Б.Тархановка130 яшь тулу уңаеннан иҗади эшләр конкурсына тәкъдим ителгән сочинение
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie.docx | 20.91 КБ |
Ульяновск шәһәре
муниципаль бюджет гомуми белембирүучреждениесе
«Идел буе халыкларының мәдәниятен өйрәнуче 55 нче мәктәп»
Б.Тархановка130 яшь тулу уңаеннан иҗади эшләр конкурсына тәкъдим ителгән сочинение
Ирекле тема:“Татар театры һәм Барый Тарханов”
Башкарды: 9 нчы сыйныф укучысы Ханзарова Әминә Иршат кызы
Җитәкче:Кәримова Гөлузә Вагиз кызы
2022
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Габдулла Тукай
Бүгенге көндә татар театрының дәрәҗәсе турында бик күп фикерләр ишетергә була. Театрның үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында бәхәсләрне телевидение аша күрергә, матбугат чаралары аша тыңларга мөмкинлекләр зур. Театр тарихы, аның башлап йөрүчеләре турындагы белемнәр мәктәп программасында да урын тапкан. Театр-безне яшәргә, фикер йөртергә өйрәтә,телебезне саклый, аннан эстетик ләззәт алабыз. Үткәнебез, киләчәгебез турында фәлсәфи уйларга этәргеч тә бирә ул безгә.
Татар театры тарихының тамырлары бөек шәхесләргә барып тоташа. Боларга:Касыйм Шамил,Хәлил Әбҗәлилов,Гөлсем Болгарская, Галиәскар Камал, КәримТинчурин, якташларыбыз Барый Тарханов, Габдулла Шамуков керә.Бу шәхесләр милли театрга нигез салучылар.
Барый Шиһабетдин улы Гаффаров 1892нче 5 ноябренда Сембер губернасы Сембер оязе Олы Тархан авылында туган.
Барый Тархановнын ижат эшчәнлеге 1908 нчы елда «Сәйяр» труппасыннан башлана.Инкыйлабка кадэр Уфа шэхэрендэ “Нур” труппасындада хезмэт куя. 1916 нчы елда Сембердә«Ирек» татар артистлары коллективы («Кызыл йолдыз») исеме астында татар драма труппасын оештыра. Әлеге труппада төрле елларда Кәрим Тинчурин, Тажи Гыйззэт, Кави Нәжми, Фәтхия Йосыпова, Сәет Булатов һ.б. уйный. Бучордагы пьесаларның эчтәлегенә игътибар итсәк, төп темалардан ил,халык язмышы,мәхәббәт,фаҗигале киләчәк,сугыш чорындагы авыр тормыш сурәтләнүен аңларга мөмкин. Труппа артистлары сәхнәәсәрләре аша халыкның уй-теләкләрен,өмет-хыялларын, киләчәген,милли мәдәният язмышын ачык чагылдырган.
Трагизм,драма элементлары үзара кушылып киткән куп әсәрнең үзәгендә кеше шәхесе,аның язмышы,бәхеткә хокукы мәсьәләләре күтәрелә.
1921 елдан якташыбызБарый Тарханов Ырынбурда ГабдуллаКариевисемендәгепролетартруппасындаэшли.
1924-1926 елларда ГабдуллаКариевисемендәгеБуатеатрындасәнгатҗитәкчесе. Шулукелдахөкүмәтбиргән 12 меңсумакчага театр өченмахсусбинасалдыра. Барый Тарханов җитәкчелегендә 12 кешедәнторган труппа эшләгән 2 ел Буатеатрыныңчәчәкатканчорыбулып тора.
ГабдуллаКариевнынпсихологик театр алымынүзләштергән, үзенчәлекледраматикһәм комик сәләткәиябулган артист Ф. Шиллернын «Мәкерhэм мәхәббәт»ендә Миллер, М.Фәйзинең «Галиябану» драмасындаИсмәгыйль, Бәдри, Ф.Бурнашнын «Камаликарт»ындаКамали, А.Толстойнын «Иоанн Грозныйнынулеме»ндә Шуйский, Ш.Камалнын «Хажиәфәндеөйләнә» комедиясендәЮнысхажиhәм башка бик куп әсәрләрдә баш рольләрнебашкара.
1926 нчыелдаБ.Тархановныниҗатыюгарыбәяләнә:ТАССР атказанган артисты исемебирелә.
БарыйТархановнынисемен мәңгеләштерү,якташларыбыз куңелендәкалдыруөчен, Сембер шәhәрендәурамгаисемебирелде.
Фикеремне йомгаклап шуны әйтәсем килә. Театр карарга, андагы геройлар теле белән сөйләшергә, образга кереп, фикер йөртергә дә яратам. Киләчәктә дә татар театры сәхнәсенең без-яшь буынны тәрбияләү чарасы буларак яшәп калуына, анда хезмәт иткән талантлы шәхеслэрнең юлы дәвамлы булуына ышанам.
Браво, Феликс!
Ребята и утята
Для чего нужна астрономия?
Одеяльце
Рыжие листья