стихотворение "Яфрак"
Вложение | Размер |
---|---|
yafrak.doc | 20.5 КБ |
Яфрак
Яз җиткәч, агачларда бөреләр,соңнан яфраклар күренә башлый. Быел да шегалдыбызда үскән каен яфрак ярды. Ләкин аның бер яфрагы гади түгел, ә бик кызыксынучан булган. Аның яныннан очучы кошлардан ул: “Кошкайлар, әйтегезче, шул авыл артында нәрсәләр бар?”- дип сорый торган булган. Ул шул ук сорау белән кояшка да мөрәҗәгать иткән. Тычканны күрсә, аннан да кызыксынган. Тик алар яфракка төрлечә җавап биргәннәр. Тычкан кырлар турында, кошлар һәм кояш чиксез киңлекләр турында сөйләгәннәр. Яфрак аларны моңсуланып тыңлаган. Ә көз җиткәч, көчле җил яфракны агачтан өзеп, еракка-еракка илтеп ташлаган. Һәм яфрак күрергә хыялланган җирләрне үз күзе белән күргән.
Гафурова Гөлназ, 7 сыйныф
«Яндекс» открыл доступ к нейросети "Балабоба" для всех пользователей
Сочини стихи, Машина
Лист Мёбиуса
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Лиса Лариска и белка Ленка