Р.Габделхакованың “Сират күпере” хикәясендә яшәү белән үлем фәлсәфәсе
Баһавиева Айгөл, Казан шәһәре Мәскәү районыГ.Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучысы
Җитәкче: Абдуллина Р.Ә., югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Cугыш... Кыска гына сүз, ә мәгънәсе бик куркыныч! XX гасыр тарихка иң күп сугыш гарасатлары белән кереп калды. Шундыйларның берсе - Әфган сугышы. Татар әдәбиятында әлеге сугыш турында әсәрләр күп түгел. Бу, әлбәттә, узган гасырның 80 нче елларында илдә барган вәзгыять белән аңлатыла. Шулай да соңгы елларда китап укучылар яратып өлгергән язучы Рәмзия Габделхакованың “Сират күпере” хикәясе Әфган сугышы хатирәләрен янә бер кат хәтердә яңарта.
Фәнни-эзләнү эшебезнең максаты: Р.Габделхакованың “Сират күпере” хикәясендә яшәү белән үлем фәлсәфәсен ачу. Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды: Р.Габделхакованың “Сират күпере” әсәрен укып анализлау; максатка ярашлы теоретик мәгълүмат туплау; татар әдәбиятында “Сират күпере” исеме белән бирелгән әсәрләрне ачыклау; язучы Р.Габделхакованың тормыш юлы һәм иҗаты турында хәбәрлар булу.
Эшнең актуальлеге: дөньяның әле бер, әле икенче кыйтгасында сугыш уты дөрләгәндә, рухи ярлылык кичергән, тупаслана барган җәмгыятьтә кешеләрнең иманга кайтуын, намазга басуын, рухи ныклыгын сурәтләү.
Тикшерү объекты итеп Р. Габделхакованың “Сират күпере” әсәре алынды.
Хезмәт структур яктан кереш, ике бүлек, йомгак, файдаланган әдәбият исемлегеннән тора.
Беренче бүлектә сират күпере төшенчәсе, ягъни әдәби метафораның мәгънәсе ачыкланды. Татар әдәбиятында мондый исемдәге әсәрләр бар: Рабит Батулланың “Сират күпере” драмасы, Ринат Мөхәммәдиевнең “Сират күпере” романы.
Р.Габделхакова үз хикәясендә төп геройның һәм аның иптәшләренең Әфган сугышындагы әсирлек тормышын зур сынау алдында калуын, яшәү белән үлем көрәшен сират кичү белән тиңләштерә. Югарыда телгә алган әдипләрдән үзгә буларак, хикәя авторы тирән упкын өстеннән ике таш кыяны тоташтырып сузылган күпер образын да китереп кертә; Г.Тукай, М. Солтангалиевләрдән аермалы буларак, хикәянең төп герое Рамил фани дөньядагы әлеге “сират күпере”н кичеп чыга һәм исән кала.
Икенче бүлектә хикәясенең кыскача сюжеты яктыртылды: татар авылында дәү әни тәрбиясендә үскән Рамилнең сугышчан дуслары белән Әфган җирендә мөҗәһидләргә әсирлеккә төшүе, мең бәлалар белән исән калуы, дингә килүе, рухи яктан уянуы тасвирланды. Әфганлылар совет солдатларына бу фани дөньяда иманга килергә чакыралар. Иман китерү - тормыш бәясе, исән калуның бердәнбер чарасы. Егетләрне үлемнән Рамилнең әбисе ”коткара”. Сугышның иң куркыныч миссиясе - буыннар эстафетасын өзү. Әсәрдә исә әбинең яшәү рәвешен Рамил дәвам итә. Гап-гади татар карчыгы оныгының гына түгел, ә башка милләт балаларының да гомерен саклап калучы, иманга килергә этәрүче олы зат дәрәҗәсенә күтәрелә. Аның үлеме – үлемсезлек булып яңгырый.
Р.Габделхакованың “Сират күпере” хикәясен анализлаганнан соң түбәндәге нәтиҗәләргә киленде:
-татар әдәбиятында “сират күпере” әдәби метафораны, башка язучылардан үзгә буларак, әдибә үзенчә ача: төп герой Рамил фани дөньядагы “сират күпере”н кичеп чыга һәм исән кала.
- иман төшенчәсенә тирән мәгънә сала.
- язучы гап-гади татар карчыгын оныгының гына түгел, ә башка милләт балаларының да гомерен саклап калучы, иманга килергә этәрүче олы зат дәрәҗәсенә күтәрә.
- Р.Габделхакованың сюжет кору үзенчәлеге, әсәрнең чишелешен үтемле бирә белү осталыгы күзгә ташлана.
Хикәядә бүгенге көндәге төп актуаль мәсьәләләр күтәрелә: җәмгыятьнең әхлакый нигезләренең какшавы, аларны ныгытырга кирәклеге ассызыклана; дөньяда тынычлыкны ут, сугыш ярдәмендә урнаштырырга омтылу мәгънәсезлек икәне искәртелә; гаиләнең, әби-бабайның әхлаклы, иманлы кеше тәрбияләүдәге зур роле раслана.
Кулланылган әдәбият исемлеге:
Вложение | Размер |
---|---|
tezis_sirat_kupere.docx | 24.25 КБ |

Два морехода
Иван Васильевич меняет профессию
Что есть на свете красота?
Сказка "Узнай-зеркала"
Сказка об одной Тайне