Татар теленең кирәклеге, матурлыгы турында
Вложение | Размер |
---|---|
tugan_telem-tatar_tele.docx | 19.05 КБ |
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
«Гимназия № 29»
ТУГАН ТЕЛЕМ – ТАТАР ТЕЛЕ
Автор: Балтаева Айгөл Рәсүл кызы,
8 б класс укучысы
Фәнни җитәкчесе:
Исхакова Рима Мөхәррәм кызы,
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Яр Чаллы - 2023
Туган телем – татар теле.
Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле , газиз!
Минем туган телем – татар теле. Минем туган телемнән дә матур тел юк ул. Бу минем сүзләр генә түгел. Туган тел! Анардан да көчле, татлы, назлы тел бармы икән? Шушы телдә минем әби – бабаларым, әти – әнием сөйләшә. Шушы телдә минем халкым сөйләшә. Татар теле аша мин үз илемнең, гаиләмнең тарихын аңлыйм. Минем телем татарча ачылган, бишек көйләре һәм әкиятләрне мин үз телемдә тыңлап үстем.
Мин үземнең татар баласы булуыма бик тә сөенәм. “Әнием”, “әтием” дип татар телендә иң кадерле кешеләремә дәшә алуым белән горурланам. Әйе, әти – әнигә ярату хисен, бары тик туган телдә генә җиткереп була. Дәү әнием миңа: “Бәбкәм, беркайчан да үз телеңне онытма, туган телеңне балаларыңа да өйрәтерсең! “- дип үстерә. Дәү әтием шушы телдә шигырьләр яза. Аның китаплары да басылып чыкты.
Мин һәрчак татарча сөйләшәм. Кызганычка каршы, кайбер укучылар, татар булсалар да, урыс телендә аралашырга яраталар. Минемчә, алар үз телебездә сөйләшсәләр дөресрәк булыр иде.
Татар теле – Тукай теле. Яраткан шагыйребез шигырьләрендә туган телне ярату, туган илгә булган мәхәббәт яхшы чагыла. Шуңа күрә дә туган телне ярату Ватанга тугрылык, ата – ананы ярату, хөрмәт итү дә булып тора.
Татар телендә бик күп китаплар басыла, телевидениедә бик күп тапшырулар алып барыла. Татар телендәге мультфильмнарны да бик яратып карыйм.
Туган тел! Һәркем өчен газиз бу. Чөнки тел – тормыш чыганагы , белем чишмәсе. Тел кешегә бер – берсен аңларга, бер – берсенең теләк, максатларын, уйларын белергә ярдәм итә. Ул – Ватан, туган җир, ата – ана сүзләре белән янәшә торган бөек , изге һәм кадерле сүз!
Безнең төп бурычыбыз - үз халкыбызның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен, халкыбызның тарихын хөрмәт итәргә өйрәнергә, үз ана телендә сөйләшергә тиешбез. Халыкның рухи байлыгы бервакытта да саекмасын, кимемәсен, милләт үткәнен хөрмәт итсен, кеше үзенең туган җирен, туган телен онытмасын иде дигән теләктә калам.
Л. Нечаев. Яма
Серебряное копытце
Рисуем белые грибы пастелью
Как нарисовать осеннее дерево акварелью
Два петушка