Укучы үзенең яраткан шагыйре Габдулла Тукайның балалар өчен язган "Эш беткәч уйнарга" һәм "Бала белән күбәләк" шигыре турында яза.
Вложение | Размер |
---|---|
gabdulla_tukay_srlre_minem_kunelemddsochinenie_halimova_kamilla.doc | 35 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение
Города Ульяновска «Гимназия №13»
Габдулла Тукай әсәрләре минем күңелемдә.
Эшне башкарды:
4 сыйныф укучысы
Заббарова Алия
Укытучы: Гинятуллина Л.М.
Ульяновск 2020
Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек исемнәргә дөнья бай;
Сәнгать дөньясында маяк булып,
Мәңге яши , яшьни яшь Тукай!
Минемчә татар халкы арасында Габдулла Тукай исемен белмәгән кеше юктыр. Әгәрдә миннән: “Яраткан шагыйрең кем?”- дип сорасалар, һиччиксез:”Габдулла Тукай”,- дияр идем.
Ул татар шигърияте дөньясында янган йолдызларның иң яктысы һәм иң зурысы.Аның төрле жанрда язган әсәрләре укучының күңеленә үтеп керә. Яшьли ятим калып, булачак шагыйрь ниләр генә күрми. Аның авылдан-авылга, гаиләдән-гаиләгә күчеп йөрегәне барыбызга да билгеле.Тукай бала чагында күргән һәр вакыйганы нәни йөрәге аша кичерә, ә үскәч, аларны әсәрләрендә яктырта. Шагыйрьнең автобиографик “Исемдә калганнары” язмасын укыгач, бөтен тормыш юлы белән танышасың. Кызганасың, сокранасың.
Тукайның “Туган авыл” шигырендә Кырлай авылы сурәтләнә: “Тау башында салынгандыр безнең авыл. Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...”,- дип языла. Кырлай авылын үз күзең белән күрмәсәң дә, бу юлларны укыгач Тукайның тәмле чишмә суы эчеп үскәне, шул авылның гүзәл табигате күз алдына килеп баса. Бу әсәрендә шагыйрь үзенең балачак биографиясен сөйли сыман. Монда ул, шатлык белән гомер кичергән, беренче белемен алган, Сәгъди абыйсы белән эшләп йөрегән. Кырлай авылының табигать күренешләре турында шулай ук Г. Тукайның “Шүрәле” поэмасы аша танышып була. Урманында кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк, рәт-рәт тора, гаскәри кеби, чыршы нарат... Атаклы бу поэмада шагыйрь Кырлайда яшәгән вакытында ишеткәннәре турында яза . Шушы матурлык эчендә җен-пәриләр, шүрәлеләр бар диләр.Шүрәле – мифологик образ, үзе куркыныч,үзе кызыклы. Бу поэма буенча куелган балет, аңа карата язылган музыкаль әсәрләр, бөтен дөньяга танылган.
Һәр елны апрель аенда татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәйкәлләре янына җыелып аны котлый, чәчәкләр куя, шигырьләрен укый , җырларын җырлый.
Шагыйрьның тормыш юлы кыска гына булса да, ул бик озын гомергә җитәрлек шигъри байлык калдырган. Аның әсәрләре- безнең горурлыгыбыз, күңелләрдә мәңге сакланып калырлык хәзинәбез.
Лев Николаевич Толстой. Индеец и англичанин (быль)
Акварель + трафарет = ?
Свадьба в Малиновке
Ласточка. Корейская народная сказка
Выбери путь