Аяз Гыйләҗев прозасында сугыш чоры авылы кешеләренең батырлыгы.
Слайд 1
АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ ПРОЗАСЫНДА СУГЫШ ЧОРЫ АВЫЛЫ КЕШЕЛӘРЕНЕҢ БАТЫРЛЫГЫ Мостафин Камил , 10 А сыйныфы Ф әнни җитәкчеләр : татар теле һәм әдәбияты укытучылары Хәйретдинова Г.Н., Идрисова Л.М. КАЗАН 2020Слайд 2
Эшне ң актуал ь леге Тылда фидакарь хезмәт куйган хатын-кыз, әби-бабай һәм аеруча яшүсмерләр ничектер игътибар үзәгеннән читтәрәк кала килде. Шуңа күрә теманы актуаль һәм кирәк дип таптык. 2
Слайд 3
Эшне ң максаты Аяз Гыйләҗев «Дүртәү», «Язгы кәрваннар» повестьларындагы тыл геройларының рухи батырлыгын тасвирлау үзенчәлеген өйрәнү. Бурычлар : Аяз Гыйләҗевның тормыш юлын өйрәнү; Язучы иҗатынына караган фәнни хезмәтләр белән танышу; Аяз Гыйләҗевның «Дүртәү», «Язгы кәрваннар» повестьларын анализлап, нәтиҗәләр чыгару. 3
Слайд 4
Тикшеренү метод һәм алымнары: фәнни-теоретик тикшеренү методы автобиографик, тарихи мәгълүматларны өйрәнү әдәби-текстологик анализ методы төрле чыганаклар белән эшләү алымы
Слайд 5
Батырлык - и. 1) Батыр булу сыйфаты, курыкмаучанлык, кыюлык. 2) Батырчылык, тәвәккәллек. (134 б., I том.) « Батырлык ул – рухи матурлык . Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән . Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге күңелләрдән мәңге җуелмас ». Минтимер Шәймиев
Слайд 6
Әсәрләрдә рухи батырлык дәлилләре : 1.Сугыш китергән сынауларны җиңү; 2. Заман авырлыкларына карамыйча, Кеше булып калу; 3. Бала гына булуга карамастан, җаваплылыкны үз өстенә алып, аны үтәү. 6
Слайд 7
«күкнең төбе тишелгәндәй» яңгыр коя; « майланмаган арбага төялгән чи көлтәләр » ; « хәлсез ач атлар » ; « авыр , газаплы , рәхимсез юл … »; « күшеккән », « ач », « ялангач » юлчылар; « эчләренә салкын төшкән » малайлар; « балчык казый-казый тырнак аслары канга баткан … » яшүсмерләр; « шыксыз дөнья ». «Дүртәү» әсәрендә сугыш тудырган фаҗигане тасвирлау үзенчәлекләре:
Слайд 8
«Безнең җилкәгә иң элек гаилә авырлыгы, шуның белән бергә үк колхозның иң авыр эшләре өелеп калды. Ат җиккәндә, көч җитмәгәч, чөелдерек бавын өчәүләп-дүртәүләп тарта идек.... Төннәрен дә бик йоклап үткәрергә туры килми хәзер», - ди төп герой. [4:43]
Слайд 9
« Без ел әйләнесе диярлек Чаллыдан кайтмыйбыз, көзен икмәк илтәбез, язын симәнәгә элеваторга барабыз. Кайчан кушсалар да, вакыт дип, читен дип тормыйбыз, берсүзсез чыгабыз да китәбез. Күнегелгән эш, таңда да кузгалган бар, ярты төндә дә, атлар гына хәлле булсын, алар чыдасын, без карышмыйбыз, безнең эшебез шул, яшәвебез шул ... » - ди Ибраһим.
Слайд 10
«җанны өшетә торган салкын кич»; «һәр шинельдә кесә бар, һәр кесәдә кул гына юк... »; «бик алҗыткыч, бик дәһшәтле кара март бураннары»; «атлар өрлектә, кешеләр ятим... »; «атлар ыңгыраша»; «өс-башыбыз таланган, йолкынган»; «ябык идек без, ямьсез идек...». «Язгы кәрваннар» әсәрендә сугыш чоры фаҗигасен тасвирлау үзенчәлекләре
Слайд 11
Йомгак 1941-1945 елларда ил өстенә ябырылган афәт авыл кешеләрен 4 ел буена сынаган. Менә шул чорның шаһиты буларак А.Гыйләҗев үзе дә бар. Әсәр геройлары: яшүсмерләр, хатын - кызлар, карта-коры сугыш чоры татар авылының әхлак үрнәге , гаиләләрдә дөрес тәрбия алган, хезмәттә чыныккан, эшкә батыр, курку белмәс хезмәт батырлары . «Язгы кәрваннар» повесте, безнеңчә, тыл геройларына куйган мәңгелек һәйкәл ул.
Слайд 12
Библиография Ахунов Г. Язучы һәм заман // Казан утлары.-1998.-№1.-119 б. Галимуллин Ф. Таза орлыклар // Аяз Гыйләҗев: сайланма әсәрләр.-Казан: Хәтер нәшр.-26 том.-7-13б. Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр.- Казан: Хәтер нәшр.-2004.-26 том.-40-85б. Гыйләҗев А.А. Яра. Повесть // Әсәрләр, дүрт томда. IV том: Роман. Повесть. Казан: Тат. кит нәшр., 1994.-344-437 б. 6. Мусин Ф.М. Чынлыкка йөз тотып // Көмеш көзге: әдәби тәнкыйть мәкаләләре.-Казан:Тат. кит. нәшр.,1989.-4-129 б .
Вода может клеить?
Сказка на ночь про Снеговика
Астрономический календарь. Октябрь, 2018
Весенние чудеса
Астрономический календарь. Февраль, 2019