем булышчыларым бит сез! Рәхмәт сезгә! Сез янымда булганда, миңа башка берни дә кирәкми. Ярый әле сез бар. Аллаһ озын гомерегезне бирсен! Сәламәт булыгыз! Ярдәмчел, миһербанлы, шәфкатьле булыгыз!" ─ ди. Әниемнең шатлык балкыган йөзен күрү җанга рәхәтлек бирә. Мин дә әнием белән үткәргән һәр көн , минут - секундлар өчен Ходайга рәхмәт укыйм. Мин беләм: уналты яшьме миңа, әллә алтмышмы, һәрвакыт аның елмаюы, мәхәббәте кирәк булачак. Аның көннәре тыныч, борчу - мәшәкатьсез узсын өчен, без барысын да эшләячәкбез. Йөзенә кызыллык китермичә, безнең өчен горурлык хисләре генә кичерүен телибез.Озын гомер,шатлык - куанычлар сиңа, кадерледән - кадерле, газизләрдән - газиз Әниебез!
Җан җылысын тоя күңелебез,
Әнкәй көчен тоя кулыбыз...
Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,
Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!( Р. Миңнуллин)
Сочини стихи, Машина
Простые летающие модели из бумаги
Мальчик и колокольчики ландышей
Л. Нечаев. Яма
Ветер и Солнце