Г. Сәгыйров укулары
Вложение | Размер |
---|---|
idelbike_izhaty.docx | 22.09 КБ |
7 сыйныф укучысы
Миначева Самира Радик кызы
Ульяновск шәһәре муниципаль бюджет
гомуми белем бирү учреждениесе
“Идел буе халыкларының
мәдәниятен өйрәнүче 55 санлы
урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Туган ягымның күренекле шәхесе- Иделбикә
Һәр милләтнең, һәр төбәкнең дә данлыклы һәм исемнәре тарих битләренә алтын хәрефләр беләэн язылырга тиешле шәхесләре бар.Алар хакында җирле халык горурланып сөйли, аларның исемнәрен мәктәпләргә, урамнарга бирәләр, алар истәлегенә музейлар ачалар.
Иделбикә исемен дә мин Ульян олкәсеннән чыккан Габделҗаббар Кандалый, Сәгыйт Сүнчәләй, Ибраһим Нуруллин, Сәхаб Урайский, Габдулла Шамуков, Гакыйль Сәгыйров, Ренат Харис кебек олы шәхесләр белән бер рәткә куяр идем.
Иделбикэ- танылган шагыйрэ, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Сажидэ Сөләйманова, Габделҗаббар Кандалый, Сәхаб Урайский исемендәге премияләр лауреаты. Мәктәп программасына кертелмәгәнлектән, аның тормыш юлы, иҗаты турында күбрәк белү теләге мине бу эшкә алынырга мәҗбүр итте.
Эшнең максаты:
-шагыйрә турында биографик белешмә бирү, иҗатын тулырак күзалларга ярдәм итү;
-аның иҗатының үзенчәлекләрен күрсәтү;
-шигъриятенә кызыксыну уяту, шигырьләре аша ата-анага, туган җиргә, милли гореф- гадәтләргә ихтирам, талантлы якташлар белэн горурлык хисен үстеру, камилләштерү;
-шигырьләренең матурлыгын күрергә, мәгънә төсмерен тоярга булышу.
Бурычлар:
Бу теманы мин актуаль дип саныйм, һәрберебез якташ язучыларны, аларның иҗатын, үзебезнең тарихны яхшы белергә, аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез.
2.Топ олеш
Ульян тобэге шигърият кугендэ якты йолдыз булып кабынган, язмыш сынавына бирелмичэ ижат иткэн таланлы Иделбикэ белэн чын мэгънэсендэ горурланып яши. 40 елдан артык Ульян олкэсендэ яшэгэн шагыйрэгэ бу тобэк туган иле шикелле якын. Ул “Сузем данлы Семберемэ “ дигэн поэмасында:
“ Туган жирдэн якын торган жир “-дип
Эткэй эйткэне дэ исемдэ.
Данлы Иделемэ гашыйк булып,
Иделеннэн алдым исем дэ,- ди.
Лена апа Беньямин кызы Сабитова –Садыйкова 1930 нчы елнын 18 нче августында Башкортстаннын Мэчетле районы Яна Мослим авылында туган. Ул- танылган шагыйрэ, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге эгъзасы, Сажидэ Солэйманова, Габделжаббар Кандалый, Сэхаб Урайский исемендэге премиялэр лауреаты. Анын “Сембер язлары”, “Мэхэббэтнен мен фасылы”, “Бэхеткэ ус, Кеше”, “Донья авазлары”, “Кунел куккэ омтыла”, “Гомер симфониясе, балалар очен табышмаклар жыентыклары донья курде.
Матурлыкка, тормышка гашыйк йорэк туктаусыз эзлэнэ, шигъри образлар жанына тынгылык бирми бимазалый. Гажэеп, кеше дигэнен- узе бер сер бит ул. Кылган гамэллэренэ, башкарган эшлэренэ карап, син анын холкын- табигатен анладым дип, тошендем дип уйлыйсын. Лэкин кеше кайчак узен- узе дэ белеп бетерэ алмый. Чонки ул узгэрэ, усэ камиллэшэ. Яшэу серен, сою, мэхэббэт серлэрен ачарга омтылган нечкэ кунелле, хисле, тээсирлэнучэн, шагыйрэнэ затлар бигрэк тэ нэзберек, хислэнучэн. Иделбикэ исемен йортуче молаем шагыйрэ дэ шундыйлардан. Анын ижатын “Гомер симфониясе” дип атыйсы килэ, чонки уз телен, уз халкын яраткан кеше генэ шундый матур шигырьлэр яза ала. Анын шигъри юллары койгэ салынган, жырчылар аларны яратып башкаралар. Шагыйрэ хэрбер кешене рухи сафлыкка онди, кылган игелек аркылы узенэ дэ бэхет яулау момкинлеклэре булуын эйтэ.
Иделбикэнен балалары да талант иялэре. Улы Артур Мэскэу дэулэт университетынын механика- математика факультетын тэмамлаган, инженер- программист булып эшли. Кызы Лилия Юсупова хонэре буенча табиб булуына карамастан, шигырьлэр яза, энисенен шигырьлэрен рус теленэ тэржемэ итэ. Таулы Алтайда анын унбиш шигырьлэр жыентыгы донья кургэн, зур колачлы рэсемнэре музейларны бизи. Шигырьлэренэ романслар язылган.
Эдэбият мэйданындагы Иделбикэне суз сэнгатен соючелэр яхшы белэ. Анын ижаты татар шигъриятендэ уз бизэклэре, узенэ генэ хас шигырь юллары белэн аерылып тора. Ул язар очен хэл-эхвэллэрне узенен гаять бай тормыш чолганышыннан алган. Анын эсэрлэре тормышнын узеннэн. Ул уз шэхесен дэ, ижатын да гомумешелек даирэсендэ караган:
Кеше- Табигатьнен бер олеше,
Кеше- Табигатьнен бер оне.
Мин дэ оермэнен бер бортеге,
Гомерем жыйган хэтер тоене.
Шигырьлэрдэ тоеннэрем чишэм
Жаннарыма ингэн бураннан.
Хэтеремнен топкеленэ тошэм,
Барлап: кайсы, нидэн, ул кайдан?
Егерменче гасырнын олы шагыйрьлэреннэн булган Мостай Кэрим “мине Иделбикэнен ижатынын бертуктаусыз хэм ашкынулы хэрэкэте шатландыра” дигэн юлларындахаклык бар. Борынгы Рим фэлсэфэчесе Л.А.Сенеканын “Луцилийга эхлакый хатлар” дигэн китабындагы 124 хатнын хэрберсенен узэгендэ торган фикерлэрне ачып, аларны алтышар юллы шигырьлэрдэ биргэн циклын Иделбикэнен татар шигъриятенэ алып килгэн уз табышы дип карарга кирэк. Моннан ике мен ел элек кэгазьгэ теркэлгэн фикерлэр буген дэ заманча янгырый. Монда, элбэттэ, Иделбикэнен бугенге яшэешне бик тирэн итеп белуе ярдэмгэ килгэн.
Иделбикэ ижаты турында танылган шагыйрь Рэдиф Гаташ болай дигэн: “Самимилек, садэлек. Топ юлы- лирикада, могаен: эзлэнэ, форма хэм сурэтлэрдэ кызыклы табышларга юлыга. Алдаусыз, узе кичергэнне акыл белэн кушып, укучыда уз тээсир кочен арттыра. Бу- Иделбикэнен классик шигырь традициялэрен, рухын узлэштерергэ тырышуы, аны бугенге белэн бэйлэргэ омтылуы...” Шулай ук танылган композитор Рим Хэсэнов фикере дэ ятышлы: “Шигъриятегез матур, кочле. Рифмаларыгыз табышлы, оста. Мин турэ булсам, Сезнен китапларыгызны алтын хэрефлэр белэн бизэп бастырып чыгарыр идем...”
Иделбикэ татар теленен ин матур хэм кунелгэ якын ин гади урнэклэрне сайлап алган. Анарда сузлэр хэм тел чаралары энже бортеклэре булып ялтырый:
Син- хава! Сулаган сулыш!
Яшэеш- ипи- телем.
Син- рухи усеш тамыры
Кешенен, туган телем!
Стиль узенчэлеклэре юнэлешлэренен берсе- куренекле якташларына мэдхия жырлау. Г.Кандалыйнын 200 еллыгы унае белэн язылган мэдхия атаклы язучынын шэхесен хэм ижатын сон дэрэжэдэ олылавы белэн кыйммэтле:
И, Ходаем! Гозерем зур: бир фикернен олысын
Гэудэлэргэ наме белэн куккэ ашкан олы сын.
Тел- дин югалткан гадигэ бир, Тэнрем, ярдэм- мэдэт,
Олы рухны шэулэлэргэ кирэк лаеклы сэлэт.
Шагыйрэ шулай ук якташы С.Сунчэлэй ижатын да читлэтеп утми, анын миллэтебезгэ, эдэбиятыбызга, торки доньяга иткэн хезмэтлэрен тиешенчэ бэяи:
Мэгърифэтче, тэржемэче, шагыйрь...
Татар, башкорт, Кырым, Торкия-
Сэгыйть куп белем яулаган яугир-
Асыл затка барча баш ия.
Йорэгендэ ижат уты янмаса, кеше, килэчэк буыннарны гына тугел, уз заманы кешелэрен дэ уйлары- хислэре белэн мавыктыра алмый. Иделбикэ узенен якташлары белэн, замандашлары белэн чиксез горурлана.
Февраль нинди юмарт талантларга:
Инде Гакыйльгэ дэ житмеш яшь!
Кайчак зарлансам да заманнарга,
Купме талант мина чын иптэш!
Шагыйрэ ижатынын тагын бер узенчэлеге- ул тэржемэче буларак та билгеле. С.Дали, А.Пушкин эсэрлэре анын тэржемэсендэ татарча жайлы, матур килеп чыккан, фикерлэр оригиналдагыча сакланган.Ул шул ук вакытта уз кызы шагыйрэ Лилия Юсупованын русча язылган шигырьлэрен татар укучысына тэкъдим итэ. Рус поэзиясендэ тирэн эз калдырган оч язучы- шагыйрэ бар: Марина Цветаева, Анна Ахматова, Белла Ахмадуллина. Аларнын очесен дэ язмышы татар халкы белэн бэйлэнешле. Иделбикэ очесен дэ рус теленнэн татарчага тэржемэ итеп, халыкка житкерергэ тырыша.
Шагыйрэ балаларны да онытмаган.Безнен очен язганда, ул аеруча ихласлы. Балаларнын узенчэлекле кунел доньясын шактый сизгер тоя.
Эй, Кояш! Нинди унган,
Мин йоклыйм, э ул торган.
Ал нурларын коя-коя,
Ботен Жир йозен юган!
Бар кош- кортларын уяткан,
Уяткан божэклэрне,
Мен- мен чэчэклэр бизэлгэн,
Эленгэн тэлгэшлэре.
Устерэ голлэрне Кояш,
Йокламыйм эле мин дэ.
Кояшка тисен ярдэмем:
Су сибим чэчэк- голгэ.
“Унган кояш”.
Сембер турында язган шигырьлэр дэ Иделбикэ ижатында зур урын алып тора.
Купме тарихи зат сина бэйле,
Пугачевлар, ...”Кара морза”лар...
Данко кебек йорэк утын чэчеп,
Хакыйкэтькэ- танга борганнар
Гаспралылар, Акчуралар эзе
Синдэ оязендэ саклана...
Ан яктырткан халык дахилары
Калын тарихында мактала.
Санап бетергесез Сина бэйле
Данлы исемнэрнен колтэсе!!!
“Сузем данлы Семберемэ”.
Йомгаклау
Эшемэ нэтижэ ясап, шуны эйтэсем килэ : чыннан да, Иделбикэ бай хэм уткен, туры телле эдип, Туган як, тарих темасы, кешелэр язмышы чагыла анын ижатында. Бу шагыйрьнен уз язмышы, уз узенчэлеге, уз стиле.
Кулланылган эдэбият
Серебряное копытце
Тигрёнок на подсолнухе
Петушок из русских сказок
Мать-и-мачеха
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись