Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! Мин – дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы , иркәләп эндәшүче газиз әнием бар.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.zip | 11.72 КБ |
Әнием.
Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу исем! Мин – дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы , иркәләп эндәшүче газиз әнием бар.
Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат. Алар – безне яклаучыбыз да, саклаучыбыз да.
Минем үземнең әнием турында язып үтәсем килә. Ул Трофимова Гөлнур Иске Әҗми мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары миңа шатлык китерә.
Әнием безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "кызым" диеп сөеп уята. Әни булганда , өебез нурлы, аның күзләреннән бөркелгән нур һәрберебезгә җылылык бирә. Әнием янәшәсендә булганда гына мин үземне бәхетле хис итәм. Әнием кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы, ярдәмчел булырга өйрәтә, минем миһербанлы, шәфкатьле , акыллы булып үсүемне тели. Әниемнең биргән киңәшләре җанга дәва бирә, киләчәккә ышаныч уята, яшәү дәрте бирә. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең.
Иске Әҗми мәктәбенең
2 нчы сыйныф укучысы
Трофимова Диляра
Рисуем пшеничное поле гуашью
Голубая лягушка
Приключения Тома Сойера и Гекельберри Финна
Хризантема и Луковица
Цветок или сорняк?