"Арча хәбәрләре " газетасында басылып чыккан мәкалә
Вложение | Размер |
---|---|
bik_kechken_bulsak_ta.docx | 14.71 КБ |
Бик кечкенә булсак та
Минем исемем Самир. Мин Арча районы Кәче мәктәбенең 1 нче сыйныфында укыйм. Яраткан фәннәрем математика, рус теле. Безнең сыйныф бүлмәсе якты, җылы. Анда белем алу өчен барлык шартлар да бар. Иртә таңнан безне укытучыбыз елмаеп каршы ала. Мин үзебезнең сыйныф җитәкчесен бик яратам һәм хөрмәт итәм. Эльмира Госман кызы мәрхәмәтле, изге күңелле кеше.
Безнең сыйныф мәктәп тормышында бик актив катнаша, бер бәйгедән дә читтә калмый. Сыйныфта 4 малай укыйбыз. Бик тату, бер - беребезгә ярдәм итәргә тырышабыз. Мәктәптә бик күп һөнәрләргә өйрәнәбез. Укырга, язарга, санарга, мәсьәләләр чишәргә, җырларга, биергә, рәсем ясарга. Безнең уңышларыбызның нәтиҗәләре бәйгеләрдә күренә. Әле бик кечкенә булсак та, “Киләчәк мәктәбе”, “Яраткан атым”, “Татар сүзе” “Җәлил укулары”, “Юлда сак бул” “Куркынычсызлык балалар күзлегеннән” , “Төрле төстәге тамчылар”, “Чиста куллар”, “Бозда һәм суда куркынычсызлык”, “Яраткан әнием”, “Читек FEST” , “Яңа ел талантлары”, ГТО буенча үткәрелгән бәйгеләрдә катнаштык. Призлы урыннарга лаек булдык. Яңа ел бәйрәме белән котлап, солдатларга хатлар әзерләдек. Хатларда әтиләребезгә, абыйларыбызга саулык- сәламәтлек һәм тизрәк исән –сау әйләнеп кайтуларын теләдек. Көннәребез тыныч булсын! Якты , матур мәктәпләрдә белем алыйк, зур булып үсик!
Нуретдинов Самир
Кәче төп гомуми белем мәктәбе
Свинья под дубом
Золотая хохлома
Северное сияние
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Несчастный Андрей