Бу Республикакүләм үткәрелгән "Яшь журналистлар" конкурсында III урын алган эш.
Вложение | Размер |
---|---|
"Кайбыч йолдызы" | 17.03 КБ |
Инсаф Низаметдинов, 14 яшь,
ДББУ «Тәтеш кадет-интернат мәктәбе»,
Номинация «Персона», биографик очерк «Кайбыч йолдызы »
Хәзерге вакытта мин Тәтеш кадет-интернат мәктәбендә укуыма карамастан, туган тел һәм әдәбият фәненнән оештырылган “Иҗат” түгәрәгендә эзләнү эшләре алып барганда, туган ягыма Кайбыч районы Кече Кайбыч авылына әйләнеп кайттым. Аның беренче сәбәбе - Тәтеш районы Олы Тормы авылында туып үскән Маһруй Мозаффария һәм аның улы танылган композитор Мансур Мозафаров турында материал туплау. Маһруй апаның әнисе – минем туган авылымның Төхфәтулла хәзрәт кызы һәм Габдулла Тукайның остазы, Уральскидагы "Мотыйгия" мәдрәсәсе мөдәррисе Мотыйгулла хәзрәтнең апасы икән бит. Икенче сәбәп - 2019 ел театр елы дип игълан ителгәч, мин берсүзсез якташым Галия Кайбицкая турында эзләнүләр алып бара башладым. Шулчак Маһруй апаның энесе Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин Галия Кайбицкаяның әтисе булган икәнен аңладым. Менә шулай итеп, бу ике гаиләнең нәсел җепләре тоташканын ачыкладым. Ачышның да ачышы һәм эзләнүләрне дәвам итәргә зур этәргеч булды бу вакыйга минем өчен!
Татарның беренче Алтынчәче булып танылган Галия 1906 елда Җаек шәһәрендә туа. Аның әнисе Гыйззинас 30 елдан артык мәдрәсәдә кыз балалар укыта. Гаиләнең бай традицияләре Галиянең тормыш һәм иҗат юлын билгеләүдә зур роль уйный. Өйдә скрипка, пианино аһәңнәре тынып тормый, төрле иҗади кичәләр үткәрелә. Әти-әнисенең моңлы тавышын тыңлап, Галия үзе дә җырлап үсә. Габдулла Тукай остазы Мотыйгулла хәзрәт гаиләсендә еш була торган була. Бервакыт бишектәге нәни Галия елаганда ул: “Еламый бит бу сабый, җырлый түгелме соң? Тавышы иллә дә матур, моңлы! Җырчы булыр бу, фаразан ”, — дип әйтә. “Татар Шаляпины” дип атап йөртелгән, беренче профессиональ җырчы-артист Камил Мотыйгый сеңлесе Галиянең табигый сәләтен күреп, аңа сәнгать юлын сайларга киңәш итә. Шулай итеп, 15 яшьлек Галия абыйлары Әдһәм Кайбицкий һәм Хәмит Төхфәтуллиннар тарафыннан оештырылган татар театр труппасы спектакльләрендә катнаша башлый. 1932 елда Казан театр техникумын тәмамлый. Танылган драматург һәм режиссер Кәрим Тинчурин, композитор Салих Сәйдәшев яшь артистканың остазлары була.
1934 елда Г. Кайбицкая Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә укырга җибәрелә, ә 1939 Татар опера театрының төп җырчысына әверелә. Тәүге адымнарын атлаучы театр сәнгатенең күренекле эшлеклеләре: драматурглар — К. Тинчурин, М. Фәйзи, композиторлар — С. Сәйдәшев, С. Габәши, актерлар — Х. Әбҗәлилов, Г. Болгарскаялар белән бергәләп иҗат итү Галиянең иҗади үсешенә, киләчәктә халык күңелендә тирән эз калдырачак милли җанлы актриса, көчле рухлы шәхес булып формалашуына уңай йогынты ясый. ТАССРның халык артисткасы, татар театр сәхнәсенең йолдызы Г. Кайбицкая 1958 елга кадәр М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында опера сәнгатенең үз традицияләрен булдыруда армый-талмый илһамланып эшли. Ул моңлы йомшак тавышы, тәрбиялелеге, чибәрлеге белән башка артистлардан аерылып тора. Тирән хисләрне сизгер йөрәге аша үткәреп, Тинчуринның “Казан сөлгесе”ндә — Мөршидә, “Зәңгәр шәл”дә — Мәйсәрә, Н.Җиһановның “Алтын чәч”ендә Алтын чәч образларын тамашачының күңелен кузгата алырлык итеп башкара. 1940-50 елларда Урыс һәм чит ил операларында бик тә катлаулы партияләрне җырлавы («Риголетто»да Джильда, «Травиата»да Виолетта, «Фауст»та Маргарита) җырчының зур таланты, осталыгы турында сөйли.
Тарихка күз салсак, без анда Җаек һәм төрле фамилияләр каян килеп чыккан икәненә төшенәбез. Кече Кайбычның игелекле халкы XIX гасыр урталарында Галиянең әтисе, ятим калган Мотыйгуллага үз исәбенә мәдрәсәдә, аннары Каһирәдә белем алырга мөмкинлек биргән һәм ул соңыннан Җаекта төпләнеп кала. Авылыбызның сүнмәс йолдызы сәхнәгә менгәч, үз фамилиясен Кайбицкая дип үзгәртә. Ул Кече Кайбычны һәрчак туган авылы дип саный, аның белән горурланып, 1976 елда мондый юллар яза:
Авылым, сиңа омтылдым,
Аерма ипи- тозыңнан.
Зур рәхмәтен кабул күрче
Исемең йөрткән кызыңнан.
Г.Кайбицкая 1993елның маенда Казан шәһәрендә вафат була.
Афонькин С. Ю. Приключения в капле воды
Мастер-класс "Корзиночка"
Интересные факты о мультфильме "Моана"
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
А. Усачев. Что значит выражение "Белые мухи"?