Проектның төп максаты булып туган телебезне саклау һәм үстерү өчен нишләргә кирәклеген тикшерү.
Вложение | Размер |
---|---|
tel_milltne_saklyy.docx | 36.51 КБ |
Татарстан республикасы Тукай районы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Аерым фәннәр тирәнтен өйрәнелә торган Кнәз урта
гомуми белем бирү мәктәбе”
ПРОЕКТ ЭШЕ
Тел милләтне саклый
Эшне башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы
Сәлимова Эльвира Сирень кызы
Проект җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Шәймарданова Рамилә Фәтхетдин кызы
Татарстан, 2023
Эчтәлек
Кереш
Бишектә үк “әннә” диеп
Ачылган телем минем;
Үз телемдә сөйләшкәнгә
Кояшлы күгем минем.
Башка телләрдән ким түгел,
Мактаулы телем минем;
Матур ядъкарләр тудырган
Борынгы телем минем.
Кеше белән аралашкан
Ягымлы телем минем;
Газиз балаларым кебек
Кадерле телем минем.
Атсалар да, ассалар да
Югалмас телем минем;
...Кем ярата туган телен,
Ярата туган илен.
Бу шигырьне Арча ягы үзешчән шагыйре Вәзыйх Рәхимов язган һәм бүгенге көндә ул бик актуаль яңгырый.
Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын. Һәркемнең туган теле, аның әнисе кебек аеруча сөекле, шуңа да мәңге аерылгысыз, изге төшенчә. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе – туган телгә гаме, хөрмәте булу. Тел – халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә. Ул – халыкларның үткәннәрен генә түгел, шул ук вакытта аларның киләчәктәге үсеш мөмкинлекләрен дә үзендә булдыра.
Татар теле — иң бай hәм иң борынгы төрки телләрнең берсе. Берләшкән Милләтләр Оешмасының карары нигезендә, җир шарындагы 6500 телнең 14е халыкара тел дип игълан ителгән. Бу телләр арасында татар теле дә бар. Татарча белгән кеше 30 лап телдә сөйләшүчеләр белән җиңел аңлаша һәм иркен аралаша ала.
Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Кызганычка каршы, без туган тел, сүз кадере беткән заманда яшибез. Шуның өчен дә туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәр кешенең изге бурычы.
Проект эшемнең төп максаты булып туган телебезне саклау һәм үстерү өчен нишләргә кирәклеген тикшерү.
Шуннан чыгып, мин үз эшемдә түбәндәге бурычларны билгеләдем:
- гаиләнең туган телне саклауда тоткан роле;
- мәктәпнең туган телне саклауда тоткан роле;
- республикабызың моның өчен нәрсәләр эшләвен ачыклау.
Тикшерү объекты - тел (Тел – халыкның, милләтнең иң әһәмиятле билгесе).
Тикшерү предметы - туган телне саклап калу.
Тел саклауда гаиләнең тоткан урыны
Татар теле – безнең тел. Аны бабаларыбыз меңләгән еллар буе саклап, буыннан-буынга тапшырып килгән. Шуңа күрә, тел күрке – сүз дигәндә, милләт күрке – тел дияргә була. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Тел милләтнең бөтен яшәү гомерендә тапкан һәм табынган зиһен байлыгы. Бу байлыкны күз карасыдай саклау – һәрбер ата-ана һәм әби-бабайларның изге бурычы.
Туган телне өйрәнү гаиләдән башлана, чын татар булу өчен баланы татар мохитендә тәрбияләргә кирәк. Әгәр дә бала туган көненнән башлап ана теле дөньясында яшәмәсә, бу әһәмиятле милли сыйфатның уңай йогынтысыннан мәхрүм калачак. Туган телен яратсын өчен, ана телендә аралашсын өчен, татар баласы, һичшиксез, аны камил белергә тиеш, үз ана телен хөрмәт итәргә тиеш. Үзенең татар булуы белән горурланырга, кимсенү дигән нәрсә булырга тиеш түгел.
Татар халкында милли традицияләрне саклау, аларны буыннан-буынга тапшыру һәр гаиләнең бурычы итеп саналган. Ана-балага, әби-оныкка туган телдә бишектән җыр җырлаган, әкият сөйләгән. Бала кечкенәдән үк үз халкының бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре турында ишетеп үскән, канына сеңдергән. Һәм бу юлда аңа әнисе, әбисе булышлык иткән.
Язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла да татар халкын милләт буларак саклап калуда гаиләнең роле зур булына басым ясый. Журналистларның:
- Күп кенә кешеләрдән шуны ишетергә туры килә — гаиләдә татарча
сөйләшәбез, әмма бала бакчага китә дә, рус теленә күченә дип әйтәләр, - дигән соравына менә ничек җавап бирә ул:
- Хәйлә. Үзләрен аклар өчен хәйлә. Ояларында татарча сөйләшмәгәннәренә хәйлә. Ике улым да рус мәктәбен бетерде. Аяз Гыйләҗевнең өч улы да рус мәктәбен бетерде. Нурихан Фәттахның ике баласы рус мәктәбен бетерде. Татарча уйлыйлар, татарча сөйләшәләр һәм татар халкына хезмәт итәләр. Менә бу исбат.
Грузин Япониядә яшәсә дә грузин булып тәрбияләнә. Ул лезгинкасын бии, хачапуриен пешерә. Японча белә, инглизчә белә, грузинча белә, Грузиягә кайткач, ак карга булып йөрми. Финляндиядә 1000 фин татары яши, алты тел беләләр. Ана теле, фин теле, швед теле, инглизчә, французча-испанча, төрекчә өйрәнәләр. Алты тел – башлары ярыламы балаларының?
- Шушы әйбер булмасын өчен нишләргә кирәк?
- Гаилә — ул дәүләт. Минем гаиләм – дәүләт. Мин анда Президент. Хатын – финанс министры. Олы малай – полицейский, кече малай – халык. Бөтен әйбер халык башына төшә.
Минем өйдә гаилә теле – татар теле. Икенче тел – рус теле. Килгән кеше татарча аңламаса гына рус теленә күчәбез. Балалар урамда нәм-нәм телендә сөйләшсеннәр, әмма өйгә кергәч, дәүләт теле булырга тиеш. Бу — канун.
Мин рус телен кимсетмим. Мин татар телен күтәрәм. Урамга чыккач, русча сөйләшсен, немецча сөйләшсен, нәм-нәмчә сөйләшсен.
Күргәнебезчә, ул да ана телен өйрәнү иң элек гиләдән башланырга тиешлеген ассызыклый.
Тел саклауда мәктәпнең тоткан урыны
Мирасның иң кадерлесе бербөтен халыкның гомуми җанына сеңеп кала, аның телендә, әдәбиятында, гореф-гадәтләрендә, буыннан-буынга күчеп килгән йолаларында, бәйрәмендә саклана. Ул мирас буыннан-буынга тарих чылбыры булып үрелеп барсын иде. Кыскасы безнең максатыбыз – туган телебезне, тарихыбызны, рухи байлыкларыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәнеп, буыннар арасында ныклы бәйләнеш булдыру, бөек милләт булып яшәвебезне дәвам итү.
Татар телен, милли мәдәният ядкарьләрен, тарихи мирасны саклауда мәктәпнең роле зур. Чөнки татар теле һәм әдәбиятында ата-бабаларыбызның тарихы, милләт язмышы, татар халкының үткән бөек тарихы чагыла. Һәм хәзерге мәктәп алдында телебезне камил рәвештә үзләштерү проблемасы, яшь буынга татар телен укытуны, телне киләчәк буынга сеңдереп, аны телле милләт итү бурычы тора.
Гаять катлаулы һәм мөһим бу мәсьәләне, гаилә, балалар бакчасы, мәктәп бердәм булып, кулга-кул тотынып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була.
Рус мәктәпләрендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычларыннан берсе булып, татар телен өйрәнүгә кызыксынуны көчәйтү, үз телеңә, милләтеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт тәрбияләү тора. Ә бала күңеленә боларны ничек салырга соң? Хәзерге информацион чорда укучыларны ничек итеп үз фәнеңә тартырга? Беркемгә дә сер түгел: күп кенә ата-аналар иң мөһиме рус телен яхшы белү дип саныйлар. Димәк, монда балалар белән генә түгел, ата-аналар белән дә эшләргә кирәк.
Бөек рус педагогы К.Д. Ушинский (1823-1871) туган телдә укытуга бик зур әһәмият бирә. Аның фикеренчә баланы тәрбияләгәндә туган тел төп нигез булып торырга тиеш. Бер милләт баласын, икенче милләт телендә тәрбияләү дөрес юл түгел, дип саный ул. Балага белемне чит телдә бирә башлау белән, ул үз халкының мәдәниятеннән, тамырларыннан читләштерелеп, аңа чит халыкның мәдәнияте сеңдерелә башлый. Нәтиҗәдә, шушы халык уйлаганча уйлый һәм аларча фикерли башлый. Туган телендә белем бирмәгән мәктәп баланың табигый үсешен һәм сәләтен тоткарлый дип исбатлый Ушинский.
Мин дә К.Д.Ушинский фикере белән килешәм. Минемчә, саф ана телендә генә укытыла торган татар мәктәпләрен саклап калырга, авыл мәктәпләрен торгызырга кирәк.
Татарстанда татар телен саклау һәм үстерү чаралары
Туган телебезне саклау һәм үстерүне тәэмин итәрлек абруйлы орган булдыруны 2020нче елның март аенда узган Дәүләт Советы утырышында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән иде. 6нчы июльдә Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен төзү турындагы указга кул куелды. Аның рәисе итеп Марат Әхмәтов билгеләнде. Урынбасар вазыйфасы мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка йөкләнде. Комиссиянең барлыгы 35 әгъзасы бар, алар арасында төрле белгечләр – мәгариф, мәдәни юнәлеш, медиаструктура һәм галимнәр дөньясы тупланган.
Нинди бурычлар куелган?
-татар телен саклау һәм үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләү һәм аларны хәл итү юлларын эшләү;
-телне үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлеккә, иҗади башлангычларга, яшьләрдә кызыксыну тудырачак уникаль продуктларны татар телендә булдыруга булышлык итү;
-сөйләм культурасын һәм татар әдәби телен үстерү;
-татар телен профессиональ дәрәҗәдә куллану белән бәйле эшчәнлек алып баручы тәрҗемәчеләр, укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, фәнни кадрлар, белгечләр әзерләү;
-татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүгә бәйле проектларга грантлар бирү.
Программаны 2023-2030 елларда гамәлгә ашырырга ниятлиләр.
“Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш. Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә дә зур өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән нечкә элемтә. Без аны саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч”, — диде Президент.
Якты өметләр баглыйк әле, нәтиҗәсе булырмы-булмасмы вакыт күрсәтер.
Күренекле кешеләр тел турында
Күп акыл ияләре, галимнәр, язучылар тел турында төрле фикерләр әйтеп калдырганнар.
Татар телен Такташ сөйде,
Тукай өзелеп мактады.
Урам теле түгел диеп,
Насыйри да яклады.
Һәм шулай ук К. Насыйри: берәү башка телне өйрәнмәкче булса, башта үз телен белсен, - дигән.
“Туган телне белмәү – телсез калу”, - дигән Дагстан шагыйре.
“Халыкның зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән, рәхимсез салкыннардан куырудан саклап, мең еллар буена үстереп килгән, өзлексез баетып, матурлап, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән”, - дигән Гомәр Бәширов.
Сөекле Тукаебызның «Туган тел»е татарларның гимнына әверелде. Җиде миллионлы татар җырлый аны.
Рус язучысы К.Г. Паустовский болай дигән: "Үз илеңә булган мәхәббәтне үз теленә булган мәхәббәттән башка күз алдына китереп булмый. Туган теленә битараф кеше кыргый. Ул үзенең табигате белән үк зыянлы. Чөнки аның телгә карата битарафлыгы үз халкының үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булуын белән аңлатыла”.
Бөек күренекле кешеләребез безгә киңәшләрен биргән, туган телебезнең язмышы өчен борчылганнар, аны яратырга, сакларга чакырып, матур фикерләрен язып калдырганнар. Шуңа күрә без туган телебезнең кадерен белергә, аны өйрәнергә һәм ихтирам итәргә тиешбез
Йомгаклау
Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионча кешеләрнең күп гасырлык иҗаты җимеше. Кызганычка каршы, татар теленең даирәсе кими. Бездә кеше кирәкме, юкмы дип тел белән сатулашырга күнеккән. Андый караш булырга тиеш түгел. Тел ул - мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш, дәүләт эшләрен алып баручы, иҗат итүче. Туган телгә, мәдәнияткә мөнәсәбәтне бишектән үк тәрбияләү мөһим. Әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.
Телебезнең алга китүе, аның үсүе өчен һәр татар кешесе җаваплы. Безнең телебез – безнең байлыгыбыз. Үз телен яраткан кеше генә камиллеккә, матурлыкка омтылып яши.
Туган тел турындагы фикерләремне шагыйрь Баязит Бикбайның сүзләре белән йомгаклыйсым килә:
Мин чиксез хөрмәт итәмен
Халкымның телен,
Ә кем аны санга сукмый,
Хурлый тик үзен !..
Мин ышанам: бай тарихлы туган телебез киләчәктә тагын да зуррак унышларга ирешер, республикабызда, Россия җөмһүриятендә һәм дөнья күләмендә хөрмәткә ия зур телгә әверелер!
Кулланылган әдәбият
1. Вәлиева А.М. Шатлыгым, кайгым минем...: Әдипләребез тел культурасы турында. – Казан: Мәгариф, 1998.
2. Гәрәева Н.Г., Максимов Н.В., Зыятдинова Ә.Ә. Тел - белемнең ачкычы. Татар теле һәм сөйләм үстерү дәреслеге: Урта махсус уку йортлары өчен дәреслек.- – Казан: Мәгариф, 2005.
3. Кәримуллин Ә.К. Тел – милләтнең сакчысы.- Казан: Татар. Кит.нәшр., 1997.
4. https://pravo.tatarstan.ru/tat/president/ukaz.
Галка в чужих перьях
Как нарисовать ветку ели?
В чём смысл жизни. // Д.С.Лихачев. Письма о добром и прекрасном. Письмо пятое
Что общего у травы и собаки?
Снеговик