Дөньяда һөнәрләр бик күп. Аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын сайларга тиеш. Үзең сайлаган һөнәрнең чын остасы булуы өчен бик күп укырга, белемле булырга кирәк.
Вложение | Размер |
---|---|
berenche_ukytuchy_apam.docx | 15.33 КБ |
Укытучы апам.
Дөньяда һөнәрләр бик күп. Аларның төрле һәм кызыклы булуы турында һәркем белә. Минемчә, һәр кеше һөнәрнең үзенә ошаганын сайларга тиеш. Үзең сайлаган һөнәрнең чын остасы булуы өчен бик күп укырга, белемле булырга кирәк. Белемнең кеше тормышындагы әһәмияте турында бик күп мисаллар китереп була. Халык бу турыда бик белеп: “Белем – бәхет ачкычы, дәрәҗәнең баскычы”, - дигән. Ә белемле булырга кешене укытучы өйрәтә.
Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергәннән алып, укучы бала белән янәшәдә укытучы атлый. Ул сабыйның кулыннан тотып, белем дөньясына алып керә, хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтә.
Мин үземнең беренче укытучы апам – Гөлсем Вәлит кызы Мусина турында язарга булдым. Аның безне беренче тапкыр каршы алуы, йомшак кына кулымнан тотып, якты сыйныфка алып керүе бүгенгедәй исемдә, ягымлы тавышы белән әйткән сүзләре әле дә колагымда яңгырап тора. Ул - бик әйбәт укытучы, гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне яратты һәм безнең әйбәт булуыбызны теләде.Дәресләрне дә аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә иде ул. Аңламаган темаларны кат-кат аңлатырга да вакытын кызганмады. Гөлсем апаның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба иде.Ул яхшыны яманнан аерырга да, фикерләү сәләтен үстерергә дә өйрәтте, бездән чын шәхес тәрбияләргә бөтен көчен бирде.
Укытучы булу җиңел түгел. Ул зур сабырлык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә карата чиксез бирелгәнлек таләп итә. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы кеше. Мин Гөлсем апаны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Аңа авыр һәм мактаулы эшендә зур уңышлар, сәламәтлек телим.
Кадерле укытучыларыбыз! Сезне профессиональ бәйрәмегез – Укытучылар көне белән тәбрик итәм! Саф йөрәктән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телим!
Измаилов Илнар, 6-сыйныф укучысы, Яндавишча
(җитәкчесе - Камалова Найлә)
Швейня
Астрономический календарь. Ноябрь, 2018
Развешиваем детские рисунки дома
Хрюк на ёлке
Лягушка-путешественница