Укучылар язган иншалар
Вложение | Размер |
---|---|
sydsh.docx | 1006.93 КБ |
“Мәмәшир урта мәктәбе” муниципаль бюджет
гомуми белем бирү учреждениесе
Мин солдат булсам...
Язды: 9 нчы сыйныф укучысы
Сабиров Сәйдәш Марат улы
2021
Мин кечкенәдән солдат булырга хыялланам. Әтием, хәтта шаяртып, мине “комбат” дип йөртә. Бу хыялым тормышка ашсын өчен, мин үз-үземне хәзердән үк чыныктырам. Иртәмне зарядка ясау белән башлыйм, турникта тартылам, гантельләр күтәрәм, спорт түгәрәкләренә йөрим. Без төннәрен рәхәтләнеп йокласын өчен, безнең җиребезгә беркем дә явыз ният белән яшеренеп кермәсен дип, көне-төне сакта торалар. Миңа хәзер унбиш яшь. Тагын өч елдан мин дә армия сафларына басармын. 1979 нчы елларда башланып киткән Әфган сугышы күп кенә гаиләләргә олы хәсрәт китерде, яшь егетлэрнең тормышын үзгәртте. Безнең авылдан өч егет бу сугышта катнашкан.
Фаттахов Рафил Миннегали улы 1967 нче елның 12 нче маенда Мәмәшир авылында туа. 1981 нче елда Мәчкәрә урта мәктәбен тамамлап, Кукмараның ДОСААФ та белем ала.1983 нче елның 29 нчы мартында армия сафларына чакырыла, шул елның 6 нчы сентябреннән 1985 нче елның 5 нче августына кадәр Әфганстанда хезмәт итә. Медаль белән бүләкләнә.
Икенче авылдашыбыз - Сабирҗанов Азат Әскәр улы. Ул 1966 нчы елның 3 нче февралендә Мәмәшир авылында туа. Мәмәшир урта мәктәбен тамамлаганнан соң, Казанда белем ала. 1984 нче елда армиягә чакырыла. Әфганстанда хезмәт итә. 1886 нчы елның 7 нче июлендә туган ягына әйләнеп кайта. Медальләр белән бүләкләнә.
Өченче якташыбыз - Хисматов Фәрит Миннегали улы. Ул 1958 нче елның 6 нчы декабрендә туа. 1966-1974 нче елларда урта белем ала. 1979 нчы елның 6 нчы маенда армия сафларына чакырыла, шул ук елны Әфган ягына хезмәт итәргә җибәрелә. 1981 нче елның 27 нче июнендә Әфганстаннан чыгарыла. Медальләр белән бүләкләнә.
Бу сугыш 9 ел 7 атна дәвам иткән. Әфганстан йөрәкләрдә мәңге төзәлмәслек яра булып калды. 1989 елның 15 февралендә безнең солдатлар Әфганстаннан чыгарыла.
Сугыш бетеп ничә еллар үткән,
Әле һаман сызлый яралар.
Сөйгәннәрен көтә тугры кызлар,
Ә улларын көтә аналар.
Әче әфган җиле язмышларны
Телеп үтте. Калды яралар.
Төшләремә керә каһәр сугыш,
Төшләремә керә Кандагар.
Әле безгә бары унтугыз яшь,
Тышта матур, тышта – ямьле яз.
Кургаш яңгырлары явып үтә,
Ә күкләр, соң, күкләр – чалт аяз. (Р.Чураголов)
Илләр дә тыныч булсын, сугышлар булмасын иде!
Эта весёлая планета
Цветение вишни в лунную ночь
Красочные картины Джастина Геффри
Новогодняя задача на смекалку. Что подарил Дед Мороз?
Как представляли себе будущее в далеком 1960-м году