"Туган ягым -яшел бишек" темасына инша
Вложение | Размер |
---|---|
"Туган ягым -яшел бишек" темасына инша | 25.62 КБ |
8нче А сыйныфы укучысы Мәхәммәткәримова Әдиләнең иншасы
Туган ягым-яшел бишек
Кадерлеләрдән дә кадерле
Туган-үскән ил генә.
Чит-ят җирләр күп булса да,
Туган җирем бер генә.
Туган җир, туган йорт, туган авыл! Болар – җанга иң якын сүзләр. Туган ил минем өчен бишектән, әти-әни йортыннан, урамда үскән, мин тәүге мәртәбә аяк баскан яшел йомшак үләннәрдән, язын чәчәккә төренгән болыннардан, таңда җыр сузучы кошлардан башлана. Җир йөзендәге меңләгән авыллар арасында минем туган ягым иң матуры. Һәркемгә үзенең туган ягы, аның табигате, кешеләре якын була.
Минем туган ягым – Татарстан Республикасы Әлки районы Базарлы Матак авылы. Ул табигатьнең иң матур җирендә урнашкан. Авылымның тирә-ягын яшел болыннар, киң басу-кырлар, чиста саф һавалы урманнар, җиләк-җимешкә бай матур калкулыклар чорнап алган. Авылым уртасыннан бик матур Актай елгасы агып үтә.Суы артык тирән булмаса да, анда балык бик күп.Авылым төзек урамнары, берсеннән-берсе матур өйләре, анда тормыш көткән уңган, тырыш кешеләре белән дан тота.
Туган авылымда мәчетләр, зур спорт комплексы, йөзү бассейны, кибетләр, мәдәният йорты, Нәби Дәүли исемендәге гимназия, мәктәп, дүрт балалар бакчасы, хастаханә, ял парклары бар.Авылыбыздан сугышка бик күп ир-егетләр киткән, күбесе әйләнеп кайтмаган. Алар истәлегенә авылыбыз уртасында һәйкәл куелган.
Туган як кешегә яшәү өчен көч бирә.Мин дә туган ягымны, туган төбәгемне бик яратам.
7нче А сыйныфы укучысы Шәйхетдинов Рәмзил иншасы
Туган як
Бар кешенең дә туган ягы була. Минем туган ягым –Татарстан Республикасының ямьле урман буенда урнашкан Базарлы Матак авылы. Авылыбызда бик күп милләт кешеләре дуслыкта һәм бердәмлектә яши.
Туган авылымны мин бик яратам. Аның табигате дә яшел куе урманнарга, саф сулы елгаларга, чишмәләргә бай. Кырларда төрле җиләк-җимеш үсә, кырда куяннар, төлкеләр дә бар, елгаларда балыклар йөзә.
Нинди генә кеше булмасын һәм кайда гына тумасын, һәркемгә дә узенең туган ягы кадерле дип уйлыйм.Чөнки мин үзем дә бүтән якка китсәм, районымны сагынып кайтам.Мондагы табигатьнең матурлыгын сүз белән дә анлатырлык түгел. Шуның өчен җәй буе су буйларында ял итәм, аның матурлыгына сокланам. Туган ягымның шушы байлыкларын, матурлыгын, сафлыгын киләчәктә дә саклап яшәргә кирәк дип уйлыйм.
7нче А сыйныфы укучысы Мусина Камилә иншасы
Минем туган ягым
Һәр кешенең туган ягы бар. Минем туган ягым - Татарстан Республикасының Әлки районы Үргәагар авылы. Актай һәм Кече Чирмешән елгаларының субүләренә,урман-дала зонасына урнашкан. Авылым турында төрле-төрле риваятьләр йөри.Безнең авылның ике өлеше ике исем йөртә: көньяктарак урнашканына Иске Үргәагар,ә төньяк юнәлештәге өлешенә Яңа Үргәагар диләр.
Авылыбның табигате искиткеч матур. Кыш ел фасылында ул тагын да тылсымлырак.Мондагы табигатьнең матурлыгын сүз белән аңлатырлык түгел. Авылыбыз тирәсендә “Умарталык” , “Кырык чат” , “Зур урман” һәм башка урманнар ямьләнеп тора. Минем туган авылым уңдырышлы кара туфракка ия булган кырларга бай.
Авылыбызда мәктәп бар. Анда башлангыч сыйныф укучылары укый. Кызганычка каршы, мәктәп укучыларының саны күп түгел, авылыбызда яшәүчеләр кими бара.
Иске Үргәагарда һәрчак рәсми теркәлгән манаралы агач мәчет эшләп килә. Аннан һәркөнне моңлы азан ике авылга да яңгырый.
Кеше үзенең туган ягын онытмаска тиеш! Мин зур ускәч, үземнең туган ягымны онытмасмын дип уйлыйм. Ә хәзерге вакытта мин туган ягымны яратам,анын белән горурланам!
Ал чәчәкле туган җиребез ,
Гөл чәчәкле туган җиребез.
Җир шарында кояш булып,
Балкый безнең туган җиребез!
7нче А сыйныфы укучысы Гараева Рәзилә иншасы
Туган як
Туган ягыңны беркайчанда онытмыячаксың дип сөйлиләр. Чыннан да шулай икән.
Һәрбер кешенең дә үз туган ягы үзенчәлекле һәм аның турындагы хатирәләре һәрвакыт күңелне җылытып тора.Туган ягыбызның матурлыгы һәм гүзәллеге белән бернәрсә дә тиңләшә алмый. Биредә кеше гомеренең төп өлеше, балачагы, мәктәп һәм яшьлек еллары уза.
Туган ягында яшәүчеләр – иң бәхетле кешеләр. Алар туган якларын сакларга бурычлы. Тормышын чит-ят җирләр белән бәйләүчеләр дә газиз туган якларын онытмасын, аны исән-имин килешш, матур итеп саклауга зур өлеш кертсеннәр иде.
Туган як барыбызга да якын җир, монда һава сулавы да җиңел һәм рәхәт, монда иркен итеп, киң итеп сулыш аласың. Ватан һәм анда калган балачак, әти-әни, әби-бабайлар турындагы җылы хатирәләр ерактагыларны да туган җиренә чакырып кайтаралар. Туган якта һәркем бер-берсенә таныш, дуслары да шунда кешеләрнең. Дуслар белән бер очрашсаң, искиткеч шатлык кичерәсең, балачакка кайтып килгән кебек буласың. Барысы да искә төшә: уйнап үскән болыннар, иртәдән кичкә кадәр су коенган елга-күлләр, мәктәп еллары, балалар бакчасына йөргән вакытлар.
Шушы истәлекләргә таянып, туган як, аның табигате турында күпме җырлар, шигырьләр, рәсемнәр иҗат ителгән.
Туган як кына кешегә бетмәс-төкәнмәс көч бирә. Иҗат кешеләре илһамны да туган җирдән, туган яктан ала.
Туган ягым, туган авылым,
Мин –синең газиз балаң.
Саф сулы чишмәләреңнән
Җаныма сихәт алам.
Сусавымны басар кебек
Туган як чишмәләре.
Җилләрнең дә иң назлысы
Шул яктан искәннәре.
Кеше кайда гына яшәсә дә, туган җиренә магнит кебек тартылачак дип уйлыйм мин, чөнки монда бар нәрсә шундый якын һәм газиз.
7нче А сыйныфы укучысы Фәсәхов Илсур иншасы
Туган як
Кадерледән дә кадерле
Туган –үскән ил генә.
Чит-ят җирләр күп булса да,
Туган җирем бер генә.
Минем туган ягым –Татарстан Республикасы Әлки районы Үргәагар авылы. Бездә төрле милләт вәкилләре дуслыкта һәм бердәмлектә матур гомер кичерә. Аларның үзенчәлекле гореф-гадәтләре, мәдәниятлары, тарихы, рухи байлыклары бар.
Һәркемгә дә үзенең туган ягы һөрәгенә бик якын һәм кадерле. Кайда гына булсаң да, нинди генә матур җирләрне күрсәң дә, күңел барыбер үз туган ягына тартачак, чөнки монда табигать тә матуррак, һава да чистарак.
Туган ягыбыз –безнең горурлыгыбыз. Кем генә Әлки якларына кунак булып килсә дә, мондагы яшел куе урманнарны, саф сулы җырчы чишмәләрне, елгаларны күреп таң кала. Эссе җәй көннәрендә урманда биек имәннәр, зифа каеннар, серле усаклар күләгәсендә эштән соң ял итеп алу үзе ни тора! Минем туган ягым урманнары төрле җиләк-җимешләргә, гөмбәләргә, шифалы үсемлекләргә бик бай. Аларның барысын да курыкмыйча кулланырга мөмкин, чөнки алар саф һавада, кеше аягы басмаган урында үсәләр.
Туган авылым зур түгел, кечкенә генә. Җәй көннәрендә авыл халкы урман буйларында җиләк җыеп мәш килә. Ә без –бала-чагалар елга, күлләребездә көне буе су коенабыз, малайлар белән узыша –узыша балык тотабыз. Безнең җәебез шул су буйларында үтә.
Безнең төп бурычыбыз – туган ягыбызның матурлыгын саклап калу, шуның өчен бөтен көчебезне салу, туган җиребезгә олы ихтирам белән карау.
Мин чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем туган авылымны сөймәслек тә түгел шул, ул, минемчә, бөтен дөньясында да бер генә.
Авылыбыз горурлыгы булып, авыл уртасында яше бер гасырдан да артык булган мәчет тора. Һәр көнне авылыбызның мулласы, мәчет манарасыннан бөтен авылны яңгыратып, азан әйтә.Авылыбызда балалар бакчасы, медпункт, мәктәп, китапханә, клубыбыз бар. Ял көннәрендә китапханәгә барып, төрле кызыклы китаплар укыйбыз, бәйрәмнәрдә, ял вакытыбызда клубта төрле чараларда катнашабыз.
Киләчәктә дә авылыбызны төзек, матур итеп сакларга бар көчебезне куярбыз.
Мин туган ягымны бик яратам.
7нче А сыйныфы укучысы Хәйруллин Илназның иншасы
Туган ягым
Минем туган ягым,Әлки районы Базарлы Матак авылы, табигатьнең бик матур җирендә урнашкан. Районыбызда тагын егермедән артык авыл бар. Шуларның һәрберсе үзенчә гүзәл. Авылымның тирә-ягын урманнар, кырлар уратып алган. Урман тулы җиләк –җимеш, гөмбәләр, чәчәкләр. Киң болыннарга да бик бай минем туган ягым.
Мин яши торган йорттан ерак та түгел Шункар дип аталган таулы, болынлы, елгалы урын бар. Һәр ел саен, яз җитү белән, без гаиләбез белән шул урынга табигать кочагында ял итәргә барабыз. Язын андагы елгага кыр казлары, үрдәкләре, аккошлар кайта. Алар анда көзгә кадәр яшиләр, оя корып, балалар үстерәләр. Елганың ике ярын тутырып, бик матур чәчәкләр, төрле-төрле файдалы үләннәр үсә. Җәй көне исә, тау битләре кып-кызыл сусыл җиләкләргә күмелә. Кешеләр шунда җиләк җыеп рәхәтләнә.
Минем туган ягым –төрле күренекле шәхесләрнең туган җире. Безнең якта туып-үскән артистлар: Исламия Мәхмүтова, Әсхать Хисмәтов, Резидә Төхвәтуллина, Рузия Мотыйгуллина. Язучылар Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, Салих Маннапов, Петр Хузангай –данлыклы шәхесләр.
Туган ягымның тарихын, истәлекле ядкарьләрен саклап торган Туган якны өйрәнү музее эшли., ул Лисенков исемен йөртә.Музейда күренекле шәхесләргә, туган ягыбыз тарихына, милли бәйрәмнәребезгә, космонавтикага багышланган бүлекләр бар. Мин укый торган гимназиядә дә туган якны өйрәнү һәм Нәби Дәүли музейлары эшли. Без музейларда еш булабыз.
Туган ягымда тырыш , уңган халык яши. Иртә яздан алып көзгә кадәр игенчеләребез кырда иген үстерә. Терлекчеләр , сыер савучылар,эшмәкәрләр, укытучылар, тәрбиячеләр, табиблар, нинди генә һөнәр ияләре юк бездә. Һәркайсы үз хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара.
Бәйрәмнәребез бик күңелле уза безнең. Шуларның берсе –Сабан туе бәйрәме. Без аны зарыгып көтеп алабыз. Анда халкыбызның милли уеннары уйнала. Кыскасы, бәйрәм бик күңелле үтә.
Мин һәркемгә үз туган ягы кадерледер дип уйлыйм. Кая да булса чыгып китсәм, кунакка барсам, туган ягымны сагына башлыйм, тизрәк өйгә кайтасым килә, чөнки мин аны бик яратам.
7нче А сыйныфы укучысы Билданов Раяз иншасы
Туган як
Туган як һәркем өчен кадерле, газиз һәм якын.Ул кешенең гомере буена онытылмый, йөрәк түрендә тора, кеше олыгаеп, чит җирләргә китсә дә, ул туган ягын сагына. Туган якка мәхәббәт бик күп җырларда, шигырьләрдә сөйләнелә.
Минем туган ягым –Татарстан Республикасы Әлки районы Әхмәт авылы. Хәзерге вакытта Базарлы Матакта яшәсәк тә, минем кечкенә вакытым Әхмәт авылында үтте.Әнием шул авылда туып үскән минем. Әхмәт өч ягыннан сазлыклар белән уратып алынган, авыл яныннан Чирмешән елгасы үтә. Урман кырыеннан ук урман җәелеп китә. Шул урманның эчендә Аккош күле тыюлыгы урнашкан, аның җәнлекләре һәм үсемлекләре Кызыл китапка кертелгән. Тыюлыкка барлык ел фасылларында да кереп булмый, чөнки мондагы җир, сазлык җир булганга күрә, тирбәлеп тора. Ләкин мин тыюлыкта булганым бар.
Әхмәт авылына 1681нче елда ясаклы татарлар тарафыннан нигез салынган. Алар анда Мироноводан күчкәннәр. Беренче мәчет 1810нчы елдан соңрак төзелгән. 1844нче елда беренче мәктәп ачылган.
Балачагым Әхмәт авылында бик шәп үтте.Чирмешән суларында коенулар, урманда юкә чәчәге, җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвек җыюлар, гаиләм белән табигать кочагында ял итүләребез бик матур хатирә булып күңелдә калачак.
Аккош күле белән янәшәдә генә дәү әтиемнең энесенең умарталыгы. Соңгы елларда җәйге каникулымның күп вакытын мин шунда уздырам.Урман эчендә булуына карамастан, монда бакча җиләге, җиләк-җимеш агачлары, төрле яшелчәләр дә үстерәбез. Мин чүп утыйм, су сибәм.Ә иң рәхәт мизгелләр –юкә балы белән самоварда кайнаган чәйне гаиләбез белән бергә җыелып эчү.
Менә шундый матур ул минем туган ягым, шушы гүзәллек, табигатый урыннар күңелгә кереп калганча, үзгәрмичә саклансыннар иде. Пычратмасын, чүпләмәсен иде кешеләр туган җиремне.
7нче А сыйныфы укучысы Зиннәтуллин Самат иншасы
Туган як
Нинди матур, саф һавалы
Күркәм безнең яклар.
Кайда бар соң бездәгедәй
Шундый гүзәл яклар?
Минем туган ягым зур түгел, ләкин аның тарихы бик бай.
Базарлы Матак –минем туып үскән авылым. Ул бик матур. Аның табигате дә искиткеч. Тирә-ягыбыз урманнар белән уратып алынган. Авылыбыз уртасыннан кечкенә генә Актай елгасы агып үтә. Мин елгага дәү әтием белән балык тотарга йөрим, дусларым белән бергәләшеп су коенырга яратам.
Һәр ел саен Актай елгасы янындагы болынлыкта Сабан туе үткәрелә. Бәйрәмдә күп төрле уеннар уйнатыла, ярышлар уздырыла: капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, колгага менү, милли көрәш, ат чабышы һәм башкалар.
Авылыбызда күп парклар, музей бар. Туган якны өйрәнү музее ул. Анда минем дә булганым бар. Музейда экспонатлар бик күп, алар районыбызның бай тарихлы булуы турында сөйли.
Базарлы Матак авылында урта мәктәп һәм гимназия бар.Мин үзем- Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясендә укыйм.
Спорт мәйданчыклары күп авылыбызда, анда балалар рәхәтләнеп буш вакытларын уздыралар. “Алинә” спорт комплексында да спорт сөючеләрләр үзләренә ошаган спорт төрләре-футбол , волейбол, каратэ, бокс, нәфис гимнастика, теннис белән шөгыльләнә. Әле тагын йөзү бассейны да эшли бездә. Балалар да , олылар да йөзә анда.
Табигате искиткеч туган ягымның.Челтерәп аккан чишмәләр, куе урманнар, чәчәкле болыннар, шаулап аккан елгалар, аккошлы күлләр, иксез-чиксез иген кырлары, җиләкле аланнар иле безнең туган як. Аның матурлыгын сүзәр белән генә аңлатып бетереп тә булмый.
Мин туган ягымны бик яратам, аның уңган, данлыклы кешеләре белән горурланам.
Рисуют дети водопад
Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Рукавичка
Именинный пирог
Привередница