Балалар өчен онытылмас әкиятләр язып калдырган Абдулла Алишка багышланган шигырь
Вложение | Размер |
---|---|
giniyatullina_frid_aydarovna_shigyr.docx | 12.56 КБ |
Алиш абый, яратабыз сине!
«Нечкәбил”не әни укыгач,
Эзләп йөрдем аны бакчадан,
Бал кортының апрель салкынында
Булмаганын кемнәр уйлаган...
“Койрыклар”ны эни укыгач,
Минем дөнья шундый үзгәрде –
Дистәләгән хайван ясап куйдым,
Койрыклардан кече үзләре.
Ә “Сертотмас үрдәк” балага
Тормыш кануннарын өйрәтә.
Инде беләм – кирәк сүзләрне
Кешесенә карап сөйләргә.
Алиш абый, сине белгәнче,
Әкиятләр яулый күңелне.
Тормыш юлларыңны укыгач,
Әрнү баса һәрбер кешене.
Нинди нечкә күңел иясе!
Нинди батыр синең йөрәгең!
Алиш абый, безнең буынның да
Зурдыр сиңа кадер-хөрмәте!
Чиксез рәхмәте.
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Два морехода
Нечаянная победа. Айзек Азимов
Что общего у травы и собаки?
Три коробки с орехами