Кайбыч - безнең туган ягыбыз. Кайбыч төбәгеннән күп санлы мәдәният әһелләре чыккан. Опера сәхнәсендә данга ирешкән сандугачлы ягыбыз сандугачы Галия Кайбицкая (Кече Кайбыч авылы), Вәли Галкин (Иске Тәрбит авылы), яки Көнчыгыш халыкларын үзенең музыкаль әсәрләре белән сокландырган күренекле композитор һәм дирижер Латыйф Хәмиди (Бүәле авылы), яки Республикабызда курчак театрына нигез салучы Татарстанның халык артисты Фоат Таһиров (Шуширмә авылы), татар дөньясына җыр-моң белән хезмәт итүче танылган җырчыларыбыз Лидия Әхмәтова, Лена Бичарина кебек атказанган затлар –Кайбыч төбәгенең горурлыгы.
Үземнең фәнни эшемне Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбиц каяның иҗатына багышларга уйладым. Моның өчен Кайбыч районының үзәгендә урнашкан “Галия Кайбицкая”музеена барып, музей хезмәткәрләре белән элемтәгә кердем һәм үземне кызыксындырган сорауларга җавап таптым.
Вложение | Размер |
---|---|
fatikh_mirkhan.docx | 65.11 КБ |
Кайбыч - безнең туган ягыбыз. Кайбыч төбәгеннән күп санлы мәдәният әһелләре чыккан. Опера сәхнәсендә данга ирешкән сандугачлы ягыбыз сандугачы Галия Кайбицкая (Кече Кайбыч авылы), Вәли Галкин (Иске Тәрбит авылы), яки Көнчыгыш халыкларын үзенең музыкаль әсәрләре белән сокландырган күренекле композитор һәм дирижер Латыйф Хәмиди (Бүәле авылы), яки Республикабызда курчак театрына нигез салучы Татарстанның халык артисты Фоат Таһиров (Шуширмә авылы), татар дөньясына җыр-моң белән хезмәт итүче танылган җырчыларыбыз Лидия Әхмәтова, Лена Бичарина кебек атказанган затлар –Кайбыч төбәгенең горурлыгы.
Үземнең фәнни эшемне Татарстанның халык артисткасы Галия Кайбиц каяның иҗатына багышларга уйладым. Моның өчен Кайбыч районының үзәгендә урнашкан “Галия Кайбицкая”музеена барып, музей хезмәткәрләре белән элемтәгә кердем һәм үземне кызыксындырган сорауларга җавап таптым.
Галия Кайбицкая татар мәдәнияты дөньясында шактый танылу алган гаиләдә туып үскән.Татарстанның Тау ягы булган Кече Кайбыч авылында 19 нчы гасыр урталарында Төхфәтулла хәзрәт муллалык иткән.Ул авыл кекшеләрен укырга-язарга өйрәткән, ике кыз тәрбияләп үстергән.1845 нче елда көтеп алган улы Мотыйгулла дөньяга килгән.Шатлык белән кайгы янәшә йөри диләр,дөрес икән. Өч баласын калдырып, әниләре үлеп китә.Мәккәгә хаҗ кылырга барган вакытта Төхфәтулла хәзрәтнең дә гомере өзелә. Ятимнәр турында кайгыртуны авылдашлары тулысынча үзләре өстенә алалар.
Мотыйгулла үзенең сәләтлелеге белән башка балалардан аерылып тора, тугыз яшендә Коръән сүрәләрен яттан белә. Берничә елдан соң аны,сәләтле шәкерт буларак , Кышкар мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр.Ул шунда булачак татар шагыйре Габдулла Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф белән дуслаша. Алар бергәләп Мөхәммәтгарифның Кушлавычта яшәүче әти-әнисе янына кайталар, яшерен серләре белән уртаклашалар.
1867 елда 22 яшьлек Мотыйгулла Каһирәгә килеп төшә.Әлеге уку йортында ун елга якын белем ала. 1877 елда күңеленнән генә авылдашларына тирән рәхмәт сүзләре әйтеп, кайтырга чыга .Кайтышлый, апасы Газизә яшәгән Уральск шәһәренә туктала. Мотыйгулла үзенең тирән фикерле булуы,эчтәлекле чыгышлары белән дус-ишләренең ихтирамын казана. Аның белеменә югары бәя бирәләр. Яшь мулланы шәһәрдә калдыру максаты белән, 16 яшьлек Гыйззинас исемле кызга иярәшәләр.Ачык күңелле, шат кызны Мотыйгулла бер күрүдә ошата.
Мотыйгулла Кушлавычта яшәүче дустына хат яза. Ләкин бу вакытта Мөхәммәтгариф инде күптән вафат булган була.Мөхәммәт тә каты авыруы хакында хат язган була, Мотыйгулла турында хатыны Мәмдүдәгә дә сөйли. Мәмдүдә хәле авырайгач,Габдулланы Мотыйгуллага бирүләрен үтенә. Ә бу вакытта инде Галиәсгар аны үзенең тәрбиясенә алган була.
Яңа гасырның бишенче елы Мотыйгулла хәзрәт гаиләсенә шатлык алып килә.Гыйззинас зәңгәр күзле,чибәр кыз таба.Аңа Галия дип исем кушалар. Абыйсы Камил җыр көйләп, Габдулла Тукай шигырь сөйләп аның бишеген тибрәткән.Тукай,кызчыкның яңгыравыклы тавышын ишетеп,аны җырчы булыр дип юраган.Еш кына шагыйрь кочагында йокыга киткән кызның язмышы нәкъ Тукай юраганча була.Галия халык җырчысына әйләнә,халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек була. Галия олы тормыш юлына аяк басканда янәшәсендә абыйсы Камил дә, Габдулла да булмый. Ул җырларга ярата, матур, әhәңле тавышы белән тыңлаучыларын үзенә җәлеп итә, халык көйләрен кызларына, укучыларына да җиткерергә омтыла. Галия әти-әниләре мәдрәсәсендә белем ала.Аңа бернинди дә чикләүләр куелмый, шуңа да киң күңелле, ачык йөзле кыз булып үсә.Әнисенең җырлаын тыңларга ярата, үзе дә аңа кушылып җырлый. Галия Сары Байкинага охшарга тырыша, аны үзенең идеалы итеп күрә. Галия йөрәгендә театр сәнгатенә мәхәббәт уяна.Алар Казанга киләләр.Имтиханда Галиягә дә вакыт җитә. Аңа этюд башкарырга кушалар. Этюдны Тукайның “Ана кабере янында” шигыреннән алынган сүзләр белән бәйләп башкара. Ике-өч көннән соң бүлмәләре ишеген бер кыз шакый: -Галия Кайбицкая бармы монда? Аның янына килгәннәр.Галия ишектән йөгереп чыга. -Галия,исәнмесез.Мин Салих Сәйдәшев булам. -Исәнмесез... -Галия,без дәүләт театрында яңа спектакль куябыз.Сәхнә артында җырлап тору өчен җырчы кирәк. Син ризалашмассыңмы икән? -Мин җырлый белмим бит.Минем хакта сезгә,мөгаен,абыем Әдhәм әйткәндер. -Юк,сез “Туган тел” җырын башкарганда мин имтиханда утыра идем.Сезнең җырлаячагыгызны шунда ук аңлап алдым мин.Иң мөhиме-моңыгыз бар,ә җырларга үзем өйрәтәчәкмен. -Белмим инде,Салих абый... -Мин иртәгә тагын килермен әле сезнең янга,килештекме? 1923 елда беренче сентябрен Галия Кайбицкая Казан театр техникумының шәкерте буларак башлый. Аның алдында- киң колачлы сәхнә, киләчәкнең якты, зур юлы. Чын артистка булу өчен, табигый сәләттән тыш, зур тырышлык кирәк. Беренче көннән үк Галия тырышып укырга керешә. Сәхнәдә Галия Кайбицкая яшьтән үк җырлы рольләрне башкара. Җыр сәнгатендә белемен камилләштерү максатыннан ул Көнчыгыш музыка техникумына да укырга керә. Галиянең иҗат үсешенә К.Тинчурин, С.Сәйдашев, С.Габәши, М.Фәйзи, Х.Әбжәлилов, Ф.Ильская, Г.Болгарская кебек шул чорның Театр сәнгате әһелләренең йогынты зур була.
Күп тә үтми , Галия танылган драматург һәм режиссер Кәрим Тинчурин, композитор Салих Сәйдәшев, артист Ситдыйк Айдаровлар белән якыннан таныша. Алар Кайбицкаяның беренче остазлары булалар, аның сәләтен күреп,техникумда уку дәверендә үк сәхнәгә чакыралар. Ул бер үк вакытта техникумда да укый, Татар Дәүләт академия театрында да уйный.
Г.Кайбицкая беренче мәртәбә Татар Дәүләт академия театрында М,Фәйзинең “Галиябану” драмасында Галиябану ролен башкара. Шулай итеп,унсигез яшьлек Галия Төхфәтуллина Татар драма театры актрисасы булып китә. “Таhир hәм Зөhрә” спектаклен Һади Такташ та карый.Ул “Кызыл Татарстан” газетасында “Татар сәхнәсендә тагын бер йолдыз” дип исемләнгән мәкалә бастырып чыга. Һәм менә ул театр артисткасы! –дип әйтә. Драматург К.Тинчурин, композитор С. Сәйдәшев һәм артистка Г.Кайбицкая арасында дуслык искиткеч матур образлар тудыруга ярдәм итә, Сәйдәшев белән Кайбицкая уйнавы турында: “Татар сәхнәсендә тагын бер йолдыз калыкты”, — ди.
Еллар уза. Татар сәхнәсендә дә опера һәм балетка юл ачыла. 1934 елда П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясе каршында татар опера студиясе оеша. Шул ук елны Г.Кайбицкая, С.Сәйдәшев, С.Айдаров, М. Рахманкулова, Х. Зәбирова.У.Әлмиев, М.Булатова, М. Мозаффаров, Җ.Фәйзи һ.б. Мәскәүгә укырга китәләр.Г.Кайбицкая анда шагыйрь Муса Җәлилов һәм рус опера мәктәбе педагоглары белән таныша.
Мәскәү.1935 нче ел.Петр Ильич Чайковский исемендәге дәүләт консерваториясе каршында оештырылган татар опера студиясендә дәртләнеп укып йөргән чаклар. Шул чакларда Галия,шагыйребез Муса Җәлил белән танышты.Ул болай булды. Ишекне акрын гына ачып кемдер кереп килде Галия күзләрен ноталардан тиз генә алып: ”Кем керде икән?”-дип караса,ишек янында бер кеше басып тора. Ул күзләрне озак оныта алмый. Ул аңа: ”Гафу итегез, Галия ханым! Тавышыгызны ишетү белән сезне танып кердем, бер генә минутка мөмкинме?” -диде. Галия: ”Исәнмесез! Сез кем буласыз?”-дип сораган да, кул биргән. Җавабында аңа: ”Мин Муса Җәлил, студия директоры Хәмид Төхватуллин мине студияга эшләргә чакырды һәм әдәбият бүлеге җитәкчесе итүне миңа тапшырды”- диде узен танытып. Шулай итеп,Галия Кайбицкая белән патриот шагыйрь Муса Җәлил арасында иҗади дуслык башлана. Сәнгать сөючәнлеге,сәнгать эшчәнлеге булуы белән Муса Җәлил беренче очрашкан көннән үк аңарда җылы мәхәббәт калдырды. “Алтынчәч”операсының беренче варианты рус композиторы, академик Борис Владимирович Асафьев тарафыннан языла. Галия аны башкара.Ул Мусага бик ошый,чөнки ул бик нәфис булып яңгырый. Галия композитор Асафьев белән таныша. Шуннан соң Муса Җәлил, композитор һәм Галия еш очраша торган булалар.
1941 елның май айларында “Алтынчәч”операсына хәзерлекне күреп, Җәлил чиксез сөенә, ул Галиянең операның икенче пәрдәсендәге беренче арияне җырлавын түземсезләнеп тыңлый һәм Галияне кочаклап: ”И,Галия! Канат бирдең минем уйларыма, ялкын бирдең минем җырыма”-дип, кергән минуты белән, аңа шигырь язып бүләк итте.
“Үлмәс җыр”.
Канат бирдең минем уйларыма,
Ялкын бирдең дәртле җырыма,
Син җитәкләп мине кулларымнан
Алып чыктың бәхет юлына.
1938 елның 22 декабрендә, барлык фәннәрдән дә “бишле” куелган таныклык алып, зур иҗат планнары белән Казанга кайта. Артистканың опера сәхнәсендә хезмәте күпкырлы һәм тирән мәгънәле. Мәдәният өлкәсендә зур хезмәт күрсәтеп, халык мәхәббәтен казанган Г.Кайбицкаяга хөкүмәтебез 1939 елда “ Татарстанның халык артисткасы” дигән мактаулы исем бирә. 1940-50 елларда Г.Кайбицкая Татар опера театрында Н.Җиһановның «Качкын» ныда Рәйхан, «Алтынчәч»ендә Алтынчәч һәм «Түләк» операсында – Сусылу рольләрен башкара. Снегурочка («Снегурочка») кебек чит ил һәм рус операларындагы катлаулы образлар ук җырчының осталыгын тагын бер кат дәлилли. Г.Кайбицкая Россининың “Фигаро туе” операларында үзәк партияләрне башкара.Опера театры ачылудан башлап 1958 елга кадәр туктаусыз җырлап, Севилья чәчтарашы” нда Розина, “Фауст” та Маргарита., “Риголетта” да Джильда, “Травиата” да Виолетта образларын иҗат итә .
Галия үзенең истәлекләрендә болай дип искә ала: ”Татар сәнгате ул серле дә,мавыктыргыч та, һәм, әйтергә яраса, кайберәүләр өчен хәвефле дә.Үзендә ыргып торган сәләт барын-югын белмичә, кайберәүләр сәхнәгә омтыла.Нәтиҗәдә , аның иң әйбәт еллары әрәмгә уза .Галия апаның тирән мәгънәле сүзләреннән соң тагын бер кат уйга калдым. Димәк, ул сәхнәдә уйнап кына калмаган , чын мәгънәсендә шунда яшәгән. Галия апаның талантына, тышкы гүзәллегенә , югары культуралы булуына чын күңелдән сокланган, сәхнә эшчәнлегеннән чын мәгънәсендә рухи ләззәт алган тамашачыларның әле күбесе исән.Аның турындагы тапшыруларны яратып карыйлар, фикер алышалар , җырларын бирелеп тыңлыйлар. Әйе,ул үзенчәлекле, чагыштыргысыз, кабатланмас шәхес, опера театрының бер бизәге иде.Сандугачлар сайрап торганда туган Галия апаны 1993 елда сандугачлар соңгы юлга да сайрап озаттылар.Ул бит үзе дә гомере буе сандугач булып сайрады.
Гомеренең соңгы елларын Галия ханым балалары һәм оныклары кайгыртуын тоеп , алар тәрбиясендә үткәрде.Ул Кече Кайбычка булган мәхәббәтен шигырь юллары аркылы белдерә.
Галия КАЙБИЦКАЯ Казан
Авылыма сәламем!
Кече Кайбыч — туган авылым!
Сагынып кайттым сиңа тагын!
Күз алдыма килеп басты
Монда узган бала чагым.
Горурланам авылым белән‚
Шәфкать кылдың син атама.
һәммәбез дә хезмәт иттек‚
Бирелеп, олы Ватанга.
Язын кайтырга омтылдым,
Әмма калдым тагын көзгә.
Мотыйгулла нәселеннән
Китердем мин сәлам сезгә.
Тукай‚ Сәйдәш‚ Муса Җәлил‚
Кәрим Тинчурин сәламен.
Горур күтәрештем мин дә
Татар сәнгате әләмен.
Авылым‚ сиңа омтылдым,
Аерма ипи-тозыңнан.
Зур рәхмәтен кабул күрче
Исемең йөрткән кызыңнан.
декабрь, 1976
Халкыбызның талантлы кызы, данлы якташыбыз, олы сәнгатьнең зур йөген үз иңнәрендә тартып барган Кайбыч Галиясе мактаулы гомер юлы үтте, халыкны яратты ,кайбычлыларны үз итте .Шул олы хөрмәтен ,ата-баба җиренә мәхәббәт хисләрен салып, Кайбыч төбәгенә кайткалап йөрде. 1998 елда Олы Кайбыч авылында музей өчен махсус бина төзелә. Бинаны проектлаганда Г. Кайбицкаяның улы архитектор С.С.Айдаров катнашкан.Кайбыч районының уртасында Галия Кайбицкая исемендәге музейда аның иҗатын һәм тормышын чагылдырган материаллар урын алган .
Кыскасы,фәнни эшемдә Галия апаның тормышын һәм иҗатын яктыртканмын икән, әлбәттә, бу урынсыз түгел, чөнки мин үзем дә җырларга бик яратам. Мин аның белән чын күңелемнән горурланам.
Сказка об осеннем ветре
Как нарисовать осеннее дерево акварелью
Л. Нечаев. Яма
Ласточка. Корейская народная сказка
Разлука