"Иҗат чишмәсе" конкурсына Шәрифуллина Регина узе язган хикәя
Вложение | Размер |
---|---|
izhat_chishmse_yunleshe_sherifullina_regina.docx | 14.77 КБ |
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы
МБОУ “Кече - Лызи урта гомуми белем мәктәбе”
Шәрифуллина Регина Рәсим кызы 5 нче сыйныф укучысы
“Иҗат чишмәсе” юнәлеше
“Азат һәм Болыт” хикәясе
Фазылҗанова Гөлия Рафаил кызы
2024 нче ел
Азат һәм Болыт.
Яшәгән ди, булган ди, кечкенә генә Болыт. Ул бөтен дөньяны янгыр белән коендырырга яраткан. Көннәрдән беркөнне ул зур гына бер шәһәргә йөзеп килгән һәм бик куанган: «Күрче, никадәр күп кеше! Хәзер мин боларны янгыр белән коендырсам, алар бик шатланачаклар...” Янгыр сибәли башлауга, бөтен кеше таралышкан. Кайсы зонтик астына, кайсы өенә кереп качкан. Болыт баласы бик тә үпкәләгән: “Алар бит мине яратмыйлар, миннән качалар”. Болыт монсуланып шәһәр буйлап елый-елый йөзгән дә йөзгән. Кинәт, Болыт баласы, үзенә кул болгап торган малайны күреп алган. Болыт малай янына якынрак йөзеп килеп сораган:
Азат шулай тәмле варенье турында хыялланып, уйга баткан болыттан сорады:
Кечкенә Болыт оялды, хәтта, бераз гына кызарды.
Азат кулларын болгый-болгый вареньеның нәрсә икәнен аңлатырга тотынды.
Шунда малайга бер уй килде.
Бу бик тәмле әйбер турында хыялланган Болыт, бик шатланды.
Болыт Азатны үзенең җылы яңгыры белән иркәләде. Өсте-башы чыланган малай йөгереп кайтып, вәгъдә иткән вареньесын алып чыкты.
Менә шул көннән алып, Болыт малае һәм Азат дуслашканнар. Болыт дусты янына еш килгән, кайларда булган, ниләр күргән – барысын да сөйләгән. Ә бик үсәсе килгән Азат, чынлап та, көнләп түгел, сәгатьләп үсә башлаган. Ул да Болытка үзенең уңышлары турында сөйләгән. Азат кунагын варенье белән сыйларга да онытмаган. Болытка барыннан да бигрәк, чия вареньесы ошаган. Кайчак кешеләр бик аптыраганнар, чөнки яңгыр тамчылары белән бергә чия төшләре дә яуган.
Развешиваем детские рисунки дома
Лягушка-путешественница
Знакомые следы
Как я избавился от обидчивости
Сказка "Узнай-зеркала"