Шигырьләр :"Без яшәргә тиеш", "Иртәгесен күз күрер", "Тышта буран котыра"
Вложение | Размер |
---|---|
shigyr.docx | 13.05 КБ |
Без яшәргә тиеш
Без яшәргә тиеш
Башны түбән ими,
Туган җиргә тузан кадәр
Җил-давыл тидерми.
Яклап, саклап илебезне,
Динебезне, телебезне,
Яңа туган көнебезне,
Якты тыныч күгебезне.
Без яшәргә тиеш,
Уңны-сулны күреп.
Ялгышмыйча, адашмыйча
Без бит татар диеп.
Иртәгесен күз күрер
Эш беткәч, уйнарга ярый,
Эш бетмәсә, ярамый.
Ә сез беләсезме, дуслар,
Ярамыйга карамый.
Шулай булгач, эшләремне
Читкә куеп торыйм да
Уенчыкларымны алып,
Урамнарга чыгыйм да
Көне буе рәхәтләнеп,
Уйнап күңел ачыйм да,
Арып талып, кояш баегач,
Өйгә кайтып авыйм да
Ял итим. Ә иртәгесен -
Иртәгесен күз күрер.
Өлкәннәр шулай дип сөйли,
Ишетеп тордым бүген.
Тышта буран котыра
Тышта буран котыра
Ә мин өйдә утырам.
Утырам чәй алдында
Кайнар коймак табында.
Хуш исләре борында,
Ә тәмнәре телемдә.
Урамга чыгар идем лә,
Кар-буранлы бүген дә.
Тышта буран тынармы?
Күрше дустым чыгармы?
Минем белән уйнармы?
Тәм-том белән сыйлармы?
Шундый уйлар башымда,
Тик селкенми кашым да
Чөнки бүген, чөнки бүген
Тышта буран котыра.
Как напиться обезьяне?
Астрономы наблюдают за появлением планеты-младенца
Чем пахнут ремёсла? Джанни Родари
Басня "Две подруги"
Ночная стрельба