Укучылар төрле темаларга иншалар язалар
Вложение | Размер |
---|---|
adelya.docx | 590.37 КБ |
“Мәмәшир урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Әнием –
кадерлем
минем
Әни... Әнием... Нинди ягымлы һәм йөрәккә якын бу сүз! “Әни ”дип эндәшә алу – үзе зур бәхет ул. Мин – дөньяда бик бәхетле бала, чөнки янәшәмдә минем өчен җан атучы, сөенгәндә шатлыгымны уртаклашучы , кочагына сыенганда: ”Кызым, йөрәк җимешем!” –дип иркәләп эндәшүче газиз әнием бар.
Әни! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кеше ул. Авыр чакларыбызда да, шатлыклы минутларыбызда да без әниләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Әниләрнең йөрәк җылысы, “Балам!” дип эндәшкән ягымлы сүзләре безгә яшәргә көч бирә. Йомшак куллары белән башыңнан бер сыйпап узса, бөтен авыруларың, борчуларың беткән кебек була. Әнә шундый тылсымлы, бөек көчкә ия ул- ана дигән изге зат.
Минем үземнең әнием турында язып үтәсем килә. Һәркемгә үз әнисе дөньядагы иң кадерле кеше булган кебек, миңа да үз әнием − кадерлеләрдән дә иң кадерлесе. Барлык балаларныкы кебек, минем дә телем "әни" сүзе белән ачылган. Әниемнең йомшак куллары, ягымлы тавышы, моңлы җырлары миңа шатлык китерә.
Әнием безнең өебезнең нуры ул. Аның исеме дә бик матур - Ләлә. ”Татарча исемнәр” китабы җыентыгында бу исемнең мәгънәсе “кешеләргә шатлык өләшүче” дип бирелгән. Әнием чынлыкта да шундый: ул бик ярдәмчел, кешеләрне беркайчан да авыр хәлдә калдырмый. Мине хәрвакыт ярдәмчел, кешелекле булырга өйрәтә. Минем әнием балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.Үзенең күп гомерен сабый балалар карауга багышлый. Аның әле өстәмә эше дә бар. Ул әле безнең строховой агент та булып эшли. Кешеләрнең гомерләрен, өйләрен, машиналарын иминиятләштерә. Янгын чыгып яисә табигать бәла-казалары булып, кешеләрнең йорт җирләренә зыян килсә, әнием аларга ярдәмгә килә.Эштән бушаган арада ул безгә тәмле итеп төрле ризыклар пешерә. Әнием пешергән ризыклар бик тәмле була. Мин бик нык сөенсәм дә, борчылып торсам да иң элек әнием сизә. Ул минем йөземә карауга аңлый, минем хәлемә керә, төрле киңәшләрен бирә, мине юата. Әниемнең биргән киңәшләре җанга дәва бирә, киләчәккә ышаныч уята, яшәү дәрте арттыра.
Әнием бакча эшләрен дә бик яратып башкара. Ул үстергән кыярлар, помидорлар бик тәмле була. Ул бакчабызда бик күп төрле яшелчәләр устерә. Мин дә әниемә бик теләп булышам. Без ел саен яшелчәдән мул уңыш алабыз.
Һәр бала эшкә өйрәнеп үсәргә тиеш. Әнием бу турыда да онытмый.Үзе эшләгәндә һәрчак мине чакыра, ничек эшләнгәнен анлата, дөрес эшләмәсәм, әкрен генә төзәтә.
“Җәннәт - аналарның аяк астында,” -диләр. Әйе, бу дөрестән дә шулай. Һәрбер ана үзенең йөрәк җимеше - баласы өчен кайгырып яши. Үз чиратыбызда , без дә, әниләребезне яратып, аларга кайгы-хәсрәтләр китермичә яшик. Әниләребезнең йөзләреннән беркайчан да елмаю чаткылары сүнмәсен иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүрелмәслек кояшыбыз бит алар безнең!
Әниләрнең назы белән
Без керәбез һәр көнгә.
Кояш кирәк җир йөзенә,
Әни кирәк һәркемгә.
Смекалка против Змея-Горыныча
Как Снегурочке раскатать тесто?
Лягушка-путешественница
Бабочка
Космический телескоп Хаббл изучает загадочную "тень летучей мыши"