Татар милли ризыклары турында реферат
Вложение | Размер |
---|---|
tatar_milli_rizyklary.doc | 56 КБ |
РЕФЕРАТ
Татар милли ризыклары
Әхмәтшин Рамазан
5 А сыйныф укучысы
Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. Татар халкы үз милли ашлары белән бик бай һәм бөтен дөньяга үз ризыклары белән мәшһүр. Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Без моны төрле сайтларны һәм әдәбиятны өйрәнү барышында ачыкладык. Бүген интернет челтәрендә татар милли ашларына багышланган watan.su , igelek.ru, beztatarlar.ucoz.rumuslim-info.com сайтлары иң күп өйрәнелүче чыганак булып торалар. Бер үк төрле ризыклар төрле-төрле рецептлар буенча әзерләнә, үзенчәлекле ризыклар барлыкка килә. Алар барысы да милли ашларның кулланылышын арттырырга ярдәм итәләр. Интернет челтәрендә дә, әдәбиятта да әлеге тема тулысынча яктыртылмаган, чөнки һәр төбәктә һәм хәтта һәр гаиләдә бер үк исемле ризыклар төрле рецептлар белән әзерләнәләр.
Камыр ашлары.
Камыр ашларының төрлелеге традицион табынның үзенчәлеге булып тора. Төче һәм чүпрә белән изгән әче камырны ике төрле — гади һәм татлы камыр итеп әзерлиләр. Татлы камырга май, йомырка, шикәр, ваниль, дарчин өстәлә. Камырны татар халкы бик тырышып һәм җиренә җиткереп әзерли.
Әхмәтшина Ильмира – минем әбием. Әбиемнең өстәлендә һәрчак тәмледән тәмле татар ашлары була. Шулар арасында иң яратып әзерләнә торганы – гөбәдия. Әбием гөбәдия турында бик күп мәгълүмат бирде. Гөбәдия - катлам-катлам эчле зур түгәрәк бәлеш. Аның эченә корт - киптергән эремчек, бүрттергән дөге, туралган йомырка, йомшартылган йөзем, яисә төшсез өрек яки кара җимеш сала. Аларның һәркайсын аерым әзерли. Пешкән гөбәдияне кискәч, катламнар аермачык беленеп торырга тиеш. Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да ясый, камырга майны күп сала. Гөбәдия итле һәм җиләк-җимешле була. Җиләк-җимешле гөбәдияне юкарак ясый һәм чәй янына чыгара. Итле гөбәдия булганда, дөге өстенә кыздырылган ит фаршы һәм суган салына. Итле гөбәдияне, кайнар килеш, шулпалы аш артыннан бирә.
Шулай ук ул пәрәмәчне дә бик яратып пешерә. Әбием пәрәмәч пешерү серләре белән уртаклашты. Пәрәмәчне иттән, бәрәңгедән, эремчектән, ачы камырдан да, төче камырдан да пешерә, ачык һәм ябык итеп тә ясый. Пәрәмәчне яртылаш күмелерлек итеп майда яки духовкада табада пешерә, табынга кайнар килеш бирә.
Татар ашлары күптөрле. Татар ашларын татарлар гына түгел, чит илләрдә дә яратып ашыйлар. Аш әзерләүдә кулланылучы продуктларның күптөрле булуы татар милли ашларының үзенчәлеге булып тора. Татарларда ит, бәрәңге, йомырка, ярма, он ризыклары, бал бик күп кулланыла. Татар милли ашлары төрле милләт халыкларын якынайта һәм берләштерә торган чара.
Акварельные гвоздики
Пчёлки на разведках
Солдатская шинель
Фокус-покус! Раз, два,три!
Любили тебя без особых причин...