Әдилә иҗат иткән шигырь юллары
Вложение | Размер |
---|---|
gabdelhakova_dil_izhaty_1.docx | 842.1 КБ |
Габделхакова Әдилә иҗаты
Районыбыз туграсы.
Газиз төбәгем - Кукмарам,
Туграсын карыйм әле.
Эше белән дан тота дип,
Мактанып языйм әле.
Кукмарабыз туграсы
Төрле төскә буялган.
Зәңгәр, кызыл, сары, яшел,
Итекләр актан булган.
Дан тотканга итек белән
Ясаганнар пар итек.
Итек эшләгән кешенең
Дөньясы булмый китек.
Мин дә итекле туграны
Элдем өйнең түренә.
Тырыш,булган кешенең
Эше дә бит күренә.
Мехтан туннар да тегәләр,
Савыт-саба ясыйлар.
Кукмарада халык тырыш,
Эшләп һич тә армыйлар.
Горурланам халкым белән,
Кукмарам алга бара.
Асфальтлардан тигез итеп
Озын зур юллар сала.
Алга таба да шулай
Гөрләсен Кукмарабыз.
Шушы төбәктә яшәсәк,
Бернидән курыкмабыз.
2017
Безне саклаучыларга
Кайвакытта шаяра шул ялкын,
Тарала ул тирә –якларга.
Шул вакытта коткаручылар кирәк
Безне ялкыннардан сакларга.
Хезмәтләре бик тә мәшәкатьле,
Бик тә авыр, бик тә җаваплы.
Вакытында янгын сүрелмәсә,
Алар бирә икән җавапны.
Машиналар каты бәрелсә дә ,
Ут чыкса да алар киләләр.
Шлангалар сузып сиптерәләр,
Ни эшләсен алар беләләр.
Хезмәтләре лаек зур хөрмәткә,
Алар саклый безне ут – күздән.
Исән – сау эшли күрсеннәр,
Рәхмәт аларга бездән.
Ләкин менә шуны әйтәм:
Шаярмасын ут-ялкын.
Сүндерүчеләр булса да,
Килергә безгә якын.
Бурдан кала, уттан калмый,
Хай, күрергә язмасын.
Безнең йорт-җирләребезне
Ходай үзе сакласын.
Күргән кеше сабыр булсын,
Тагын күрә күрмәсен.
Янгын ише кайгыларны
Алар башка белмәсен.
Янгын сүндерүчеләр алдында
Башыбызны иябез.
Хәсрәтләр килә күрмәсен,
Тыныч яшик диябез.
2018
Туган ягым
Туган ягым минем, гүзәл ягым,
Анда минем әти -әнием.
Анда минем дуслар, туганнарым,
Туган йортым ,газиз әбием.
Тәүге тапкыр туган ягымда мин ,
Аваз салдым фани дөньяга.
Туган жирдән , өйдән кадерлерәк,
Ни бар икән, әйтче , дөньяда!
Туган якның,әти- әниләрнең,
Кадерләрен белик ,ташламыйк!
Туган якта рәхәтләнеп яшик,
Чит җирләрдә тормыш башламыйк.
Читкә китсәң туган якларыңнан ,
Саргаерсың, дустым, сагынып .
Китмә берүк, дип эндәшәмен,
Үтенәмен хәтта ялынып.
Туган якта торып яшәүләрнең,
Рәхәтлеген язсын татырга.
Китсәк тә вакытлыча гына,
Язсын безгә сөенеп кайтырга.
Әти, әни – бар да исән булып,
Туган җирдә яшәү күңелле.
Әгәр китәм, дип уйласам да,
Авыр уйлар борчый күңелне.
Китмәмен мин киләчәктә туган яктан,
Ташламам мин туган җиремне.
Алтын бирсәләр дә, алыштырмам
Торган җирне, туган илемне.
Әтиемә
Әтием турында бераз
Мин язып китим әле.
Вакытыңны жәлләмичә,
Тыңлап кара син әле.
Әтием минем бик уңган,
Көләч йөзле, мөлаем.
Ул эшли алмаган эш
Юктыр ла ул, мөгаен.
Гаиләбезнең тоткасы ул,
Әниемә зур терәк.
Исән –сау бул син, әтием,
Син бит безгә бик кирәк.
Нәрсә тотса, шуны эшли,
Булдыра шул әтием.
Аның эшләгәнен карап,
Көлеп тора әнием.
Әти, сиңа мең – мең рәхмәт,
Яхшы әти булганга.
Әни белән бик тә матур,
Тигез булып торганга.
Әти, дип өзелеп торам,
Чөнки әти бер генә.
Шундый әтине яратмас,
Әйтегезче, кем генә.
Әти сүзләрен әйтергә
Һәркемгә насыйп булсын.
Бөтен кешенең өйләре
Бәхеттән тулып торсын.
Әниемә
Мин тугачтын әнкәй сөенгәндер,
Яраткандыр зәңгәр күзләрем.
Кайчан сөйләшер дип дип көткәндер ул,
Минем әйткән тәүге сүзләрем.
Кайчан гына тәпи китәр диеп,
Көткәнсеңдер, газиз әнием.
Бишекләргә салып тирбәткәндер,
Йокла инде, дип , бәбием.
Төн йокламый мине баккандыр ул,
Авырыплар яткан чагымда.
Синең мине ничек яратуың,
Йөзләреңдә, әнкәй, чагыла.
Миңа авыр чакта борчыласың,
Юатасың, табып сүзләрен.
Синекедәй юктыр ла ул, әни,
Бик ягымлы синең күзләрең.
Мин шатлансам, син дә шатланасың,
Сабый бала кебек куанып.
Ятимлекләр бирмә берүк ,аллам,
Яши алсак иде юанып.
Әнием, бәгърем, миңа син бик кирәк,
Яратамын сине өзелеп.
Көз көннәре авыр була миңа,
Кыр казлары китсә тезелеп.
Кыз гомере- каз гомере, диләр,
Без дә шулай чыгып китәрбез.
Сагыныплар алсак, әнкәй, сезне,
Ә дигәнче кайтып җитәрбез.
Әти белән берүк тигез булып,
Яшәгез сез бергә-бергә.
Сезнең бәхеткә кушылып,
Яшибез әле без дә.
2019
Тукай әкиятләрен сагыну
Сабый чакта Шүрәлене,
Бик тә күрәсе килде.
Күрәсе килү теләге
Курку хисемне җинде.
Җыендым да мин беркөнне
Урманга чыгып киттем.
Жырлый - жырлый атлый торгач,
Ниһаять, барып життем.
Баруын бардымда, димен,
Куркып торам керергә.
Керми булмас,мин бит килдем ,
Шүрәлене күрергә.
Үзем керәм - үзем эзлим
Былтырны , Шүрәлене.
Курыксам да беркем сизмәс
Алардан шүрләвемне...
Ләкин аларны күрергә
Миңа насыйп булмады.
Бик өметләнеп барсамда ,
Минем юлым уңмады.
Кәеф төшеп кайтып киттем ,
Нишләтәсең булмагач.
Барып аларны күрәм дип,
Юлларым да уңмагач.
Кайтып керүгә әнием,
Орышып каршы алды.
Кая йөрдең әйтмичә дип,
Мине бик нык тиргәде.
Мин бит, әни,ШүрәленеКүрергә барган идем.
Әни, ачуланма,башка
Сорамый йөрмәм, дидем.
Шул көннән соң әкияткә
Мин ышанмый башладым.
Рәхсәтсез йөрү гадәтен
Бөтенләйгә ташладым.
2019
Чишмә моңы
Авылымны ямьләндереп, ага чишмә,
Чылтыр-чылтыр килә тавышы.
Күңелемә бер рәхәтлек бирә,
Чишмә суларының агышы.
Чишмәләрне саклау бик тә кирәк,
Саф суларын аның эчәргә.
Моның өчен безгә – яшь буынга –
Кирәк икән тырышып эшләргә.
Ямьләндерик чишмә кырыйларын,
Җыеп алыйк бераз чүпләрне.
Яшь буынның мондый гамәле
Сөендерер әле күпләрне.
Үзебезгә бик күңелле булыр,
Чишмә акса челтерәп таулардан.
Саф суларын бер эчәргә диеп,
Дуслар килер әллә кайлардан.
Чишмә бит ул - авылымның яме,
Балкып тора әллә кайлардан.
Борма-борма озын юллар үтеп,
Ага бит ул, ага таулардан.
Яшь буынга дәшеп шуны әйтәм:
Корымасын берүк чишмәбез.
Чишмә булса, авылым да яшәр,
Без дә читкә чыгып китмәбез.
2021
Җанга якын туган җирем.
Туган ягым минем, туган җирем,
Күпме мәгънә ята бу сүзләрдә.
Чыгып китсәң әгәр чит җирләргә,
Сагыну – сагыш була күзләрдә.
Туган ягым минем - торган җирем,
Җанга якын бик тә кадерле.
Чит җирләргә бер үк китә күрмә,
Анда белмәс беркем кадерне.
Торган җирем тәүге адым атлап,
Ялан тәпи чапкан болыннар.
Болыннарда әнкә ат янында
Бөтерелә нәни колыннар.
Туган җирем, тәмле чишмә суы,
Бар да якын, якын йөрәккә.
Туган җирен ташлап киткәннәр
Бәхет тапмый икән еракта.
Туган газиз әти-әни,
Туган йортым, дуслар, туганнар.
Бар да монда, бар да туган якта,
Бар да монда якын булганнар.
Ташлап китмик туган җиребезне,
Еламасын бер үк җир –анабыз.
Читтәгеләр, кире кайтыгыз сез,
Туган җиргә чакырып калабыз.
Шул чагында бәхетледер адәм:
Яшәсә ул туган илендә,
Саф һавасын сулап, чишмә суын эчеп,
Гомер итсә туган җирендә.
2021
Туган телем
Туган телдә горурланып,
Әни дип эндәшәм.
Туган телем һич югалмас,
Яшәр җирдә, гел яшәр.
Хөрмәтлибез татар телен,
Туган телем булганга.
Горурланам мин бу җиргә
Татар булып туганга.
Хөрмәтлик без туган телне,
Туган тел ул бер генә.
Шул вакытта телем яшәр,
Кадерләрен бел генә!
Татар булып туганмын мин,
Татар булып яшәрмен.
Телебезне югалтмыйк дип,
Яшь буынга дәшәрмен.
Алмаштырмыйк туган телне,
Башка чит-ят телләргә.
Яшәсен туган телем дип,
Кала безгә теләргә.
Онытсаң син татар телен,
Алыштырсаң чит телгә,
Бу -була телгә хыянәт ,
Ярамый болай бер дә.
Саф татарча матур итеп,
Сөйләшеп яшик әле.
Әйткән киңәшне, укучым,
Тыңла, зинһар, син яме!
Телемнең киләчәге дә,
Укучым, синең кулда.
Телем һәркөн чәчәк атсын,
Шул теләк минем уйда.
2021
Рисуем "Ночь в лесу"
Анатолий Кузнецов. Как мы с Сашкой закалялись
Лягушка-путешественница
Весенние чудеса
Волшебные звуки ноктюрна