Җир шарының картасына
Карасаң яхшы гына,-
Башкортстан шул картада
Бер яфрак чаклы гына.
Мостай Кәримнең бу шигырь юллары бик күп чараларда, кичәләрдә еш яңгырый. Шагыйрь Рәсәйне - каен, Башкортстанны исә шул каенның бер яфрагы итеп күрә.
Мостай Кәрим - шигърияттә Салават Юлаев, Муса Җәлил һәм безнең якташыбыз Фатих Кәрим кебек халык азатлыгы өчен барган бөек яуда каләм дә, корал да тотып катнашкан кеше, солдат, шагыйрь... Менә шушы уйлар мине Мостай Кәрим иҗаты белән якынрак танышырга этәрде.
Шагыйрьнең әсәрләре рус, татар, украин, грузин, казак һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Мин аның, кырык елга якын вакыт эчендә иҗат иткән, иң яхшы әсәрләрен, татар теленә тәрҗемә итеп, тупланган җыентыгын кулга алдым.
Шагыйрьнең әсәрләренең үзәгендә бер изге хис ята: ул - мәхәббәт! Тормышка, туган җиргә, кешегә, сөйгән ярына, табигатькә мәхәббәт! Монда без олы юллар, олы язмышлар, авыр югалтулар аша үткән, ил язмышы өчен көеп - янган ир язмышын күрәбез. Елдан - ел тирәнәя, киңәя барган шигъриятенә карап сокланабыз. Шигырьләр үзләренең аһәңлелеге, хис-кичерешләрнең үтә нечкә чагылышы белән, тирән мәгънәле сүзләре белән мине үзенә җәлеп итте.
Мостай Кәримнең иҗаты берникадәр күләмдә тикшерелгән булса да, шагыйрьнең шигырьләрендәге тел-сурәт чараларын тикшергән аерым хезмәтләр безнең китапханәдә юклыгы ачыкланды. Шуңа күрә дә без бу теманы сайлап алдык һәм фәнни-тикшеренү эшебезнең темасын “Мостай Кәрим әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре” дип атадык.
Вложение | Размер |
---|---|
tiksherenu_eshe.docx | 43.3 КБ |
БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ БИШБҮЛӘК РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН АЕТ АВЫЛЫНЫҢ ФАТИХ КӘРИМ ИСЕМЕНДӘГЕ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
ФӘННИ - ТИКШЕРЕНҮ ЭШЕ
Тема: МОСТАЙ КӘРИМ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ
ТЕЛ-СТИЛЬ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ
Башкарды:
Арсланова Алия,
9 нчы сыйныф укучысы
Җитәкчесе:
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
Хафизова З. М.
Эчтәлек
I. Кереш...................................................................................................
1) эшнең темасы;
2) теманың актуальлелеге;
3) максаты;
4) бурычлары.
II. Төп өлеш................................................................................................
М. Кәрим әсәрләренең тел- стиль үзенчәлекләре..................... ..........
III. Йомгаклау.............................................................................................
IV. Кулланылган әдәбият.........................................................................
Кереш
Җир шарының картасына
Карасаң яхшы гына,-
Башкортстан шул картада
Бер яфрак чаклы гына.
Мостай Кәримнең бу шигырь юллары бик күп чараларда, кичәләрдә еш яңгырый. Шагыйрь Рәсәйне - каен, Башкортстанны исә шул каенның бер яфрагы итеп күрә.
Мостай Кәрим - шигърияттә Салават Юлаев, Муса Җәлил һәм безнең якташыбыз Фатих Кәрим кебек халык азатлыгы өчен барган бөек яуда каләм дә, корал да тотып катнашкан кеше, солдат, шагыйрь... Менә шушы уйлар мине Мостай Кәрим иҗаты белән якынрак танышырга этәрде.
Шагыйрьнең әсәрләре рус, татар, украин, грузин, казак һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Мин аның, кырык елга якын вакыт эчендә иҗат иткән, иң яхшы әсәрләрен, татар теленә тәрҗемә итеп, тупланган җыентыгын кулга алдым.
Шагыйрьнең әсәрләренең үзәгендә бер изге хис ята: ул - мәхәббәт! Тормышка, туган җиргә, кешегә, сөйгән ярына, табигатькә мәхәббәт! Монда без олы юллар, олы язмышлар, авыр югалтулар аша үткән, ил язмышы өчен көеп - янган ир язмышын күрәбез. Елдан - ел тирәнәя, киңәя барган шигъриятенә карап сокланабыз. Шигырьләр үзләренең аһәңлелеге, хис-кичерешләрнең үтә нечкә чагылышы белән, тирән мәгънәле сүзләре белән мине үзенә җәлеп итте.
Мостай Кәримнең иҗаты берникадәр күләмдә тикшерелгән булса да, шагыйрьнең шигырьләрендәге тел-сурәт чараларын тикшергән аерым хезмәтләр безнең китапханәдә юклыгы ачыкланды. Шуңа күрә дә без бу теманы сайлап алдык һәм фәнни-тикшеренү эшебезнең темасын “Мостай Кәрим әсәрләренең тел-стиль үзенчәлекләре” дип атадык.
Тикшеренү объекты: Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим иҗаты.
Тикшеренү предметы: шигырьләр җыентыгы
Төп максатыбыз – автор кулланган тел-стиль чараларының төп үзенчәлекләрен күрсәтү.
Максатыбызга ирешү өчен, түбәндәге бурычларны үтәргә туры килде:
а) Ф.М. Хатиповның “Әдәбият теориясе”, Ф.С. Сафиуллинаның “Хәзерге татар әдәби теле”, Д.Ф. Заһидуллинаның “Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы” китаплары белән танышу;
б) Мостай Кәримнең шигырьләрен укып, тел-стиль чараларына бәя бирү, анализап, гомумиләштерүләр ясау, әдипнең әсәрләрендә аларның нинди урын алып торуларын күрсәтү.
Фәнни-тикшеренү эшенең структурасы кереш, төп өлеш, йомгаклау һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән гыйбарәт.
Төп өлеш.
Телдәге сүзләр беркайчан да аерым гына яшәмиләр. Алар үзләрен чолгап алган сүзләр белән бәйләнешкә кереп, төрле үзгәрешләр кичерәләр, күренешләрне тулырак чагылдыралар, сөйләмгә матурлык өстиләр, аны җанландырып җибәрәләр.
Шигъри әсәрләрдә сүзнең кыйммәте тагын да ачыграк күренә. Чөнки аларда башка төр әсәрләргә караганда хис-кичереш, иң нечкә йөрәк кыллары чагылыш таба. Әдәбиятта без сурәт ясау өчен сүз кулланабыз. Һәр язучы сүзне сурәт ясауда үзенчә куллана. Бу яктан язучылар бер-берсеннән аерылып та торалар. Без тел-сурәтләү чараларына карап һәр язучы стиле турында нәтиҗә ясый алабыз.
Язучының иҗаты, геройлары, тема-идеясе, образлары аның телендә гәүдәләнә һәм бары аның теле аша гына аңлашыла. В.В. Виноградов язучының стилен, поэтикасын, дөньяга карашын тикшерүне аның телен төпле һәм нечкә итеп өйрәнүдән башка күз алдына да китереп булмавы турында яза. “Язучының телен өйрәнмичә, -ди профессор Ф.Хөсни,- аның иҗат йөзен, дөньяга карашын аңлап булмый”.
Матур әдәбиятның күп төрле жанрлары бар. Һәр жанрның үзенә генә хас тел үзенчәлекләре булуына карамастан, алар барысы да гомум бер стильгә берләшәләр, тулаем алганда матур әдәбият стилен тәшкил итәләр.
Стиль сүзе телнең нинди максатларда һәм ничек кулланылышын белдерә. Язучы үз әсәренең үзенчәлекләреннән чыгып, төрле тел чараларын сайлый һәм аларны үзе теләгәнчә файдалана. Сүзләр мәгънәви яктан күп төрле. Үзләре үк образга әйләнгәннәре (символлар), күчерелмә мәгънәлеләре (метафора, метонимия, сынландыру, гипербола, юмор), предметлы сурәтләү чаралары (синонимнар, антонимнар, эпитет, чагыштыру), әдәби нормаларга туры килмәгән лексик чаралар (диалекталь, гади сөйләм, арго һәм жаргон сүзләр, варваризмнар) бар. Телдә фразеологизмнар да иркен кулланыла. Мостай Кәрим– әнә шул тел-стиль чараларына җан кертеп, аларны оста кулланып язучыларның берсе.
Антонимнар әсәрдә кеше күңелендәге яки тормыштагы каршылыкларны сурәтләү өчен кулланыла. Алар вакыйгаларга, мөнәсәбәтләргә үткенрәк төсмерләр өстиләр. М. Кәрим антонимнарны янәшә куеп, әйтәсе фикерен калкурак итеп белдерә, аны эстетик йогынтылы итә.
Сагыну хисе, миңа канат куеп,
Ерак җирне якын иттерде.
...
Кайгы яше ачы. Ул яшь кибәр,
Мин кайттым бит, әни, ул китәр.
Шатлык яшен тыйма тамганда,
Татлы яшь ул, саф ул, чык шикелле,-
Чык төшә тик аяз таңнарда.
(“Туган җирдә”)
Күрүебезчә бу шигырендә М.Кәрим берничә антоним кулланган: “ерак-якын”, “кайгы-шатлык”, “кайттым-китә”.
Яу эчендә мин арыслан идем,-
Мин Уралда үскән егетмен,-
Менә хәзер сафтан егылып калдым,
Әллә тере, әллә үлекмен.
(“Җирдәге йолдызлар”)
Мин сизмәдем- ул чак таң идеме,
Әллә иртә, әллә күксел кич;
(“Безне таңмы әллә чолгап алды”)
Бу шигырьләрдә шагыйрь антонимнар һәм әллә кисәкчәсе ярдәмендә билгесезлек төсмерен ачык күрсәтә. “Ул кыз мине ташлап китмәде” шигырендә “үлем-яшәү”, “Арыдым” дигән дусыма” да - “тулы-буш”, “кайгы-шатлык”, “Барысы да гади, ачык...” шигырендә “кара - ак”, “карт - яшь”, “иртә - соң” антонимнары кулланылган.
Синонимнар – бер үк әйбер, бер үк күренеш, бер үк эш яки хәлне белдерә торган ике яки берничә сүз. Алар, төп эчтәлекләре бер үк булган хәлдә, бер-берсеннән теге яки бер мәгънә нечкәлеге, эмоциональ яки экспрессив үзенчәлекләре белән аерыла. Синоним сайлауның асылы һәр очракта да теге яки бу төшенчә яисә образлы фикер өчен иң нык туры килгән сүзне “шул сүзнең нәкъ үзен” эзләп табуга кайтып кала. Бер үк сүзне кабатлаудан котылу өчен икенче сүз сайларга кирәк булганда синонимнарга мөрәҗәгать итәләр. М. Кәрим дә шигырьләрендә аларны кулланган.
Кешеләр килә шагыйрьгә
Мәшәкать, хәстәр белән,
Керфекләре очындагы
Тулышкан яшьләр белән.
(“Шагыйрь шатлыгы”)
Чакырмагыз, таулар, мине
Ә коткарыгыз, димен!
Мин үзәндә торам хәзер,
Монда тыныч, имин. (“Чакырмагыз, таулар”)
Һәр язучы да чагыштыруларны яратып куллана. “Чагыштыру- М.Кәрим поэтикасының бер таҗы. Чәчкә таҗсыз булмагандай, М.Кәримнең шигырьләре чагыштырусыз булмас”, - дип яза аның турында Г. Хөсәенов1. “Чагыштыру – танып белүнең анасы”, - дигән борынгылар. Чагыштыру нәтиҗәсендә предметлар һәм күренешләрнең охшаш һәм аермалы якларын ачыклап була.
Кич утырып кызлар чигү чигә,
Бизәкләргә ялгап бизәкне,
Бизәкләре ефәк җырдай агыла,
Тик җырлары өзә үзәкне.
(“Чигү чигә кызлар”)
Вак дулкыннар, тере секундлардай,
Уза ярны кага, кага, кага.
(“Көзге Дим ярында”)
Тик, күшеккән кошлар төркемедәй,
Шушы көзнең соңгы чәчкәләре
Куак-куак утыра түтәлләрдә...
(“Көз һәм сөю турында”)
Комнан узган елан эзе кебек
Басулардан ерып, юл килә.
(“Туган җирдә”)
Шагыйрь бизәкләрне -ефәк җыр , дулкыннарны - секундлар, чәчәкләрне- күшеккән кошлар, юлны - елан эзе белән чагыштыруларны уңышлы куллана бу шигырьләрендә. Ул шулай ук табигать күренеше белән кеше тойгыларының арасында образлы параллельлык барлыкка китерә.
Җилләр искән саен каеннарда
Яфрак кәми
Еллар үткән саен табыннарда
Дуслар кәми килә.
“Кайгы төсе кара, кап-кара...” шигырендә поэтик антитеза көйләнгән.
Кайгы төсе кара, кап-кара,
Кап-кара чәч шуннан агара,
Һәм кап-кара төс туфрак- җир төсе,
Ак чәчәкләр бизи җир йөзен.
М. Кәрим иҗат җимешләрендә поэтик чараларының төрлесен куллана.
Ай кебек тусаң иде дә
Ай кебек тулсаң иде.
Ә сүнгәндә йолдыз сымак
Капыл атылсаң иде.
Чагыштырулардан гына торган әлеге дүрт юллы парчага олы фикер сыя алган.
Метонимия – фикерне җыйнак итеп, азрак сүз белән аңлатырга мөмкинлек бирә торган күчерелмә мәгънәле сүз1. Ул бер күренеш, әйбер, кешене башка күренеш, әйбер, кешегә хас сыйфат, билге белән атау ярдәмендә барлыкка килә торган сурәтләү чарасы. М. Кәримнең шигырьләрендә аларның нинди урын алып торуын мисалларда карап узыйк.
Бүген дә шул тамчы-тамчы
Көмеш коела,
Кырлар сулый һәм биешеп
Таллар коена.
(“Яңгыр”)
Сугыш кыры. Монда улап,
Туктаусыз кургаш ява.
(“ Гөрләп үтте тәүге күкрәү”)
Автор яңгыр образын тулырак ачар өчен аны көмеш дип тә, кургаш дип тә атый.
М. Кәрим кешене табигатьнең бер җанлы кисәге, казанышы дип саный. Алар арасындагы якынлыкны ачарга тырыша, күбрәк табигатьне, һәркемгә таныш тирәлекне сынландыруга игътибар итә.
Сынландыру- җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү. Алар төрле максат белән кулланылалар. Аларның кайберләре геройларның хис-кичерешләрен тирәнәйтеп күрсәтсә, икенчеләре юмористик төсмер бирә.
Комнан узган елан эзе кебек,
Басуларны ерып, юл килә.
Юл буенда
Урман угисеткән
Япа-ялгыз каен иелә.
(“Туган җирдә”)
Гомер узган саен, безне алып,
Еллар җитезрәк чабар ул,
Еллар чаба дип үк чәбәләнмә,
Сабыррак бул син, сабыр бул.
(“Үземә әйткән сүз”)
Җилләр монда ят көйләрне
Уйнаса да төн кылында,
Туган өннәр җитә миңа
Барыбер үз дулкынында.
(“Сагыну”)
Кичтән давыл купты. Ярга сугылып
Төне буе диңгез үкседе.
.......
Курай үкси, курай мактау җырлый:
“О, Уралым минем, Уралым!...”
(“Кичтән давыл купты”)
Автор бу мисалларда җансыз предметлар- җил, диңгез, еллар, юл, курай, каенны җанлы итеп күрсәтә.
М. Кәрим сурәтләү ясауда эпитетлардан да файдалана. Эпитет – ачыклагыч сүз. Алар әйберләрне һәм күренешләрне дә, эш һәм хәрәкәтләрне дә ачыклап киләләр.
“Ямасы иде, ичмасам,
Бу тузган күкне”,-
Ул гомерендә тәүге кат
Яңгырны сүкте.
(“Яңгыр”)
Ә солдат өчен сугышта
Йончу көн сирәк түгел,
Тик саргаюсыз сагынам,
Саргаю кирәк түгел.
(“Гөрләп үтте тәүге күкрәү”)
Хәстәрсез җил, шаян малай кебек,
Кагып китте тышкы ишекне.
(“Ерак бер калада”)
Автор “Яңгыр”, “Гөрләп үтте тәүге күкрәү”, “Ерак бер калада” шигырьләрендә “тузган күк”, “йончу көн”, “Хәстәрсез җил” кебек эпитетларны уңышлы куллана.
Чиктән тыш арттыру максаты белән шагыйрь гипербола чарасын куллана.
М. Кәрим поэзиясендә фразеологизм, әйтемнәр дә очраттым. Мәсәлән, “Җиңүләрем, уңышларым булды” шигырендә “Түбәләрем күккә тигән...” фразеологизмы, “Мәңгелек улы кояш гел янса да...” шигырендә “кырык эшем кырылып ятып калса”, “Чигү чигә кызлар” да “Сездә аккош, бездә аучы бар...”, “Кышкы юлдан акбүз бара” да “юл газабы-гүр газабы” әйтемнәре бар.
Строфаның, абзацның, җөмләнең бер үк сүз яки сүзтезмәсе белән башлануы һәм бетүе анэпифора дип йөртелә. М. Кәримнең “Йөзләреңә кыеп карый алмыймын”, “Барысы да гади ачык”, “Язгы тавышлар”, Россиянмын” шигырьләре шушы алым белән язылган.
М. Кәрим шигырьләрендә башка әдипләрнең, шагыйрьләрнең эзләреннән эпиграфларны да куллана. Ул “Уракчыга 60 яшь тулганда” шигыренә Н. Исәнбәтнең “Ай урагын салып иңбашына...”, “Җырым белән бәхәс” шигыренә А.С. Пушкинның “... Чувства добрые я лирой пробуждал” юлларын эпиграф итеп ала. “Минем атым” шигыренә эпиграф итеп халык җырыннан юллар алына:
“Каз канаты кат-кат була
Ир канаты ат була”
Тасвир чараларының куллануына язучының иҗат ысулы гына түгел, чор белән бәйле хәлдә тарихи вакыйгалар да тәэсир итәләр. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән шигырь һәм гомумән башка әсәрләрдә “ут” , “кан” белән бербөтенне тәшкил иткән тезмәләр шактый үзенчәлекле яңгыраш алалар. Алар традицион формаларын югалтсалар да, эчтәлекләрендә сугыш алып килгән яңалык күренеп тора: “үч”, “яу”, “ут”, “кан”, “яну”, “үлем” көн саен кабатланып торган хәлләрнең гадәти исемнәре буларак, конкрет төшенчәләрнең атамасына әвереләләр һәм шул конкретлыкларын җуймаган килеш поэтик әсәрнең тукымасына килеп керәләр.
Калкулыкта, уйсулыкта атака.-
Мәңгелектән өстен минутлар.
Туп шартлавы булып үлем көлә,
Һәм утлар, һәм утлар, һәм утлар...
Җир яна!
(“Җирдәге йолдызлар”)
Шагыйрь бик күп шигырьләрендә битараф сүзләрне берничә мәртәбә кабатлап сурәт ясый. Бу алымны ул кабатланган сүзләргә аеруча игътибар иттерү, мәгънәләрен тагын да тулырак ачып бирү максатыннан куллана.
Туп шартлавы булып үлем көлә,
Һәм утлар, һәм утлар, һәм утлар...
Җир яна!
(“Җирдәге йолдызлар”)
-Янып-шашып, янып-шашып
Булдым гашыйк!...
(“Талпынасың, ашкынасың”)
Диңгез- чиксез зәңгәр бишек,
Ай юлы ерак, ерак...
Ул барган саен киңрәк,
Яктырак һәм яктырак...
(“Ай юлы”)
Күренешләр һәм төрле предметлар арасындагы бәйләнешләр ярдәмендә күчерелмә мәгънә барлыкка килә. Бу образлы фикерләү тудыруга, зур һәм катлаулы күренешләрне җыйнак кына бер сүз белән әйтеп бирергә ярдәм итә.
Эш барышында шуңа игътибар иттем: М. Кәрим әсәрләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең саны бихисап. Шуларның кайберләренә генә тукталып үтәм.
Ирексездән читкә борыла баш,
Нинди зур ялкынны сүндерәчәк,
Әгәр бозлы булса ул караш.
(“Очрашулар”)
Кош теледәй кайнар сәлам хаты-
Яшь бер кызның йөрәк ялкыны.
(“Трубка”)
Шагыйрь бик күп шигырьләрендә “алтын” сүзе ярдәмендә күчерелмә мәгънәле сүзләр төзи: “алтын томан”, “алтын сукмак”, “алтын моңсулык” (“Бу юлы син диңгез буйлап килдең”), “алтын канат” (“Язгы тавышлар”), “алтын умарта” (“Күктә ай”).
Шагыйрь иҗатының туган җир һәм әни образлары үзенчә якынлыгы белән күңелләргә килеп керә.
Әни кулы кебек якын миңа,
Таныш монда һәр куак,
Бу җирләрдә аунап, көчек сыман,
Гамьсез үтте минем балачак.
Әни кулы кебек! Бу чагыштыру аша бөтен шигырьдә туган җир һәм әни образлары үрелеп китә. Шуннан тагы да көчле образлар өстәлә:
Әти
Һаман ата арыслан ул,
Баскан җирдә ташны елата,
Әни
Әүвәлгәчә
Кайгысын да,
Шатлыгын да яшькә чылата.
(“Туган җирдә”)
Батырларның үлемсезлеген М. Кәрим “Дусның үлеме” шигырендә көчле яңгырата.
Теләгем сезнең йөрәктә,
Намусым үзем белән,
Үлем өчен яшәмәдем,
Ә яшәү өчен үләм...
Бу шигырь юллары шагыйрьнең ил алдындагы поэтик анты булып яңгырый.
М. Кәримнең “Усак җыры”, “Рәхмәт җыры”, “Моңсу җыр”, “Ялвару җыры” дигән җырлары да бар.
Йомгаклау.
Фәнни эшемдә М. Кәримнең язу стилен күзәтү, тел-сурәтләү чараларын барлау дәвамында мин түбәндәге нәтиҗәләргә килдем.
М. Кәрим шигырьләрендә хис-кичерешнең, уй-фикерләрнең бирелеше, шагыйрьнең тормышы, язмышы, ул яшәгән чорның сурәтләнешендә бернинди дә төсмере булмаган битараф сүзне сурәтләү чараларыннан кабатлаулар, антонимнар, синомнир, эпитет, чагыштыру һ.б күп кулланылган. Һәм алар ярдәмендә автор гап-гади сүзләрдән дә гаҗәеп бер матур аһәң, яңача яңгыраш тудыра.
М. Кәрим “Җирдәге йолдызлар”, “Ул кыз мине ташлап китмәде”, “Арыдым”, “Барысы да гади, ачык...” һ. б. бик күп шигырьләрендә антонимнарны янәшә куеп, әйтәсе фикерен калкурак итеп белдерә, аны эстетик йогынтылы итә.
Бер үк сүзне кабатлаудан котылу өчен икенче сүз сайларга кирәк булганда синонимнарга мөрәҗәгать итәләр. Шагыйрь дә бу чара белән куллануын ачыкладым. “Шагыйрь шатлыгы”, “Чакырмагыз, таулар” шигырьләрендә мәшәкать- хәстәр, тыныч- имин синонимнары бар.
“Чагыштыру - М.Кәрим поэтикасының бер таҗы. Чәчкә таҗсыз булмагандай, М.Кәримнең шигырьләре чагыштырусыз булмас”, - дип яза аның турында Г. Хөсәенов1. Чыннан да аның бик күп шигырьләрендә кулланылган бу чара. Шагыйрь бизәкләрне - ефәк җыр , дулкыннарны - секундлар, чәчәкләрне - күшеккән кошлар, юлны - елан эзе белән чагыштыруларны уңышлы куллана. Ул шулай ук табигать күренеше белән кеше тойгыларының арасында образлы параллельлык барлыкка китерә.
“Кайгы төсе кара, кап-кара...” шигырендә поэтик антитеза көйләнүен ачыкладым.
М. Кәримнең шигырьләрендә метонимия чарасы да урын алып тора. Геройларның хис-кичерешләрен тирәнәйтеп күрсәтү өчен шагыйрь сынландыру чарасын байтак куллана. Автор җансыз предметлар - җил, диңгез, еллар, юл, курай, каенны җанлы итеп күрсәтә.
Автор “Яңгыр”, “Гөрләп үтте тәүге күкрәү”, “Ерак бер калада” шигырьләрендә “тузган күк”, “йончу көн”, “хәстәрсез җил” кебек эпитетларны уңышлы куллана.
Чиктән тыш арттыру максаты белән шагыйрь гипербола чарасын куллана. М. Кәрим поэзиясендә фразеологизм, әйтемнәр дә очраттым. Ул шигырьләрендә башка әдипләрнең, шагыйрьләрнең эзләреннән эпиграфларны да куллана.
Шагыйрь бик күп шигырьләрендә битараф сүзләрне берничә мәртәбә кабатлап сурәт ясый.
Ул иҗатында “каен”, “ай”, “җил”, “ат” образларына еш мөрәҗәгать итә. Бөек Ватан сугышы чорында иҗат иткән шигырьләрендә “үч”, “яу”, “ут”, “кан”, “яну”, “үлем” образлары өстенлек итә.
М. Кәрим әсәрләрендә күчерелмә мәгънәдәге сүзләрнең саны бихисап. Ул бик күп шигырьләрендә “алтын” сүзе ярдәмендә күчерелмә мәгънәле сүзләр төзи: “алтын томан”, “алтын сукмак”, “алтын моңсулык” (“Бу юлы син диңгез буйлап килдең”), “алтын канат” (“Язгы тавышлар”), “алтын умарта” (“Күктә ай”).
Карап үтелгән күпсанлы мисаллардан күренгәнчә, талантлы сүз остасы М. Кәрим сүзнең бөек көчен, тасвирлау мөмкинлекләрен тоеп, үзенә генә хас иҗат стилен тудырган, сүзнең үзенчәлекле мәгънә төсмерләрен тоеп сурәтли белгән.
Кулланылган әдәбият:
1.Тимергали Килмөхәмәтов “Әдәбиятның чагу бизәкләре. Иҗади портретлар.-Уфа, китап, 2005.-188 бит
2. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы: Метод.кулланма. –Казан.Мәгариф, 2000.-335 б.
3. Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.- ред. А.Г. Әхмәдуллин
4. Хөсәйенов Ғ. Мостай Кәрим:- Шәхес. Шағир.Драматург. Прозаик.-Өфө: Башкортостан “Китап” нәшриәте, 1994.-416 бит
5.
Галка в чужих перьях
В поисках капитана Гранта
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?
Мальчик и колокольчики ландышей
Всему свой срок