“Укытучым!” диюгә, һәркемнең дә күз алдына үзенең яраткан укытучысы килеп баса. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз көчле рухлы кеше генә әлеге исемгә лаек була ала. Әлеге һөнәр ияләреннән сабырлык белән беррәттән балаларга карата олы мәхәббәт тә таләп ителә.
Вложение | Размер |
---|---|
konkurs_minem_yaratkan_ukytuchym.doc | 26 КБ |
Һәр карашың - гыйлем нуры синең
Һәр сүзеңдә синең изгелек.
Әнидер син, бәлки,
Без дә синең
Бәгыреңнән төштек өзелеп...
Р.Гаташ.
“Укытучым!” диюгә, һәркемнең дә күз алдына үзенең яраткан укытучысы килеп баса. Гомерен балаларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләүгә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз көчле рухлы кеше генә әлеге исемгә лаек була ала. Әлеге һөнәр ияләреннән сабырлык белән беррәттән балаларга карата олы мәхәббәт тә таләп ителә.
Безнең Теләче урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә чын дәрәҗәсендә бу бөек исемгә лаек укытучылар бик күп. Һәркайсының исемен алтын хәрефләр белән язарлык, һәммәсе дә миңа бик якын, ләкин иң яраткан остазым - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Мәгъсүм кызы. Талантлы укытучы гына үз белгәнен балага төшендерә ала. Гүзәл апа нәкъ менә шундыйлардан. Сабыр холыклы, тирән белемле, олы хөрмәткә ия укытучы ул. Һаман исемдә: беренче сыйныфка укырга килгәч, “Әлифба” китабы тотып, мөлаем гына бер апа килеп керде. Үзенең йомшак мөгаләмәсе аркасындадыр инде, ул безне үзенең фәненә гашыйк итте, күпләребезнең күңелен яулап алды, яраткан укытучыбызга әйләнде. Мин аны белем дөньясында якты бер маяк итеп күз алдыма китерәм. Татар теле - өйрәнү өчен катлаулы телләрнең берсе. Туган телебезнең бар нечкәлекләрен. кагыйдәләрен безгә, үз укучыларына белдерер өчен, Гүзәл Мәгъсүмовна бар тырышлыгын куя. Ул бездә телебезгә, милләтебезгә карата ярату, соклану, горурлану хисләре тәрбияли. Заманча да, кызыклы да дәресләре һәрвакыт үзенә тартып тора, һәрберсе сүз белән генә аңлатып бетереп булмый торган ниндидер бер җылылык белән сугарылган. Гүзәл апаны кайчак мин тылсымчыга да охшатам. Аның сәнгатьле сөйләмен ишетүгә, бар дөньям онытыла. Үз-үзен тотышы, ипле сөйләшүе, кешелекле, ярдәмчел, ә иң мөһиме гади булуы һәммәбезгә үрнәк булып тора. Без бик бәхетле сыйныф дияр идем мин, чөнки безне туган телдән шундый затлы, зыялы укытучы укыта. Язмамны рус шагыйре Н.А.Некрасовның сүзләре белән төгәллисем килә: “Мин сезнең алдыгызда түбәнчелек белән баш ияр идем”. Тынгысыз һәм катлаулы , әмма һәм абруйлы хезмәтендә Гүзәл апага мин бары тик зурдан-зур уңышлар телим. Укучыларының рәхмәтенә төренеп, сөенеп яшәргә язсын аңа.
Интересные факты о мультфильме "Холодное сердце"
Две лягушки
Простые новогодние шары из бумаги
Мастер-класс "Корзиночка"
Усатый нянь