Туган якка, әниләргә багышланган шигырьләр
Вложение | Размер |
---|---|
shigyr_.docx | 15.13 КБ |
«Татарстан – гүзәл җир»
Татарстан-гүзәл җир
Чыга синдә кара алтын! –
Сүз башы татар булганга,
Бигрәкләр дә якын!
Татарстан –гүзәл җирем,
Байлыгың зур бит синең.
Көннән-көн үрләр яулыйсың.
Йөзек кашы син Җирнең!
Яшибез, шөкер, муллыкта –
Тырыш бит татар халкы!
Эш белән тынычлык булса,
Татар бит ул эш аты...
Синдә яшәвем зур бәхет,
Гүзәл җир – Татарстан!
Аера күрмәче, зинһар,
Мине туган туфрактан...
Татарстан – гүзәл җирем,
Туганлык синдә ярый...
Күп илләр, күрче, үзеңә
Зур хөрмәт белән карый!
Бәхетемне синдә таптым,
Тыныч илем – гүзәл җир!
Чәчкә аттың, Татарстан,
Юк сиңа һич тиңдәш ил!
“Туган якка кайттым әле”
Туган як – якын һәркемгә
Туган як – ул бер генә
Кайда гына яшәсәң дә,
Оныталмыйсың гомергә.
Кайттым әле туган якка,
Йөримен иңләп-буйлап.
Балачагыма да “кайттым”,
Йөрим яшьлекне уйлап.
Туган җирем,үскән илем,
Ямьле басу-кырларың.
Кырларыңда сайрап тора
Җырлы-моңлы тургаең.
Китсәң дә син бик еракка
Чит җир үз була алмый;
Торган җир җәннәт булса да,
Туган җиргә торалмый.
Туган якның саф һавасын
Сулап туя алмадым.
Хуш исле чәчәкләр өзеп,
Түшләремә кададым.
Кыр чәчәкләреңнән генә
Такыя ясап кидем.
Язмышым читтә булмаса,
Яңадан китмәс идем.
“Әнием”
Сиңа булган хисләремне,
Ак кәгазьгә яза каләмем.
Әни , бәгърем , җитсен күңлеңә
Йөрәгемнән чыккан сәламем.
Ана күңеле мәңге күләгәсез,
Ана күңеле мәңге бозланмый.
Балалары өчен , ана, гомерен дә
Саулыгын да хәтта кызганмый.
Бөек хөрмәт безнең әниләргә ,
Чәчәк сибик алар юлына.
Безнең өчен бөтен гомерен биргән,
Тик ул гына, бары ул гына.
Һәрбер кеше аңа башын исен,
Узган чакта шуннан юллары.
Ана дигән бөек исем ,
Башыбыздан торсын югары.
Рисуем подснежники гуашью
Прыжок (быль). Л.Н.Толстой
Вода может клеить?
Ломтик арбуза. Рисуем акварелью
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году