Җиңү бәйрәме белән сезне! Шушы язмам белән генә булса да,мин сезнең батырлыгыгызны онытмам, һәрчак истә тотармын.Тарихта да сезнең якты эзегез беркайчан да онытылмас дип ышынып калам.
Вложение | Размер |
---|---|
nuriev_kamil.docx | 16.25 КБ |
Инша
Минем бабам.
1941 ел, июнь. Кемнәр генә онытыр икән,кемнәр генә күз яшьләрен түкми искә алыр икән ул зур кайгылы 22 нче июнь иртәсен.
Бөек Ватан сугышының бетүенә ничә еллар үтсә дә, бүген дә күңелләрдә һәр гаиләдә авыр эз калдырган сугыш хатирәләре йөрәкләрне телгәли.
Типсә тимер өзәрлек әтиләребезне, абыйларыбызны ут эченә керткән,олысының –кечесенең җелеген суырган сугыш.
Минем инша язуымны белгәч, бабай (әнинең әтисе) миңа үзе белгән истәлекләрне сөйләде. “Минем әни дә шушы Зирекле авылыннан. Яшьлек чагын елый-елый искә ала иде.Ә сугыш башланган көнне ул ачык хәтерли.
Ул көнне кырда чүп утый идек. Мин яшь кыз, әни белән колхозда эшлим. Кайтырга чыктык. Кырыбыз авылдан ике чакрым ераклыкта гына.
Ерактан атын куалап җан-фәрман килүче кешене күрдек. Әниләр, иртә кузгалдык ахры дип куркыштылар. Якынлашкач, агроном икәнен таныдык.Таптанып, бер урында торабыз. Ә ул атыннан төште дә : “Апалар, сугыш башланган,”-диде. Ничек өйгә кайтып җиткәнбездер, белмим. Ә авылда мәхшәр.Кырмыска оясы тузганмыни! Ир-атлар сугышка чыгып китте. Сөйли иде дә елый иде. Ахырдан, без күргәннәрне сезгә күрергә язмасын дип йомгаклап куя иде сүзен.”
Ә бу язмамда сезгә үземнең карт бабам турында язарга булдым.
Хәсәнов Минабетдин Хәсән улы 1908 елда Яңа Чишмә районы Зирекле авылында туган. 1920 елда 3класс бетерә. Хезмәткә 1930 елда чакырыла. Ә сугышка 2нче көнне чакыру килә. Саратовта 1941 нче елның июненнән алып, декабренә кадәр шоферлыкка укый.125 артиллерия дивизиясендә,74 батальон аэродромында ,аннан соң 686 батальон,193 авиаполкта шофер булып хезмәт итә.Хәрби антны Саратов өлкә военкоматында 1941 елның 29 июнендә кабул итә.Сугышта бабам 1941 нче елның 14 декабреннән алып 1945 елның 25 октябренә кадәр була. Сугыштан ул исән-сау туган авылына әйләнеп кайта.”За отвагу”, ”За боевые заслуги “медальләре белән бүләкләнә . Польша гаскәрләрендә хезмәт иткән өчен Рәхмәт хаты Зирекле музеенда хәзер дә саклана.
Сугыштан кайткач, колхозда шофер булып эшли .Төзелештә таш чыгаручы булып та эшли. Сугыштан соң Зирекле авылы кызы Мәстүрә белән гаилә корып җибәрә. 5 балага гомер бирәләр. Балалары бар да укыган, белемлеләр. Ә үзләре төпчек малай (минем бабам) Гомәр белән гомер итәләр.
Бу юллар да бабай сөйләгәннәрдән:
“Әти физик яктан шактый көчле,уртача буйлы, киңчәрәк җилкәле каты куллы булып хәтердә калган. Ул бервакытта да урманга яки башка эшкә әнине ияртеп йөрмәде. Өй бүрәнәләрен берүзе алып кайтыр иде. Әти бик тәвәккәл кеше иде.Бура бурау, кул пычкысы белән такта яру,идән һәм түшәм җәю, кар базы ясау кебек эшләрне яратып башкарган.Тәвәккәл таш яра дип,шундыйларга әйтә торган булганнардыр инде.
Миннән еш кына сугыш турында сөйләвемне сорыйлар. Ә мин һәрвакыт сугыш ничек булганны анда катнашкан кешеләр генә аңлый ала,-дип җавап бирәм.Яныңда снаряд , мина яки бомба шартлавын ничек аңлатып була? Бу шартлау сине окоп стенасына зур көч белән китереп бәрә, колакларың тыгыла, башың ярылырдай булып тыгызлана. Менә бу халәтне сөйләгәндә тыңлаучы нәрсә тоя соң, ул сөйләүче халәтенә килә аламы? Юк, әлбәттә.
Тагын нык истә калганы: беренче тапкыр дошманның көчле уты астында алгы сызыктагы позициягә чыгу булды. Көн буранлы иде. Бу 1942 елның декабрь азаклары.Ничек җитте шулай шактый корбаннар исәбенә , бер авыл урынына урнаштык.Калкулыкта дошманның 16 ут ноктасыннан пулялар яңгыры сибеп тора.Анда аз гына башыңны күтәрү дә һәлакәткә китерә.Шуңа күрә еланнар кебек шуышып барабыз.
Безнең бурыч-дошманның бу позицияләренә төнлә һөҗүм итеп,дошманны тар-мар итү.Һөҗүм итәргә команда таң беленгәндә генә бирелде.Аннан чыкканда мина кыры аша үтәргә туры килде.Байтак кеше һәлак булды.”
Бер минем бабам гына түгел, бар сугышчылар да тыныч күңел белән утлы еллар хатирәсен сөйли алмыйлар. Үзләре дә сизмәстән күзләреннән яшь ага.
Миллионлаган кешеләрнең күпме күз яше, күпме ачы язмышлары.Күпме хәбәрсез югалганнар,күпме ятим балалар...
Бу Бөек Ватан сугышы совет халкы тарихында иң авыр,иң газаплы ,иң дәһшәтле сугыш булды,бик күп корбаннарга, югалтуларга алып килде.
Җир йөзендә икенче бөтендөнья сугышы тынып калганга инде 75 ел.Дөнья халыклары ул фаҗиганың кабатлануын теләмиләр.
Җиңү!!! Бу сүз җиңүчеләр күңелендә, яраланган җанында нинди тәэсир тудырганын әйтеп торасы юк. Теләсә нинди сугыш ил өчен, аның халкы өчен өзлексез зур бәлаләр, фаҗигалар чылбыры, ә җиңү –аларның тәмам булуы. Җиңү халыкның олы корбаннары хисабына булганга күрә, җан әрнүе белән дә бәйләнгән!
Җиңү бәйрәме белән сезне! Шушы язмам белән генә булса да,мин сезнең батырлыгыгызны онытмам, һәрчак истә тотармын.Тарихта да сезнең якты эзегез беркайчан да онытылмас дип ышынып калам.
Какая бывает зима
Крутильный маятник своими руками
Никто меня не любит
Тупое - острое
Рисуем "Осенний дождь"