Кәҗә бәтие турында әкият
Сабиров Әмир Фидаил улы,
Казан шәһәре Мәскәү районы Г.Ибраһимов исемендәге
17 нче татар гимназиясенең 7 нче сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче: Абдуллина Рамилә Әгъзам кызы, югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы
Борын – борын заманда, минем бабай да тумаганда, калын урманнар, яшел аланнар кочагына чумган бик матур бер татар авылында яшәгән, ди, бер әби белән бабай. Аларның ишегалды тулы тавык-чебешләре һәм ике кечкенә бәтиле кәҗәләре булган. Боларга йорт хайваннарын ашату авырая башлаган. Әби белән бабай ни эшләргә дә белмәгәннәр. Йорт хайваннары хуҗаларның тормышлары авыраюын сизеп, аларга ярдәм итәргә булалар. Үрдәкләр су буена ялгызлары гына төшәргә өйрәнгәннәр, каз бәбкәләре чүп утаганнар, әтәч бакчага су сипкән, тавыклар ишегалдын себереп чыгарганнар. Ә кәҗә, үзенең ике бәтиен ияртеп, һәр көн аланлыкка печән ашарга китә икән. “Якында гына урман, карагыз аны, миннән еракка китмәгез!” – диеп үзенең балаларын кисәтеп куйган. Печән ашап, инештән сулар эчкәч, караңгы төшәргә күп вакыт та калмагач, өйгә таба юл тоталар икән. Менә беркөнне ана кәҗә бер бәтиен югалткан. Бик озак эзләсә дә, таба алмаган. Әби белән бабай да бәтиләрен югалтканга бик кайгырганнар, ди.
Кәҗәнең әлеге югалган бәтие бик шук, тиктормас булган. Ул уйнаклап, сикергәләп урман эченә кереп адашкан икән. Зур биек агачлар арасына кергәч, ул куркып, югалып калган. Тирә – як караңгы, шомлы авазлар ишетелгәли. Каяндыр агачлар арасыннан бераз яктылык та шәйләнә икән. Бәти, авыл шул яктадыр дип барса, ап-ак кыя ташка килеп төртелгән. Ә кыяның башында кәп-кәкре мөгезле, ап-ак озын йонлы, бик горур кыр кәҗәсе басып тора икән. Кәҗә бәтие үзенең адашканын, әнисе сүзен тыңламаганын сөйләп биргән. Кыр кәҗәсе, үзенең ерак туганының бәтие икәнен аңлап, әлеге тиктормаска бик озак итеп акыл өйрәткән. Кара урманда нинди ерткыч җанварлар булганын, өлкәннәрне тыңламау үлемгә китерүен аңлаткан, ә аннары бәтине урманда үзе генә белә торган яшерен сукмаклары аша авылына озаткан.
Кәҗә бәтие, арып-талып, көч-хәл белән әби-бабай йортына кайтып егылган. Үзенең хатасын аңлаган. Ул урманда күргәннәрен сөйләгән, әнисеннән гафу үтенгән. “Әнием, мин беркайчан да синең сүзеннән чыкмам”, - дигән. Әнисе тынычланган, бәтиен кочагы алып яраткан.
Шул көннән соң кәҗә бәтие туганнарыннан бер дә аерылмаган, яшел үлән ашап, зур кәҗәгә әйләнгән. Әби белән бабай, куанып, кәҗә сөте белән барысын да сыйлаган. Ул кәҗә сөтенең тәмлелеге! Шифасы... Иренемдә әле дә кипмәгән. Ышанмыйсызмы?
Вложение | Размер |
---|---|
mir_kiyatlre.docx | 13.67 КБ |

Павел Петрович Бажов. Хрупкая веточка
Астрономический календарь. Апрель, 2019
Иван Васильевич меняет профессию
Северное сияние
Петушок из русских сказок