Бирелгән теманың эчтәлеген дөрес аңлап, үз фикерләрен тәмамланган бербөтен текст итеп формалаштыруга ирешү, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү, әниләрнең дөньяда иң кадерле кеше булуларын аңлау, аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.
Вложение | Размер |
---|---|
min_niemsina_rhmtle.docx | 11.5 КБ |
Мин, әнием, сиңа рәхмәтле.
Әни, әнием, әнкәем-бик тә кадерле бу сүзләр. Бу сүзләрне әйткәндә күңел кыллары тибрәнә.
Якты дөньга күзләрем ачылгач, иң беренче әниемнең җылы куллары,күз карашлары назлаган. Ә инде телем “әннә” дип ачылганда әниемнән дә бәхетле кеше булмагандыр.Тәпи атлап киткәндә дә әниемнең йомшак куллары миңа терәк булган. Әниемә,мине якты дөньяга тудырган,иркәләгән, назлаган, авырган вакытларымда төн йокыларын калдырган өчен бик-бик рәхмәтле мин.
Әниемнең исеме – Гөлнара. Ул мәктәптә аш пешерүче булып хезмәт итә.
Әнием безне кечкенәдән үк тырыш хезмәткә өйрәтә. Аның юып кидергән киемнәре, тәмле итеп пешергән ризыклары, якты йөзе бик тә кадерле. Әниемнең сәламәт, бәхетле гомер итүен телим. Безне үстергәндәге сабырлыгың, ныклыгың өчен,синең алда баш иям.
Бар җылысын биреп, иркәләп һәм сөеп,
Кадерләп ул безне үстерә.
Һәрбер әйткән сүзе, яхшы киңәшләре
Изгелеккә генә өйрәтә.
Үсеп буйга җитеп, чит җирләргә киткәч,
Сагынып сине, әни, кайтырбыз.
Биргән киңәшләрне һич тә онытмыйча
Күңелебездә һәрчак сакларбыз.
Рисуем пшеничное поле гуашью
Как нарисовать ветку ели?
Красочные картины Джастина Геффри
3 загадки Солнечной системы
Астрономический календарь. Май, 2019