Эссе Туган авылым
Вложение | Размер |
---|---|
konkurs_selo.docx | 19.62 КБ |
Туган авылым.
Эссе.
4 сыйныф укучысы Садыков Илсаф Флорид улы
Җитәкче: Сәмигуллина Гөлсем Малик кызы
Азнакай муниципаль районы
Урманай урта гомумбелем бирү мәктәбе
Туган авыл-газиз туып үскән җир. Монда ата-бабаларым, әби –бабайларым, әнкәй-әбиләрем гомер иткәннәр. Һичшиксез, һәрбер кешегә үз туган ягы кадерле. Миңа үз туган җирем якын һәм сөйкемле. Анда саф һава, бик матур кырлар, урманнар, болыннар, таулар, елга-күлләр бар. Туган ягым табигате турында никадәр генә язсам да, аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Шулай ук изге күңелле халкы, бай тарихы белән дә аерылып тора минем яраткан авылым.
Мин Азнакай районы Урманай авылында туганмын.Хәзерге вакытта Урманай мәтәбенең 4 нче сыйныфында белем алам. Кечкенәдән үк авылымнан аерыла алмыйм мин. Бәлки, нәрсә бар инде шул авылда, диярсез. Бар шул,бар. Кая гына барсам да озак тора алмыйм. Кайтасым килә. Кайту белән башта ишек алларын урап чыгам, аннан урамга чыгып авылымны күзәтәм.Мин булмаган вакытта авылымда үзгәрешләр булмаганмы, янәсе. Берәр үзгәреш күзгә чалынса, сөенәм дә, шул ук вакытта укенеп тә куям. Авылымнын матурлыгын тауга менеп күзәтүне кулайрак күрәм мин. Авыл синең уч төбеңдә. Авылымның киң кырлары, болыннары синең куз алдыңда җәелеп ята. Әни яратып карый торган һинд әртисләре килеп кино төшерсәләр дә була. Туган якның назлы җиле синең битеңнән сыйпый,ә син иркәләнәсен. Кылганнары моңлы көй язганнар да сина башкарып күрсәтәләр.
Авылымны икегә ярып Стәрле елгасы ага. Әни: “Елгабыз элек бик киң,тирән иде. Көймәдә йөзәргә була иде. “-, ди. Ә хәзер ул нишләптер саеккан. Шулай булса да анда су керү безгә рәхәтлек бирә.
Таңны каршылау –үзе бер рәхәтлек. Әтәч кычкыруга торасын. Йокы килсә дә түзәргә туры килә. Бу халәт битне салкын су белән юганчыга тиклем генә. Әнкәй сыерны сауган, көтүне куарга әзерләнә. Югары очтан малларның килүен көтә. Менә алар да куренде. Сөтләчкәй акрын гына атлап капкадан чыгып китеп калганнарга кушылды.
Тау артыннан күзләрне чагылдырып чыккан кояш, авылны узенең нурлары белән кочып ала. Тургай тавышы ишетелүгә күккә карыйсын. Баш очында туктап ул сина матур җырын сайрый.
Туган авылымның табигате генә түгел,батыр эшчән авылдашларымны да сагынам мин. Курше Өлфәт абый тракторын таңнан кабыза, ә өенә караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Авылыбыз фермасы малларына азык ташый ул. Кышын да, җәен дә хезмәттә. “Хезмәт яшәтә дә,яшәртә дә!”- дип көлә ул.Танылган язучы Гариф абый Галиев та минем туган авылымнан. Без-авылдашлар. Аның әсәрләрен кемнәр генә укымаган соң? Бик күпләрдер мөгаен. Авылыбызның иң озын урамы, авылыбыз китапханәсе язучыбызның исемен йөртә. Гариф абый Галиевнең әсәрләренең төп темасы — авыл, анда булган тарихи вакыйгалар, үзгәрешләр, аның үткәне, бүгенгесе .Мин авылым белән,аның кешеләре белән горурланам.
Менә килер бер көн. Мин дә үсеп буйга җитәрмен.Авылымны ярату хисем артканнан арта барыр. Әтием әйтә: “Авылны яратып кына калырга түгел,ә аны үстерү өстендә дә эшләргә кирәк. Улым, күрәсенме, бик күп авыллар юкка чыгып бара. Әгәр без авылыбызны ташласак, үстермәсәк, безнең авыл да бетәчәк,”-ди. Ә мин авылымның бетүен, югалуын теләмим. Димәк, мина авылымны яшәтергә, үстерергә, сакларга кирәк. Эссемны укытучым Сәмигуллина Гөлсем Малик кызының “Тауларым” дип аталган шигыре белән тәмамлыйсым килә. Авыллар яшәсен, яшәрсен!..Ә монысы безнең бурыч, димәк.
Тауларым.
Туган авылым матурлыгын
Күрәсең килсә әгәр,
Иренмичә мен син,дустым,
Шушы тауларга кадәр.
Күкрәк тутырып киң сулап ал
Туган авылым һавасын.
Шунда тоярсың дәрт-дәрманны,
Шунда алырсын дәвасын.
Кылганнары ипләп кенә
Моңлы көйләрен көйләр,
Шул урында ятып йоклап китсәң,
Алар әкият сөйләр...
Менә бит ул минем туган авылым,
Менә минем шушы учларда.
Ә тарихы аның, Әсәй карттан калган
Горур торган шушы тауларда!
Әнә минем туган үскән йортым,
Әнә минем күрше-күләннәр,
Әнә минем нәни чакларымнан,
Балачактан күргән-белгәннәр.
Әнә Стәрлем, мине үз суында
Чыныктырып алган зур елгам.
Балачакта тирән тоелса да
Хәзер никтер тездән ул калган?!
Әнә елга буен ямьләндереп
Тезелеп киткән гүзәл талларым!
Әнә дулкын-дулкын , келәм җәйгәннәрме,
Тибрәләләр басу-кырларым!!!
Әнә, дуслар, балачагым йөгерә
Туздырган да җилдә чәчләрен.
Кулларымны сузам, дәшкән булам,
Күздән чыга никтер яшьләрем...
Ашыксам да шушы чал таулардан
Басып торам никтер төшәлми...
Сихри көче барын шул тауларның,
Тарту көче барын сизәм мин.
Үткәннәрне син исеңә
Төшерәм, дисәң әгәр,
Иренмичә мен син,дустым,
Шушы тауларга кадәр!!!!
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Рукавичка
Северное сияние
Почта
Снежная зима. Рисуем акварелью и гуашью