Туган тел, татар теле турында уй- фикерләү.
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_uchen_moy_lyubimyy_rodnoy_yazyk_sochin.doc | 35 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
г. Ульяновска Гимназия №13
"Туган телем –иркә гөлем"
Эшне башкарды:
Валиева Сафия
Укытучы:
Гинятуллина Л.М.
Ульяновск 2019
Минем туган телем - татар теле. Үз телемне мин бик яратам, татар булганыма горурланам. Горурлыгым зур , чөнки борын-борыннан ,әби - бабаларыбыздан килгән татар теле бик бай һәм матур телләрнең берсе. Татар телендә бөтен дөнья күләме буенча җиде миллионнан артык кеше сөйләшә.
Татар теле - төрки телләрнең берсе. Аны белсәң , утызлап телдә аралашырга мөмкин. Үз телемне яхшы белгәнгә күрә, мин башкорт, үзбәк, төрек, казакъ, чуваш һәм башка милләт кешеләре белән сөйләшә , я булмаса аларның ни сөйләгәннәрен аңлый алам. Минем өчен бу бик зур сөенеч.
Татарлар күп өлкәләрдә, төрле дәүләтләрдә яшиләр. 7 миллион татарның күбесе Россиядә яши: Татарстан, Башкортстан, Чувашстан Республикаларында, Ульян һәм Оренбург өлкәләрендә, Себердә дә татарлар саны аз түгел. Кыскасы, татарлар бөтен Россиягә сибелгән. Минем милләттәшләрем чит илләрдә - Финләндиядә, Төркиядә, Австралиядә, Кытайда һәм башка илләрдә дә бар.
Кая гына торсалар да, нинди генә илләрдә яшәсәләр дә, татар халкы үз милләтен, үз телен югалтмаган һәм югалтмаячак дип уйлыйм.
Соңгы елларда татар теленә кызыксындыру һәм мәһәббәт уяту эшләре алып барыла. Шәһәр мәктәпләрендә төрле түгәрәкләр эшләп килә, татар мәктәпләре ачыла, татарча теле һәм радио тапшырулары бар.
Безнең гимназиядә дә " Татар халкының культурасы" дигән түгәрәк бар. Без бу түгәрәккә бик теләп йөрибез. Анда без татар халкының кызыклы булган культурасын өйрәнәбез, әби- бабаларыбыздан килгән гореф гадәтләре белән танышабыз, үз телебездә дөрес һәм матур итеп сөйләшергә өйрәнәбез, татарча әсәрләр укыйбыз, якын туганнарыбызга төрле бәйрәмнәргә үз телебездә котлау открыткалары язабыз.
Ләкин үз телеңне яхшы белер өчен, өйдә дә татарча сөйләшергә кирәк.Гимназиядә мин русча , ә өйдә татарча сөйләшәм. Гаиләбез белән еш кына татар концертларына йөрибез. Әбием белән бергә өлкәбездә басылып чыга торган татарча "Өмет" газетасын укыйбыз һәм татар дөньясында булган хәбәрләр белән танышабыз. Татар һәм рус теленнән башка мин инглиз һәм немец телләрен дә өйрәнәм . Күп телләр белү - минем өчен бик зур бәхет. Күпме генә телләр белсәм дә , үз телем - татар теле минем өчен иң якыны , иң кирәклесе . Без , татарлар , үз телебезне онытмаска , үз милләтебезне югалтмаска тиешбез. Чөнки тел бетсә , милләт тә бетә. Үз халкыма мин ышанам һәм таянам. Без - көчле һәм бөек .Туган тел турында бик күп мәкальләр һәм шигырьләр язылган.Үземнең эшемне татар шагыйре Дөлфәт Маликовның "Туган тел турында" дигән шигыре белән тәмамлыйсы килә:
Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" дип,
Тел ачылгач , үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылмас,
Туган телең әле бу булмас.
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әни!" дип,
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: "Әти!" дип,
Күзләреңә яшьләр тыгылыр -
Туган телең әнә шул булыр!
Хризантема и Луковица
Учимся рисовать горный пейзаж акварелью
Зимняя сказка
Цветок или сорняк?
Дерево в снегу