шигырь иҗат итүче авылдашларыбызны барлау;
шигъри җанлы авылдашларыбыз белән якыннанрак танышу;
авылдашларыбыз иҗат иткән шигырьләрне туплау, өйрәнү.
Вложение | Размер |
---|---|
proekt_eshe.docx | 21.65 КБ |
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘТНӘ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
“БӘРӘЗӘ ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ”
2 нче сыйныф укучыларының
проект эше
«Авылымның шигъри җанлы кешеләре»
Иҗади эшнең җитәкчесе: Басирова Фәния Таһир кызы
Максат:
-авылыбызның шигъри җанлы кешеләре турында мәгълүмат туплау.
Бурычлар:
шигырь иҗат итүче авылдашларыбызны барлау;
шигъри җанлы авылдашларыбыз белән якыннанрак танышу;
авылдашларыбыз иҗат иткән шигырьләрне туплау, өйрәнү.
Минем туган авылым Олы Бәрәзә табигатьнең бик матур урынына урнашкан. Авылымның кешеләре дә тырыш, хезмәт сөючән, уңган. Сүзебез туган авылын җаны-тәне яраткан, күңеленнән чыккан иң нечкә хисләрен шигырь юлларына салган авылдашыбыз лотфуллина Тәскирә апай турында.
Лотфуллина Тәскирә апа 1938 нче елда Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә туа. Сугыш башлангач анын әтисен сугышка алалар. Ә Тәскирә апа 3 яшендә әнисе белән әтисенең туган авылы булган Олы Бәрәзә авылына кайталар. Аның әтисе сугышта хәбәрсез югала.
Тәскирә апаның балачагы бик авыр була. Ул шул чакны үзенең шигырьләрендә чагылдыра:
Әтиемне белмим.
Әти йөзеңне белмәдем,
Төшләрдә дә күрә алмадым.
Бик кирәкле вакытта да
Әти, дип, әйтә алмадым.
Сөртенеп егылганда да,
Кабат сикереп тордык.
Әнием белән бергәләп
Тормышны алып бардык.
Кайтыр, бәлки исәндер, дип,
Әни гомергә көтте.
Үзе бер рәхәт күрмичә
Алтмыш өч яшьтә китте.
Гомер үтте, картайдык та,
Әти, дип, әйтә алмадык.
Тормыш авыр, сынауларга түздек,
Сыгылсак та сынмадык.
Кайда син, балачак?
Эзләп кайттым балачакны,
Мендем тау башларына.
Суга чумдым, кырга чыктым,
Мендем агач башына.
Болыннардан да эзләдем,
Кырлардан да тапмадым.
Тапмамма, дип, уйнап йөргән
Сукмаклардан атладым.
Дусларымнан да сорадым,
Алар да күрмәгәннәр.
Алар да балачакларын,
Минем күк эзләгәннәр.
Ерак калган инде, тапмам,
Гамьсез балачагымны.
Балачагымны сагынып,
Җырладым җырларымны
Көттеләр
Балаларын көтте газиз аналар,
Ирләрен көтте сабыр гына хатыннар,
Сөйгән ярларын көттеләр кызлар,
Әтиләрен көттеләр балалар.
Ирләре кайтмаган хатыннар
Таллар булып калдылар,
Әтиләрен көткән балалар
Ятим булып калдылар.
Ә сөйгән ярлары кайтмаган кызлар
Кыз әбилэр булып калдылар.
Балаларны көткән аналар
Көйделәр,саргайдылар.
Гомере буе көткәннәрне
Анламый көтмәгәннәр,
Көтә белеп көткәннәргә,
Талларга, ятимнәргә,
Хәйкәл салыр идем мин
Кулымнан килсә әгәр.
Туган йорт
Арысаң да туган йорт,
Талчыксаң да туган йорт.
Хәлдән таеп егылсаң да,
Терәк безгә туган йорт.
Туган йортым – үз илем,
Үз илемдә хз телем.
Үз илемдә, үз динемдә
Узсын иде гомерем.
Туган йортым, туган илем,
Туган җирем кадерле.
Читкә китсәң сагындыра,
Өзеп ала бәгырне.
Тәскирә апа тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган. Шулай да ул шат күңелле, шаян телле, ачык йөзле булган. Кызганыч, бугенге көндә Тәскирә апа арабызда юк. Ләкин без анын шигырьләрен гел яратып укыйбыз.
Кто чем богат, тот тем и делится!
Огонь фламенко
Снежная сказка
Сказка об одной Тайне
Пустой колос голову кверху носит