статья в газету "Янарыш"
Вложение | Размер |
---|---|
gailm_tarihy.doc | 24.5 КБ |
Гаиләм тарихы
Мин күптән түгел “Гаиләм тарихы” (История создания моей семьи) проект эшен яза башладым. Мине бу тема бик кызыксындырды. Башта мин әти-әнине, аннан соң әби-бабайларга барып, алардан сораштырдым. Кызганычка каршы, карт әби-бабайларыи исән түгел инде. Мин туганда, Муса бабамның әти-әнисе исән иде әле. Карт бабай 2012 елда 84 яшендә үлде, ә карт әбием быел 91 яшендә вафат булды. Проект язганда мин күп кенә яңалыклар белдем. Әни яктан шәҗәрәбез белән таныштым, сигезенче буынга кадәр бабаларымны белдем. Бу шәҗәрәнең үзенчәлеге бар: анда хатын-кызлар язылмаган. Ә әтием яктан шәҗәрә юк. Шуның өчен без аны төзи башладык. Һәм 4 буынга кадәр барып җиттек. Шулай ук, эзләнү эшен алып барганда, мин Йосыф бабам турында күп нәрсәләр белдем. Ул кешеләрне дәвалаган. Аның янына Удмуртиядән генә түгел, башка регионнардан кешеләр килә тоган булганнар. Әле бабам үлгәннән соң да килүчеләр күп булган. Дәвалаган кешеләрнең туганнары Йосыф бабамны әле хәзер дә рәхмәт әйтеп искә алалар. Әниемнең әтисе – Муса бабам да авылыбызда хөрмәтле кеше. Ул – җырчы. Баянда да, гамунда да оста итеп уйный. Әтиемнең әтисе – пожарный. Ул кешеләрне уттан коткара.
Мин шундый бабайларым булуы белән горурланам.
Касимов Айнур.
Лиса и волк
Осенняя паутина
Рисуем зимние домики
Щелкунчик
Два петушка