Укучыларның "Каурый каләм" бөтенрәсәй бәйгесенә тәкъдим ителгән шигъри тәлгәшләре
Вложение | Размер |
---|---|
Шигъри тәлгәшләр | 18.28 КБ |
Туган як табигате
(шигырь)
Әсхәбиева Алия Альбин кызы
Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, “1 гимназия- милли
белем бирү үзәге” гомуми белем муниципаль бюджет
учреждениесенең 7Б сыйныфы укучысы
Җитәкче: Нигъмәтуллова Р.Н.
Туган як табигатенә
Сокланам мин һәрвакыт.
Ничә төрле ел фасылы
Тора гел алышынып.
Тиздән яз ишек кагар,
Гөрләвекләр агарлар.
Тезелеп җылы яктан
Кошлар кайтып җитәрләр.
Шушы матур вакытны
Ямьле җәй алыштыра.
Киң кырлар һәм аланнар
Шау чәчәккә күмелә.
Хуш исле печәннәре,
Тук арыш-бодайлары
Белән күңелгә ята
Сап-сары көз айлары.
Кечкенә йолдызлар
Мул булып күктән ява.
Җир-Анабыз бер мизгелгә
Ап-ак юрган ябына.
Менә шушы матурлыкны
Саклый беләбез микән?
Киләчәк буыннар безгә
Рәхмәт әйтерләр микән?
Әй, авылым, авылкаем!
Әй, авылым, авылкаем,
Кайда синең бар халкың?
Урам тулы бала-чага
Гөрләгән ямьле чагың?
Әтәчләрең ник кычкырмый?
Иртән кояш чыкканда?
Нигә халык көтү кумый
Җыелып ул таңнарда?
Болыннарың япа-ялгыз,
Сакламыйлар бәбкәләр.
Балаларым, ашарга дип,
Нигә дәшми әниләр?
Атларына кырын ятып,
Эшкә бармый абзыйлар?
Дөбер-шатыр килеп иртән
Трактор кабызмыйлар?
Халкың синең бердәм иде,
Ярдәмчел һәм дус булды.
Өмәләр ясап, бергәләп
Өй салды, маллар суйды.
Сәбәпләрен һич аңламыйм,
Ни булды соң авылга?
Әллә инде кире юлдан
Киттеме соң авыл да?
Ышанам мин, гөрләр әле
Авылым, туган ягым!
Әтәчләре бер кычкырыр
Атканда яңа таңым!
Туган телем
(шигырь)
Шагалиева Гайшә Илһам кызы
Татарстан Республикасы, Алабуга шәһәре, “1 гимназия- милли
белем бирү үзәге” гомуми белем муниципаль бюджет
учреждениесенең 7А сыйныфы укучысы
Җитәкче: Нигъмәтуллова Р.Н.
И туган тел, и матур тел, дип
Язып калдырган Тукай.
Үз телендә дога кылган
Ярлыкасын дип Ходай.
Тукай телен- татар телен
Бүген камил белмибез.
Гаилә, бакча, мәктәпләрдә
Нигәдер сөйләшмибез.
Әти-әни сөйләшмәгәч,
Кем белән без сөйләшик?
Телебезне өйрәнергә
Һич юк бит безгә мохит!
Әби-бабайлар сөйләшә-
Мәңгелек түгел алар.
Өйрәнмибез икән әгәр
Телебез дә югалыр.
Аллаһ биргән хәзинәне
Саклап калалсак иде.
Киләчәк буыннарга да
Тапшыра алсак иде.
Танай урманы
Бездә бар нарат урманы
Аның исеме –Танай.
Елның һәр фасылында да
Тынып тормый ул алай.
Иртә яздан кошлар җыры
Үзәкләрне өздерә.
Җәй җитүгә тәмле җиләк,
Гөмбәләре өлгерә.
Безнең урманда үсә
Караҗиләк, күк җиләк.
Тәмле дә ул, файдалы да
Күзләр өчен бик кирәк.
Кышын кошлар сайрамый,
Тукран гына тукылдый.
Кайчагында сирәк-мирәк
Ала карга каркылдый.
“Кошлар ашханәсе”нә
Барлык кошлар җыйнала
Ипи, ярма, орлык белән
Барысы да сыйлана.
Саф һавасы ни тора!
Киңәйтә сулышларны.
Эзләмә, таба алмассың
Мондый яхшы урманны.
Кышкы урман
Кышкы урман, серле урман
Керсәң чыгасы килми.
Әгәр бер көн бармый калсаң,
Күңелгә нидер җитми.
Сулышларны киңәйтә
Чыршы нарат исләре.
Аңлатып бетереп булмый
Монда алган хисләрне.
Чыршыларны бәс сарган,
Куакларда ак юрган.
Әйтерсең лә, бар дөнья
Сихри йокыга талган.
Шунда доктор-тукран
Кинәт тукылдап куя.
Урман йокламый, диеп
Искәртә безне гүя.
Онытылмас
Җәлил турында мин беләм
Әбием сөйләгәннән.
Фронтка киткән икән ул
Туп-туры Минзәләдән.
Сугышта да ул кулыннан
Каләмен төшермәгән.
Иң кирәкле хәбәрне
Тиз генә җиткерәлгән.
Әсирлектә иҗат иткән
Үлемсез шигырьләрен
Көрәше белән күрсәткән
Батырлыкның үрнәген.
Белә аның шигырьләрен
Һәрбер татар баласы.
Онытмас, мәңге саклар аны
Халкыбыз хатирәсе.
Чья проталина?
Рисуем крокусы акварелью
Просто так
Растрёпанный воробей
Ребята и утята