Хикэя "Минем бабам", Хабибрахманова Азалия, 12 яшь
Вложение | Размер |
---|---|
hikeya_minem_babam.doc | 26.5 КБ |
Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Девятерня авылы
Хабибрахманова Азалия Айрат кызы, 6 класс
Минем бабам.
Минем сезгә үземнең бабам турында сөйләп китәсем килә.Тыңлагыз әле.
Нәҗип бабам 1905 елда Әгерҗе районы Девятерня авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елның 12 апрелендә сугышка китә. Ул Ленинград өчен барган сугышларда катнаша. Нәҗип бабай пулеметчик була. Ул үзенең башыннан кичкән вакыйганы бик еш искә ала. Боларның сулары бетә. Сугышчыларның бик тә эчәселәре килә башлый. Нәҗип бабамны бер иптәше белән суга җибәрәләр. Судан кайтканда фашистлар боларны күреп ут ачалар. Иптәше шунда ук үлә, ә Нәҗип бабай чокырга ава һәм аңын югалта. Күпмедер ятканнан соң ул аңына килеп частьларына кайта. Кайтып җиткәч, шакката. Анда бик күп снарядлар, бомбалар шартлаган. Шушы шартлаулардан күпме кеше һәлак булган.
Нәҗип бабай үлгән кешеләр арасыннан “ Исәннәре юк микән “ дип , “ Ярдәм итә алмаммы” дип эзли башлый. Шунда ыңгырашкан тавыш ишетә. Барып караса, анда яраланган командиры һәм берничә яраланган солдатны күрә. Шуннан аларга ярдәм итәргә ашыга.
Нәҗип бабай бер бәрелештә үзе дә яралана. Аны госпитальгә җибәрәләр. Ә госпитальдән терелеп чыккач, аны алгы сызыкта яраксыз дип табалар. Шуның өчен аны сугышчыларга ашау пешерүче итеп билгелиләр. 1944 елда Нәҗип бабай туган үскән җиренә кайта. Авылга кайткач ныклап колхозда эшли башлый. Атчы да, тегермәнче дә, амбар мөдире булып та эшли. Нәҗип бабай Бибиҗан әбием белән 1 кыз, 4 ул үстерәләр.
Бабам минем өчен үрнәк иде. Ул 87 яшендә вафат булса да, минем күңелдә әле һаман да яшь килеш саклана.
О падающих телах. Что падает быстрее: монетка или кусочек бумаги?
Сладость для сердца
Пчёлки на разведках
Рисуем белые грибы пастелью
Вода может клеить?