Язучы Вахит Имамовның иҗатындагы милли мәсьәлә, халык язмышын чагылдырган хезмәтләрнең берничәсе турында мәгълүмат бирү
Вложение | Размер |
---|---|
issled._rabota_hasanov_i_.g.agryz_gimnaziya_no1_9_kl.docx | 309.03 КБ |
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия”
(МБГББУ “Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия”)
Әгерҗе районы муниципаль бюджет
белем бирү учреждениесе 1 нче гимназия
Фәнни эш
Вахит Имамов әсәрләрендә милләт язмышының чагылышы
татар теле
Фәнни җитәкче ___________________ Мурзина Г.Ф.
Укучы ___________________ Хәсәнов И.
9 нчы сыйныф
Яр Чаллы, 2021
Эчтәлек
I.Кереш өлеш.
II.Төп өлеш.
III.Йомгаклау.
IV.Файдаланылган әдәбият
Кереш
Халкым әнә: «Ирек! Азатлык!» — дип,
Ил өстенә ташлый чакыру.
Иген игә, сабантуйлар ясый —
Мөмкин түгел
Бу халыкны төпкә батыру! —
Рашат Низамиев.
Татар халкы кебек гаҗәеп бай, канлы тарихка ия булган милләтләр җир йөзендә алай күп түгел. Вакыт дәрьясы төбеннән дөреслекне табарга, калкытырга, дөнья йөзенә күрсәтергә генә кирәк. Моның өчен, әлбәттә, халыкта гаять акыллы, фидакарь уллар туып үсеп мәйданга килергә тиеш. Әгәр дә без һаман элеккечә, тарихны курку кысаларыннан чыга алмаганнар гына яза дисәк, нык ялгышырбыз. Бүгенге заманда язучы булып, фәкать каләмең белән шәхесеңне раслый алу – үзе бер фидакарьлек. Бу көч сирәкләргә бирелгән. Вахит Имамов – әнә шундый сирәкләрнең берсе.
Эшнең максаты: язучы Вахит Имамовның иҗатындагы милли мәсьәлә, халык язмышын чагылдырган хезмәтләрнең берничәсе турында мәгълүмат бирү.
Әлеге максатка ирешү өчен мин үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:
Фәнни-эзләнү эшенең проблемасы-тарихыбызга яңа, дөрес караш тәрбияләүче әсәрләрнең охшаш якларын табу .
Гипотеза: татар бары үз бәйсез дәүләтен яңадан торгызса гына милләт буларак исән кала.
Бу теманы мин актуаль дип саныйм, чөнки без үзебезнең тарихны, милләтебез язмышын белергә, аннан гыйбрәт алырга, хаталарны төзәтергә тиешбез.
Төп өлеш
Язучы Вахит Имамов дигәч, әдәбият сөючеләр аны бүген, беренче чиратта тарихчы әдип, милләтебезнең гасырлар буена хәтерсезлек- кадерсезлек тузаны астында яткан җәүһәрләрен табып бүгенге укучы өстәленә китереп салган тынгысыз эзтабар буларак күз алдына китерә. Гәрчә аның иҗат юлы алай тарихи эзләнүләр белән башланмады. Коммунистик система хөкем сөргән чакта ул да, үзенә чордаш дистәләгән язучылар кебек үк, иҗат чишмәсен каләмен тыя – тыя гына уятырга мәҗбүр булды.
Милли мәсьәләләрне яктырту белән бергә, Вахит Имамов милләт язмышы турында борчылып, тарихка мөрәҗәгать итә.
Кайбер әсәрләренә күзәтү ясаганнан соң мин сизеп алдым – язучыны татар халкының үткән язмышы кызыксындыра, борчый, шуңа күрә ул кулына каләм алырга мәҗбүр булган.
1982 елдан бирле язучы һәр ел саен Уфа, Оренбург, Уральск, Свердловск, Мәскәү, Белорецк калаларына юлга чыга һәм ким дигәндә бер ай вакытын архивларда һәм китапханәләрнең сирәк язмалар бүлекләрендә казынып үткәрә.
Ниһаять, 1993 елда татар халкының азатлыгын яклап тигезсез яуларда шәһит булган газиз бабаларыбыз рухына багышланган “Татарларның Ватан сугышы” дигән китапта “Яшерелгән тарих” исемле хезмәте чыкты .
“Элек СССР, хәзер Россия Федерациясе дип аталган ошбу империядә үзенең үткән тарихына карата татар халкы кадәр үк битараф һәм ихтирамсыз булган, мөгаен, бер милләт тә юктыр” дигән җөмлә башланып китә хезмәт.Вахит Имамов татар халкының үз тарихын белмәве турында ачынып яза. Татар халкының газиз тарихы таланган һәм таркатылган хәлдә. Бабаларыбызның бөек Болгар җимерелүдән алып, Казан ханлыгы оешуга кадәр булган тормышы тарих битләреннән бөтенләе белән сызып ташланган. Бәхтияр Канкаев, Габдулла Туктаров, Муса Мостафин һәм башка күпләгән каһарманнарның кылган батырлыкларын, тормыш юлын гына түгел, хәтта исемнәрен дә татар халкы белми. Күпләр татарлар урыслар басып алу белән килешкән һәм 1552 елдан соң үз азатлыклары өчен көрәшмәгән дигән фикер белән яши. Чынлыкта исә, татарның алдан санап киткән батырлары үз азатлыклары, милләтләре өчен көрәшне туктатмаган, берәүгә дә баш имәгән.
Бу хезмәткә күзәтү ясаганнан соң, шундый фикергә килдем. Безнең бабаларыбыз изелү - мыскыллауларга, лашманлык газабына, көчләп чукындыру сәясәтенә каһарманнарча каршы торганнар.Үз гомерләре бәрабәренә милләтне, татар халкын саклап калганнар. Бу хезмәтне язу, укучыларына китереп җиткерү өчен Вахит Имамов күпме көч түгүе турында үзе генә белә торгандыр.
Шул ук туксанынчы еллар башында әдип «Сәет батыр» исемле зур тарихи роман һәм «Татарлар Пугачев явында» дигән яңа тарихи-документаль повесть язып тәмамлый. Бу ике әсәрнең «Сәет батыр» исеме белән бер төпкә төпләнеп чыккан басмасы 1995 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була. Бу китап милли-азатлык көрәше каһарманнары һәм Пугачёв явында катнашкан каһарман бабаларыбыз хакында. Шуны белдем, Пугачёв явында руслар гына түгел, ә 100 меңгә якын үзебезнең татар бабаларыбыз да булган икән. Безнең милләтебездә дә бригадир дәрәҗесенә ирешкән Бәхтияр Канкаев, Канзафар Усаев, Ярмөхәммәт Кадермәтов булган. Полковник дәрәҗесенә ирешкән бабаларыбыз кырыктан, старшина һәм йөзбашлар 160 тан арткан. Аларның исемнәре әсәрдә санап чыгылган.
Әсәрдәге вакыйгалар 1704 елның җәй ахырын сурәтләү белән башланып китә. Авыл җирендә печән өсте. Сәет тә абыйсы Туйкә белән печән чабарга бара. Гадәти җәйге авыл эшләре. Шуннан урыс халкының татар – башкорт җирләренә басып керүләре сурәтләнә. Урыслар татарларны “басурманнар” дип атыйлар. Сәет үзенең фикердәшләре белән басып алучыларга каршы гаскәр туплый. Безнең халыкны күтәрә алмаслык салымнар да, мәсхәрә итүләр дә, чукындыру сәясәте дә сындыра алмаган. Бу - әсәрнең соңгы 57 нче бүлегендә ачык күренә: “Көтмәгәндә Сәет басып торган биек таш өстенә зур күләгә төште. Башларын күтәреп, һәммәсе күккә текәлделәр. Анда, мәгърур канатларын иркен җәеп, бөркет оча иде. Йөзе кинәт яктырып киткән Сәетнең дәртләнеп кычкырган авазы яшен сыман бөтен үзәнлекне ярып узды.
Язучы татар халкын ирек сөюче, горур бөркет кошы белән бик дөрес чагыштырган.
Язучының тәүге роман – хроникалары татар халкының ерак булмаган фаҗигале хәл – вакыйгаларына нигезләнеп язылган булса, ул гына да түгел, узган меңьеллыкның соңгы гасырларында Русия империясе тарафыннан татар халкына карата кылынган явызлыклар хакында барса, һәм бу әсәрләрен язганда күп очракта документаль һәм рәсми язмаларга таянып эш итсә, “Утлы дала” роман – хроникасында әдип үз фантазиясе белән киң далага чыга.
Роман өч яссылыкны үз эченә ала: урыс дәүләте оешу алды еллары; болгар иле, аның дәүләтчелегенә хас сыйфатлар, бердәмлекнең матур җимешләре, таркаулыкка китергән сәбәпләр; Идел буйларыннан бик еракта, магул, татар ырулары яшәгән Бөек Даланың эчке вәзгыяте, Ясүгәй баһадир нәселенең Казык йолдызы Тимучин — булачак Чыңгыз ханның таркау ыруларны берләштереп, дәүләтчелеккә таба ясаган беренче адымнары. Әсәрнең төп герое — Тарих галиҗәнапләре дип әйтә алабыз. Төп идея — татар дәүләтчелеге идеясе. Автор борынгы дәверләр аша бүгенгегә күз сала, хәтта бүгенге Татар дәүләте ничек булырга тиеш, ул нинди, юлдан барырга тиеш дигән сорауларга җавап эзли, нәсихәт бирә, үсеш перспективаларын билгеләргә омтыла.
Ут күршеләребез — урыслар белән нинди тарихи уртаклык һәм аерымлыклар бар, ике дәүләт арасында гауга-ызгышларга китергән сәбәпләр; үзара мөнәсәбәттә шик, хөсетлек, хыянәт кебек яман сыйфатлар аркасында болгар дәүләте кичергән афәтләр; хакимнәрнең акылга, дипломатиягә игътибарсыз булулары турында бәйнә-бәйнә яза автор. В.Имамов әсәрдә дәүләт үсешенең стратегиясен билгеләүдә фиркаләр ролен аерып күрсәтә.
Әсәр чын дәүләт булып китә алмаган Русия кенәзлекләре һәм Идел буе Болгары дәүләтенә багышлана. Шулай ук Чыңгызхан “эргәсен” дә читләтеп үтми..
Бу роман белән автор тарихыбызның тагын да тирәнрәк катламнарына үтеп керергә омтылыш ясый. Вахит Имамов Болгар илен шул заманнарда яшәгән күрше һәм ерак дәүләтләр, халыклар фонында күрсәтергә теләгән. Болгар дәүләтенең урта гасырлар дөньясында тоткан урынын тагын да тулырак, дөресрәк итеп күзалларга мөмкинлек туа.
Роман турында тәнкыйтьче Рифат Сверигин менә нәрсәләр яза: "... Вахит Имамов яңа гасыр бусагасыннан иң кыю' һәм актив әдипләребез рәтендә атлап керде. Ул XI—XII гасырларда булып узган вакыйгаларны, шул чордагы болгар, магул, урыс хөкемдарларының сарай һәм гаилә интригаларының гаять катлаулы һәм мәкерле чәбәләнешләрен киң географик һәм тарихи үлчәмнәрдә әдәбиләштереп чагылдырган күләмле әсәренең беренче китабын тәмамлады. Халыклар тарихы белән якыннанрак кызыксынучылар "Утлы дала" дип исемләнгән бу романнан искиткеч күп һәм бай мәгълүмат алырлар. Элек бозып күрсәтелгән яисә махсус рәвештә караңгылыкта тотылган тарихыбызны булганынча яктырту мөнәсәбәтеннән генә бәяләсәң дә, Вахит Имамов башкарган титаник хезмәтне танымыйча, билгеләмичә үтү зур хаксызлык булыр иде..."
Ерак тарихи үткәнгә төп игътибарын юнәлтү белән бергә, В.Имамов үзенең әдәби иҗатында татар халкының яшәешенә кискен үзгәрешләр алып килгән якынрак заман темаларына да мөрәҗәгать итә. Узган гасырның егерменче-утызынчы елларында булып узган шаукымлы вакыйгаларның, крәстиян хуҗалыкларын көчләп күмәкләштерү, төрле репрессив ысуллар белән халыкның рухи таза, җегәрле катлавын җинаятьчел бер эзлеклелек белән юк итү сәясәтенең татар авылына нинди афәтләр китергәнлеген тарихи реаль кеше образларында һәм картиналарда калку итеп тасвирлаган «Тозлы яра» (2002) романы шундыйлардан. Романда санап узылган вакыйгалар да татар халкы язмышында тирән эз калдыра.
Вахит Имамов милли мәсьәлә, татар халкы тарихына кагылышлы образлар турында гына түгел, ә үз гаиләсенә турыдан – туры караган зат турында да онытмый. Ул - коллективлаштыру елларында корбан булган бабасы (әнисенең әтисе) Әмир Нәгыймов. Ул Төркәй авылында колхоз төзү эшен оештырып йөргән. Аны “солтангалиевче” дип, “җиденче август карары буенча”, нахак бәла ягып, 1932 нче елда алып киткәннәр. Шуннан кайта алмаган. Әмир Нәгыймов намуслы кеше була. Гомер буе хөкүмәт эше дип, мир өчен дип йөргән. Төрмәдән чыккач та, аңа өенә кайтып җитәргә насыйп булмый: авылга кайтышлый суеп үтерелә. Бу вакыйганы Вахит Имамовның 2000 елның 20 ноябрендә вафат булган зуринәсе Зифа апа Нәгыймова сөйли. Әмир Нәгыймовка багышлап язган шигыре дә күзләрдән яшь китерә.
Явыз ниятләрен тыялмыйча,
Кулы барып кемнәр суйгандыр?
Бер гөнаһсыз калган өч ятимнең
Күз яшьләре кая сыйгандыр?
Сөйләсеннәр иде ачык итеп,
Соңгы сүзен кемнәр ишеткән?
Юкса, күңел һаман сагнып көтә,
Кайтып керер төсле ишектән.
Бу юллардан Зифаның өзгәләнү – сагынулары күренә. Шулай да ул Әмир Нәгыймовның кайтып керүенә өметен югалтмый. Нинди аяныч язмышлар! Минемчә, Әмир Нәгыймов образы аша шул чордагы башка сыймаслык гаделсезлекләрне, авыр тормышны күз алдына ачык китереп була. Бабасы язмышы ул чорларда күпчелек кешегә кагылып уза. Шуңа күрә ул язмышны милләт язмышы дип атап булыр иде.
Йомгаклау
Вахит Имамов – милләт язмышын алгы планга чыгаручы реалист язучы. Аның һәрбер әсәренең нигезенә милли идея салына. “Дине, теле, мәдәнияте, гореф вә гадәтләре бер булган кешеләрдән барлыкка килгән җәмгыяткә (халыкка) милләт диелер. Милләт өчен аеруча әһәмиятле булган мәсьәләр – үз динен һәм мәдәниятен саклаудыр. Бу мәсьәләләргә җитәрлек игътибар бирелмәсә, халык югалыр” ди автор.
Вахит Имамов милли рух һәм халыкчанлык белән сугарылган әсәрләренең үзәгенә милләт язмышы мәсьәләсен куеп, әлеге проблеманы төрле яссылыкта яктырта.
Вахит Имамов — коеп куйган язучы гына түгел, ә чын тарихчы-галим дә! Гаҗәеп киң эрудицияле, үзе яза торган чорга бәйләнешле тарихи чыганакларны, фәнни әдәбиятны җентекләп өйрәнүче, алай гына да түгел, мирасханәләрдә утырып, әле моңарчы профессиональ тарихчыларга да билгеле булмаган яңа документлар табып, аларны фәнни әйләнешкә кертүче тынгы белмәс язучы-галим ул. Язучының әсәрләре гади укучыны гына түгел, профессиональ тарихчыларны да уйландыралар, тарихыбызга яңа, дөрес караш тәрбиялиләр һәм, иң мөһиме — авторның кыю фикерләре мөстәкыйль дәүләтчелегебезне яңадан торгызу өчен көрәш барган бу көннәрдә бик тә актуаль яңгырыйлар. Шуңа күрә дә аның иҗаты каләмдәшләре тарафыннан да югары бәяләнә.
Бу хезмәтне язу барышында мин шуны аңладым: минем милләтем беркайчан да, беркемгә дә баш имәгән һәм киләчәктә дә бөек булып яшәр. Чөнки аның яклаучы, саклаучы батырлары, каһарманнары булган һәм булачак. Вахит Имамов әсәрләрендәге вакыйгалар, тарихи затлар турында өйрәнү миндә туган халкыма, милләтемә карата ихтирам хисен тагын да арттырды.
ФАЙДАЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ:
Снежный всадник
Щелкунчик
Попробуем на вкус солёность моря?
Юрий Визбор. Милая моя
Дерево в снегу