Әкият – ул бөек могҗиза. Ул – халыкның рухи хәзинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге чагылышы, иң асыл сыйфатлары тупланмасы. Балаларның, гомумән, кешеләрнең рухи тормышында әкиятләр үзенчәлекле урын алып тора.
Вложение | Размер |
---|---|
yusupova_m._g._elabuga.docx | 231.79 КБ |
Фазыл Шәех исемендәге Республикакүләм фәнни-эзләнү укулары
Секциянең исеме: җирле язучыларның, шагыйрьләрнең, композиторларның иҗаты
Тикшерү эше
Тема: Абдулла Алиш – бөек әкиятче
Эшнең авторы:
Йосыфова Мәдинә Наил кызы,
3 нче сыйныф
Муниципаль бюджет гомуми
белем бирү учреждениесе
«1 нче гимназия- Милли
белем бирү үзәге”
Алабуга муниципаль районы
Татарстан Республикасы
Җитәкчесе:
Мирзанурова Розалия
Мокатдәс кызы, башлангыч
сыйныф укытучысы.
Алабуга- 2022 ел
Изге исемең керде йөрәкләргә
hәм мәңгегә шунда калыр да.
Эчтәлек:
1. Кереш. Әкият – ул бөек могҗиза.
2. Төп өлеш. Алиш – бөек әкиятче.
3. Йомгаклау. Әдип әкиятләренең актуальлеге һәм әһәмияте.
4. Кулланылган әдәбият.
I. Кереш.
Әкият – ул бөек могҗиза. Ул – халыкның рухи хәзинәсе, күңел сафлыгы, хисләр матурлыгы, изге хыяллары, фикер үткенлеге, зирәклеге чагылышы, иң асыл сыйфатлары тупланмасы. Балаларның, гомумән, кешеләрнең рухи тормышында әкиятләр үзенчәлекле урын алып тора.
Бөек әкиятче Абдулла Алиш үзе дә кече яшьтән халык әкиятләрен тыңлап, укып үскән. Язучы бу турыда үзенең бер истәлегендә түбәндәгечә искә ала: «Безнең күрше Әсма әби әкият сөйләргә ярата иде. Ә мин, үз чиратымда яратып тыңлаучыларның берсе идем. Йокыга китәр алдыннан әллә ничәшәр башлы юха еланнарның, соры бүреләрнең, алтыннан эшләнгән сарайларның тарихын, вакыйгаларын, маҗараларын тыңлый, әллә нинди уйларга батып бетә идем.» Балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше ул - Абдулла Алиш. Аның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Кызык та, аңлаешлы да язган ул әкиятләрен. Дәү әни мин йоклар алдыннан “Кем иң көчле” , “Чуар тавык” , “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, ”Бал корты һәм шөпшә”әкиятләрен сөйли иде. Мин аларны бүгендә беләм , сыйныфташларым белән аралашканда һәрвакыт искә төшерәм. Бүгендә үземә үрнәк итеп әкияттәге “Бал кортын” алам, ул һәркөн эштә, тырыш. Миндә укуда үрнәк булырга телим, тырышып укырга, һәр эштә үрнәк булырга тырышам.
Без мәктәп дәреслегендә “Сертотмас үрдәк” әкиятен укыйбыз. Бу әкияттә сертотмас үрдәк күргән бер кошына, хайванына, ерткычына озын-озын итеп яңа хәбәрләр сөйләргә бик ярата икән. “Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим”,- дип башлап китә торган булган ул сүзен. Яраса ярамаса да барсында сөйләгән. Хуҗасының йортны калдырып чыгып китүе турында да сөйләп биргән. Иптәшләре үрдәкне хуҗасын эзләргә җибәрүен дә әйткән. Соңыннан үрдәк үзе дә бәлагә тарый, төлке үрдәкне үзенең балаларына алып кайта “Үрдәк ите бигерәк тәмле була икән!”- дип, алар, авызларын ялый-ялый ашап та ташлаганнар. Әкиятнең асылы шунда, йорттагы хәбәрне бөтен кешегә сөйләргә ярамый. Әти – әниең әйткән сүзләрне үзеңдә саклый белергә кирәк. Гаиләгә авырлык китермичән , аларның ышанычлы кешеләре булып яшәргә кирәк.
Эшнең актуальлеге шуның белән билгеләнә.
Минем максат:
Татар халык авыз иҗаты һәм А.Алиш әкиятләре аша иптәшләремдә дуслык, татулык, сер саклау тәрбияләү; китапка мәхәббәт, әдәби әсәрләр укуга омтылыш тәрбияләү.
Куелган максатыма ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләдем:
Эшебезнең структурасы куелган максат-бурычларга туры китереп төзелде. Ул кереш, төп өлештән, йомгактан, кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.
II. Абдулла Алиш – бөек әкиятче.
Абдулла Алиш – татар балалар әдәбиятының атасы. Әдәби жанрларның ул тотынып карамаганы юк диярлек. Ул барысын да илһамланып яза, үзенең иҗатының иң зур өлешен нәниләргә багышлый.
Шулай да Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр – ул әкиятләр. 1934 елда «Пионер каләме» журналының 2 нче санында басылган «Капкорсак патша» исемле беренче әкиятеннән соң, Абдулла Алиш 25 ләп әкият яза һәм авторлаштырып тәрҗемә итә. Алар төрле газета-журналларда басылалар. «Нечкәбил» (1937), «Әкиятләр» (1937, 1939), «Ана әкиятләре» (1940—1941) исемнәре белән аерым китаплар булып та чыгалар.
Язучының чын таланты әкиятләр жанрында ачыла. Алиш әкиятләрнең балаларга тәэсирен, бу нигездә тәрбияләүнең халык педагогикасында иң отышлы алымнарның берсе булуын аңлый.
Алишның әкиятләре төзелеше ягыннан җыйнак, уку өчен кызыклы, җиңел, музыкаль аһәңле, ритмлы, эчке рифмалар белән тулы. Әкиятләрен иҗат иткәндә, Алиш үзен шагыйрь итеп тә таныта. Кыска җөмләләрдә олы, тирән фикер әйтелә. Болар барысы да аны прозадагы шагыйрь итеп күрсәтәләр. Нәниләр психологиясенең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, аларның зәвык-теләкләрен аңлап, балалар яратып укырлык гүзәл әсәрләр язып калдыра язучы-әкиятче Абдулла Алиш.
Гарәфи Хәсәнов «Ярышып яза идек» дип аталган истәлекләрендә:
«Алиш бала чактан олы дустым булды. Безнең бу соңгы очрашу булды. Ул иң яңа әкиятен укыды. «Кара карганың кара баласы»дип аталганны. Мин шунда менә нәрсә аңладым: Алиш иҗади яңа юнәлешкә борылды! «Нечкәбил» белән «Ана әкиятләре» – болар шуңа мисал ләбаса! Бердән, ул шулай педагогик әсәрләр дә язачак һәм, икенчедән, кош-кортлар турында да язып туктамаячак. Аларга фәнни якын киләчәк. Ул шунда мине ярышырга чакырды. Темалар уртак булыр дип, ләкин кайсыбыз әйбәтрәк язар дип, бары тик теле белән генә әйтмәде, миңа елмаеп карады», - дип җылылык белән искә алабөек әкиятчебезне.
Сугышка кадәр балаларга атап язган әсәрләре һәм тоткынлыкта иҗат иткән ялкынлы шигырьләре, әкиятләре белән Абдулла Алиш бүген дә халык күңелендә яши. Әсәрләре кат-кат басыла, яратып укыла. Алар арасында тәрбияви әһәмияте ягыннан «Ана әкиятләре» аерым урын тота. Абдулла Алишның «Ана әкиятләре» сериясе 1939 елда «Яшь ленинчы» газетасының 1 февраль саныннан башлана. Моңа кадәр инде ул, шактый санда әкият һәм хикәяләр язып, балаларның яраткан язучысы булып таныла.1939 елның 1 февралендә «Яшь ленинчы» газетасында басылган «Каз белән Аккош» һәм «Куян кызы» — «Ана әкиятләре»нең беренчеләре. Нәниләргә атап язган кереш сүзендә автор болай ди: «Рөстәм әле бик кечкенә, аңа бары биш кенә. Шулай булса да, ул үзе песи баласы кебек бик шаян: җитмәгән җире, сөйләмәгән сүзе, эшләмәгән эше юк. Әнисе Рөстәмне бик ярата. Береннән-бере кызыклы әкиятләр сөйли, матур-матур көйләр көйли. Рөстәм бу әкиятләрне бик яратып тыңлый, кайберләрен отып та ала, бакчага баргач, иптәшләренә дә сөйли. Ул әкиятләрне минем дә тыңлаганым бар. Миңа да ошыйлар. Сезгә ошармы икән соң алар?
Болардан соң Абдулла Алиш, «Ана әкиятләре» бәйләменнән» дип, кече яшьтәге балалар өчен тагын берничә әкият язып бастыра. «Чукмар белән Тукмар», «Бик яхшы сабак алды Ябалак», «Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык», «Песиләр һәм күселәр», «Тырышлык — зурлык, ялкаулык — хурлык» — шундыйлардан.
Бу әкиятләр балаларга аңлаешлы йөгерек телдә язылуы белән дә, тәрбияви әһәмияте белән дә шул вакытларда ук игътибарны җәлеп иткәннәр һәм яратып укылганнар. Тиздән аларны аерым китап итеп чыгару һәм рус теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе күтәрелгән. Бу хакта шул елларда Татарстан китап нәшриятында яшьләр-балалар редакциясе мөдире булып эшләгән, соңыннан тәнкыйтьче һәм әдәбият галиме булып танылган Хәсән Хәйри үзенең истәлекләрендә болай язды: «...Ниһаять, әкиятләр җыентыгын чыгару кирәклеге туды. Бу тәкъдимне без хуплап каршы алдык. «Ана әкиятләре»нең татарча китап булып чыгуын көтеп тормыйча, бер үк вакытта русчага тәрҗемә итәргә бирдек. Рус теленә тәрҗемәне, чын күңелдән бирелеп, Александр Бендецкий эшләде. Шулай итеп, Алишның иң атаклы, хәзер инде күп тапкырлар басылган, укучылар арасында киң танылган «Ана әкиятләре» китабы ике телдә бер үк вакытта (1940—1941 елларда) дөньяга чыкты. Русчасы хәтта алдарак та басылган иде...»
1941 нче елда «Ана әкиятләре»нең аерым китап булып дөнья күрүе уңаеннан, «Язучы һәм көрәшче» исемле мәкаләсендә тәнкыйтьче Г.Кашшаф язучының әкиятләренә югары бәя бирә: «Яшьтә язылган – ташта язылган», - ди халык, ул җуелмый да, кырылмый да. Алишның әкиятләр иҗат итүе нәкъ шул принципка нигезләнеп, кайгыртучан ана омтылышыннан чыгып язылганнар. Изге ана үзенең сөекле баласын үскәч ничек итеп күрергә тели – шул юнәлештә аңа тәрбия бирә. А.Алиш та, түземлек белән баласына тәрбия биргән ана кебек, баланың рухын сафландыра, күңелен нурландыра торган фикерләрне әкият теленә салып бирә.» [«Тылсымлы хикәяләр», ТАРих, 2003, 11бит]
Шунысын да әйтергә кирәк: бу китапта 1938 елда язылган «Сертотмас Үрдәк» әкияте дә бирелгән һәм «Ана әкиятләре» циклына кереп киткән (русчасы — Александр Бендецкий тәрҗемәсендә). Баласын һәрьяктан тәрбияле итеп күрергә теләгән ана исеменнән сөйләтелгән бу әкиятләр әниләр өчен дә, нәниләр өчен дә кыйммәтле бүләк булды.
Әйтеп үтелгәнчә, бу әкиятләр, китап булып тупланып, 1940—1941 елларда рус һәм татар телләрендә басылганнар. 1956 елда китапның рус телендә икенче басмасы дөнья күрә. Шуннан бирле алар язучының «Сайланма әсәрләр»ендә һәм төрле җыентыкларда басылып киләләр, кайберләре үзләре генә аерым бер китап булып та чыктылар: «Песиләр һәм күселә», «Бал корты һәм Шөпшә», «Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык» һ.б. «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» әкияте «Лошади» дигән исемдә Г.Кәримова тәрҗемәсендә бирелде. «Куян кызы», «Мактанчык Чыпчык һәм Тыйнак Сыерчык» кебек әкиятләрне дә камилрәк тәрҗемә итүчеләр табылса, тагын да яхшы булыр иде.
«Ана әкиятләре»нең А.Алиш үзе төзегән беренче басмасыннан соң 60 елдан артык вакыт үткәч чыгарылган китап татарча икенче басма буларак чыкты. Традиция буенча, бу әкиятләр бүген дә ике телдә һәм беренче басмада урнаштырылган тәртиптә бирелде.
Абдулла Алиш әкиятләренең күпчелеге күләменең кечкенә булуы белән аерылып тора. Мәсәлән, «Чукмар белән Тукмар» , «Куян кызы», «Бикбатыр белән Биккуркак» һәм башкалар. Үзәккә бары бер – төп сюжет сызыгы гына куела. әмма гади генә вакыйгага һәм детальләрнең һәрберсенә автор тирән мәгънә сала. Композиция ягыннан да аның әкиятләре төрле, үзенчәлекле. Мисалга, «Сертотмас үрдәк»тә төп геройларның төрле җәнлекләр, кош-кортлар белән очрашуы очраклы түгел, ә композицион яктан дәвамлылык. Бу вакыйгаларда төп фикерләр яшерелә, ә нәтиҗәдә, бу укучыларга психологик яктан тәэсир итә, мавыктыра. Тормышның чынбарлыгы әкияти шартлылык белән үрелеп китүе, рифма, ритм, шигъри тел авторның осталыгын билгели.
Әкиятченең күп әсәрләре хайваннар тормышыннан алып язылган. Бу төр әкиятләрдә язучының табигатькә булган мәхәббәте, аны яхшы белүе, матурлыкны башкаларга да җиткерү омтылышы, гадилеге күзгә ташланып тора. Ул вакыйгаларны катлауландырмый, әмма әкиятләр фикер һәм фантазиягә, хисләргә бай. Алар гадилек белән сюжет барышында тыгыз үрелә.
Алиш еш кына әкият исемнәрен халыкның мәкаль-әйтемнәренә нигезләнеп куя, нәтиҗәдә, контрастлык, парлы төшенчәләрне бу иҗатта еш күрергә була. Мәсәлән, «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык» «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» һ.б. Бу әйтергә теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп әйтергә ярдәм итә. Кешеләргә хас сыйфатларны Алиш төрле җәнлекләргә, кош-кортларга күчерә, ләкин аларның да төп үзенчәлекләрен саклый. Шулай итеп, оста рәссам буларак, автор кош-корт, җәнлекләрнең хәтердә калырдай образын тудыра. Шуңа күрә баланың геройлар белән бергә шатлануы яисә бәхәскә керүе, сөйләшүе гаҗәп түгел. Аның әсәрләрендә традиционлык та көчле. «Капкорсак патша» – ачык мисал.
А.Алиш әкиятләрен схематик характерда төрләргә бүлеп карарга мөмкин: баланы тирә-юнь, табигать белән таныштыру, ягъни танып – белү; тәрбияви һәм матурлыкны аңлау – эстетик максатларны күздә тотып язылган әсәрләр.
Абдулла Алиш әкиятләре беркадәр дидактик әсәрләргә якын. Ләкин аларда коры үгет-нәсыйхәт кенә түгел, фикер әдәби чаралар, сурәт, образ, пейзаж ярдәмендә җиткерелә һәм әкиятләрнең уңышын билгели. Биредә төп геройлар - укучы бала кебек үк тәҗрибәсез кош-корт яки хайван балалары.
«Ана әкиятләре» гаҗәп киң программаны эченә алырга тиеш иде. Язучы әле шул юлда илһамланып эшли иде...» [А.Алиш. «Сайланма әсәрләр» китабына язылган кереш мәкаләдән, 1957 ел ]
Тик бу планнар тормышка ашмыйча кала, дәһшәтле сугыш Абдулла Алишның иҗат планнарын өзә, һәм берничә ел Алишның исеме билгесезлеккә төренә... Аның якты исемен Туган илебезгә көрәштәшләре, дуслары, бергә әсирлектә газап чиккән тоткыннар алып кайта. Бельгияле антифашист Эмиль Мэйзон, Фәрит Солтанбеков, Газыйм Кадыйров, Нигъмәт Терегуловлар ярдәм итә аларның иҗатын һәм намуслы исемнәрен халкыбызга кайтарырга.
Абдулла Алишның әсирлектән илгә табыш булып кайткан шигырьләре турында, күп булмаса да, инде язылды. Ә менә аның тоткынлыкта иҗат иткән әкиятләре турында мәгълүмат юк дәрәҗәсендә.
Шулай да «Мәдәни җомга» газетасының 2008нче елның 5 сентябрь санында басылып чыккан «Чынга ашкан әкият» мәкаләсендә Рафаэль абый Мостафин Седльце лагеренда (Польша) А.Алиш белән бергә тоткынлыкта булган татар кешесе Газыйм Кадыйров истәлекләренә нигезләнеп, болай дип яза: «Шундый авыр шартларда яшәүләренә дә карамастан, А.Алиш поход капчыгында таушалган калын дәфтәр белән каләм йөртә. Нимес сакчылары күрә алмастай урын таба да нәрсәдер яза. Иптәшләре аңа комачауламаска тырышалар. Г.Кадыйров үзе дә кечкенәдән җыр, шигырь ярата, әкият сөйләргә һәвәс була. Шуңа ул Алиш язганнарны кызыксынып тыңлый. Автордан рөхсәт сорап, берничәсен күчереп тә ала. Г. Кадыйров, башка әсирләргә сөйли-сөйли, аларны ятлап чыга. А.Алишның үзенә дә яттан укып күрсәтә. Шунда Алиш аңа соңгы үтенечен әйтә: «Үтенечем шул: хәтердә калган шигырьләрне кәгазьгә теркәп, Татарстан Язучылар союзына тапшыр».
Г.Кадыйров шагыйрьнең бу гозерен үти. Илгә кайту белән, Язучылар союзына тапшыра. Алар әллә ни күп түгел – нибары 7-8 шигырь. Моннан тыш, Г.Кадыйровның әйтүенә караганда, Алишның проза әсәрләре дә булган. Күрәсең, ул көндәлек алып барган, нәсерләр дә язган. Шундыйларның берсе, «Сандугач» исемлесе, туган ягының табигате турында булган. Алиш әкиятләр дә язган. Шуларның берсе Г.Кадыйровның хәтеренә аеруча уелып калган. Аның эчтәлеге болайрак.
Явыз кара елан, керпене әсир итеп, җир астындагы караңгы, сасы базда тота. Керпе берни дә эшли алмый – елан аны көн-төн саклый, качып котылырга бернинди әмәл юк. Шуннан керпе әкренләп еланга якынрак елыша, җаен туры китереп, энәләре белән чәнчеп-чәнчеп ала. Еланның тиресе тишкәләнеп бетә. Елан ысылдый-ысылдый да, ахырдан оясын ташлап чыгып качарга мәҗбүр була.
Кадыйровның әйтүенчә, бу әкиятнең мәгънәсен әсирләр яхшы аңлаган, кичләрен учак янында җыелышып утырганда, аны бер-берсенә сөйли торган булган. Фашистларның асылын аңлаган әсирләр, качарга план коралар. Шундый көннәрнең берсендә, Берлиннан бер төркем татар мөһаҗирләре килеп төшә һәм әсирләрне, берәм-берәм чакыртып, әңгәмәләр үткәрә башлый. Абдулла мондый «әңгәмә»ләрдән соң кара көеп, кәефе кырылып кайта. Озак уйланып йөри, иптәшләре белән киңәшә һәм Берлинга китәчәген белдерә. Иптәшләренең ризалашмаганын күргәч: «Керпенең елан өнендә нәрсә эшләгәнен хәтерләмисеңме?» – дип, Г.Кадыйровка читләтеп җавап бирә.
Димәк, сөекле әкиятчебез А.Алиш үзенең әкиятләре белән дошманга каршы көрәш алып барган. Газаплы әсирлек шартларында да ул дошман алдында тез чүкмәгән, көрәшчеләр сафында булган, тирән лирик кичерешләр белән сугарылган шигырьләр, әкиятләр иҗат итәргә дә үзендә рухи көч тапкан.
Берничә еллар буе Алишның язмышы билгесез кала. Бернинди хәбәр килмәгән чакларда да өметен өзмәгән Абдулла Алишның әнисе Газизә апа!
Алар югалсалар да,
Калкып чыгарлар әле,
Дошманнарны себереп түккәч
Балкып чыгарлар әле, - дип яза ул үзенең шигырендә. Чынлап та, сугыш
бетеп, «дөнья тынып калгач» кына аның язмышы ачыклана.
Соңгы сулышына кадәр газиз халкына һәм Ватанына тугрылык саклап, көрәштәш иптәшләре белән бергә, илебез азатлыгы өчен гомерен биргән безнең сөекле әкиятчебез!
III. Алиш әкиятләренең актуальлеге һәм әһәмияте.
А.Алишның әкиятләрен укып, һәркем я гыйбрәт ала, я чын күңеленнән соклана. Язучы-әкиятчебезнең күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган. Шул ук вакытта аларда ниндидер серлелек тә бар. Ә серлелек балаларны һәрвакыт үзенә тарта. Шуңа күрә дә бөек әкиятчебезнең китаплары кибет шүрлекләрендә тузан җыеп ятмый, укучыларны үз дөньясына тарта, мавыктыра, балаларда халкыбызның борынгыдан килгән асыл сыйфатларын – тырышлык, эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек, ярдәмчел булу, һәр эшне җиренә җиткереп эшләү кебек сыйфатларын тәрбияли. Әкиятләре аша Алиш балаларны табигать һәм тормыш-көнкүреш шартлары белән таныштыра, төрле матур гадәтләргә, ата-аналарны һәм олыларны хөрмәт итү, гаделлек, намуслылык, батырлык, тыйнаклык һәм башка күркәм сыйфатларны булдырырга тырыша.
Балалар өчен табигатьтәге һәр күренеш – серле һәм кызыклы, һәрнәрсә - яңалык. Алиш әкиятләренең төп геройлары да – бөҗәкләр, кош-кортлар, җәнлекләр... Аның иҗатындагы табигатькә соклану, аңа мәхәббәт уяту табигатьне саклау темасы белән бергә үрелеп бара.
Бөек әкиятчебезнең гомерен палач балтасы өзсә дә, ул бүген дә безнең арабызда Ул үз халкына хезмәт итә. Үзенең батыр образы һәм якты әкиятләре белән яшь буында батырлык, гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә, туган халкыбызга һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли; бердәм, тату булырга чакыра, горурлык хисләре уята.
Гомумән, Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип.
Әкиятче, язучы абыебыз арабызда юк инде. Ләкин аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль.Аларны укып һәркем соклана. Алар хәзер дә матбугатта басылып килә. Күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган.
Әйе, Абдулла Алиш, чыннан да – безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.
Кулланылган әдәбият:
1. А.Алиш «Әкиятләр», Казан, атарстан китап нәшрияты, 1998
2. А.Алиш, Ә.Бикчәнтәева «Тылсымлы хикәяләр» ТаРИХ, 2003
3. Балалар язучылары. Абдулла Алиш // Мәгариф. – 2002. – №6. – Б. 47–48.
4. »Мәгърифәт» газетасы № 42, 2008 ел
5. «Мәдәни җомга» газетасы, №35 2008 ел
6. «Мәйдан» журналы №8 2008 ел
7. «Мирас» журналы №8 2008 ел
8. И.Г.Сөнкишева «Алиш язучы да, батыр да», әгариф нәшрияты, 2001
Усатый нянь
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
А теперь — мультфильм
Рисуем крокусы акварелью
Рисуем гуашью: "Кружка горячего какао у зимнего окна"