Фәнни-эзләнү эше
Тема: “ Алар Днепрогэсны саклап калдылар”
Номинация “Краеведение” (на татарском языке )
Вложение | Размер |
---|---|
Фәнни-эзләнү эше “ Алар Днепрогэсны саклап калдылар” | 516 КБ |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Латышовская средняя общеобразовательная школа» Кадошкинского муниципального района Республики Мордовия
Фәнни-эзләнү эше
Тема: “ Алар Днепрогэсны саклап калдылар”
Номинация “Краеведение” (на татарском языке )
11 нче сыйныф укучысы
Кадряков Марат Радикович
МБОУ «Латышовская СОШ» |
Адрес: РМ. Кадошкинский |
муниципальный район, |
с. Латышовка, ул. Молодежная д. 19 |
Җитәкче: |
Поташова Светлана Равилевна, |
учитель татарского языка и литературы |
тел.89879972646, shkola12a@mail.ru |
2021– 2022 уку елы
Эчтәлек
Кереш ................................................................................. 3. б.
Беренче бүлек. Алар Днепрогэсны саклап калдылар..... 4. б.
Йомгак .............................................................................7 .б.
Әдәбият ............................................................................9. б.
Кушымта ......................................................................... 9. б.
1.Кереш.
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк.
Уткәнне белү, синең киләчәген
Хәтерләүдән курыкма син!
Уткәненне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
Ничек итеп көн иткәнен,
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди уйлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Гаилә, нәсел киләчәгең…, токым... Әлеге сүзләр безгә бик кечкенә вакыттан, балачактан таныш. Гомер дәвамында кешеләр күренми торган җепләр, туганлык белән бәйле. Ә безне, бер-беребез белән нәрсә берләштерүе турында уйланып караганыбыз бар микән? Шулай инде, юктыр. Әйе, «илен белмәгән - игелексез», «халкын белмәгән - холыксыз», «нәселен белмәгән - нәсәпсез» дип, юкка гына әйтмәгән халкыбыз. Кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының үткәнен, үз халкының,гаилэлэренен чыгышын белергә тиеш.
Борынгы заманда һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш булган, үз нәселен белгән кеше абруйлылардан саналган. Безненчә, гаиләңнең тарихын өйрәнү кызыклы һәм файдалы. Гаилэ эгьзалары кем булган, ничек яшәгән һәм шөгыльләнгән, кешеләр өчен файдалы эшләр башкарганнармы, әллә киресенчәме? Безнен уйлавыбызча, безнең бабаларның яшәү рәвеше безнең тормышта да уз урынын алган, үз нәселеңне белергә һәм хәтерләргә тиешбез.
2.Алар Днепрогэсны саклап калдылар.
Еллар үткән саен, ерагая бара бездән Бөек Ватан сугышының выкыйгалары. Әмма ләкин бу сугыш истәлеге илебезнең хәр кешесе йөргәендә мәңге дәваланмый торган яра булып яшәячәк.Безнең Латыш авылыбыздан Бөек Ватан сугышына өч йәздөн артык кеше киткән. Аларның күбесе мәңгегә сугыш кырларында ятып калганнар. Минем алдагы хикәяләвем шушы авылдашларымның бересе турында булыр. Авылыбызда бер үк фамилия йөртүчеләр күп, иң таралганнарыннан: Арюковлар, Байчуриннар,Турчаевлар,Поташовлар. Бертөрле исемлеләребез дә байтак. Шунлыктанмы, әллә бүтән сәбәплеме, авылыбызда фамилияләр белән беррәттән кешене өй кушаматы белән атау да киң татаралган.
Минем алдагы хикәяләвемнең баш героен да авылыбызда исем-фамилиясе буенча гына түгел, ә бәлки яратып, олылап, өй кушаматлары буенча “Наум” Исхак абзи, яки “Наум” ага дип тә атый иделәр. Ул безнең урамыбызда, “Каш“ урамында (урам тау башында урнашканга күрә, “каш” дип йөртелә), гомерен үткәрде. 1941 еда ул шушы җирдән авылдашларыбыз белән беррәттән, туган өендә хатыны белән балаларын калдырып, Бөек Ватан сугышына чыгып киткән.
Авылыбыз матур Потиж елгасының яр буйларында урнашкан, шунлыктан, авылыбызда йөзә белмәүчеләр юк. Саранск шәһәрендә урнашкан формировочный пунктта, кем су астында хәм су өстендә йөзә белә дип сорау ишеткәч, Исхак абый белән хә м күрше Иса авылыннан булган Кильдеев Хысәен Хамзя улы алгы сафка чыгалар. Бу минуттан ике татар ир-атны язмыш сугыш юлларын бергә үтәргә насыйп кыла. Аларны икесен дә Горький шәһәренә юллыйлар, һәм анда, Идел ярларында, тәҗрибәле хәрби водолазлар җитәкчесендә ике дус водолаз хөнәренең бөтен нечкәлекләре белән танышалар...
Йорткыч фашистлар ишелмәсе Волгоградка ташлана. Безнең гаскәрләр сугышып Дон елгасына чигенәләр. Аларгы елганың аръягына күчерергә кирәк. Дош-ман бертуктамый елгага бомбалар ташлый, бик күп сугышчылар хәм хәрби техника батып кала. Бу шартларда аерым водолазлар батальонына Идел ярларында өйрәнгән осталыкларын практик рәвештә күрсәтергә туры килә. Бертуктамый торган артиллерия хә м авиация туплары астында, көнне-төнне пантон күперләре ремонтлыйлар, су астыннан баткан танкларны, хәрби машиналарны күтәреп торалар.
Дон елгасы буенда алынган хәрби тәҗрибә аларга Идел ярлары буенда сугышканда да бик кирәгә. Сугыш дәвам итә. Туганлашкан ике дусны - Арюков Невмятулла улы Исхакны хәм Кильдеев Хамзя улы Хысәен сугыш язмышы бер фронттан икенчегә ташлап йөртә.
Көньяк Украина. Безнең гаскәрләр көнбатышка юл тота. Унтугызынчы гвардияле сапёр батальонының водолазлары да шунда. Украинаның бөек елгасының ярларына алар инде төҗрибәле сугышчылар булып җитәләр. Биредә аларны Днепрның гидроэлектростанциясе шаккаттыра. Бу бит сугышка кадәр бишьеллыкларның горурлыгы иде!
Днепр өстенә туплар ялкыны явып торды. Фашистлар бөтен көчләрен Днепрогэсны җир өстеннә н юк итүгә ташлыйлар. Алар, Берлиннан килгән кушу буенча, Днепрогэс эченә егерме биш эшелон шартлаткыч тыгып куйганнар. Ләкин бу шартлаудан плотинага зур зарар килми. Днепрогэс чыдый. Беренчесе уңышсыз булганга, дошман икенче шартлау хәзерли...
Кәннәрдән бер көнне Арюков хәм Кильдеевны командир үзенә чакыртып: “Бу вакытлар безнең гаскәрне елганың аръягына күчерү башлана. Фашистларның планы буенча, нәкъ шушы вакытта Днепрогэсны шартлатачаклар. Шулай итеп, алар плотинаны да, безнең гаскәрне дә юкка чыгарырга уйлыйлар. Сезгә бик җитди задание башкарырга туры килер... Чыннан да, бу йөкләм? җиңелләрдән түгел иде. Безнең командованиегә шартлаткычның кайда яшерелгәне билгеле иде. Днепрогэсның төбендәге мәйданындагыларын зарарсызландырырга лейтенант Карузов разведчикларына кушылган. Ләкин югары мәйдандагы алтмыш тонна шартлаткычны ничек юк итәргә? Җир хәм су өстеннән бу эшне булдырырга мөмкинлек юк, чөнки көнне-төнне югары мәйданны дошман туплый. Бер юл кала - су астыннан.
- Без сезгә ышанабыз, - диде капитан Сошинский, су астына төшәчәк ике тугандашка.
Дуслар су астында. Монда аларны адым саен үлем сагалап тора, чөнки фашистлар елга төбендә күп санлы тозаклар калдырганнар. Хәр адым зур көч белән генә бирелә. Өстәвенә кислород та санаулы. Су астына беренче төшүләре нәтиҗсез булды - шартлаткычка илтә торган тимерчыбыкларны таба алмадылар. Бүтән ялгышырга ярамый. Хәр көн йөзләгән сугышчының гомерен өзеп алып китә. Яңа чуму. Су астында бер адым, ун, йөз, ике йөз...? кирәкле тимерчыбыклар күренми. Кислород мизгел саен кими бара. Икенче сәгать су астында...
Арюков приборга күз салды. Йөрәк авыздан чыга, тамырларда кан тукталган шикелле. Аппаратка нәрсәдер булган. Кислород бары тик чирек сәгатькә генә ...Су өстенә чыгарлык җитәр иде дә, ләкин ...
Менә йөрәк яңа көч белән тибә башлады: су төбендә зәхер еланнар шикелле ишелеп яткан изоляцияләнгән калын тимерчыбыклар күренде. Күз алдында кара түгәрәклзр...Сугышчы хушын югалта. Ә авылдашабыз, Хысәен абый дөньясын онытып, бернәрсәгә дә карамыйча, зәхер тимерчыбыкларны кискәли дә кискәли. Ничә метр тимерчыбык киселгәндер икән - кем үлчәгән аны! Ләкин бернәрсә ачык билгеле - шартлау булмаячак.
- Ура, Исхак, без җиңдек!
Ә кая икән дусты? Куркыныч нәрсә күрде Хысәен - тугандашы Днепр төбендә хәрәкәтсез ятып тора... ләкин өмет әле өзелмәгән. Ул дустын өстерәп сигнал җебенә таба атлый башлый. үзенең дә көче калмаган, аякларына кургаш бәйләгәннәр шикелле. Ләкин тукталырга ярамый – туктаса, бердән икесе дә тынчып үләчәкләр...
Арюков өч сәгатьтән соң гына аңына килә. Һәм күргән беренче сүрәте - капитан Сошинскийның җитди йөзе:
- Борчылма, дустың Кильдеев та тере. Ул сине үлемнән кыткарды. Молодецлар, эшне булдырдыгыз! - диде командир...
Язмамның ике героена да Бөек Ватан сугышы кырларыннан туган җирләренә исән-сау кайтырга насыйп булган. Соңыннан, сугыштан сон, ничәмә-ничә мәртәбә, бәйрәм өстәле артында утырган килеш, искә ала булганнар тугандашлар сугыш кырларында башларыннан үткәннәрне, күргәннәрне.
Туган өенә кайткач, Исхак абый, хатыны белән матур гына яшәп торганнар. Гомере буе колхозда хезмәт иткәннәр. Берсеннән-берсе акыллы хәм эшчән балалар үстергәннәр алар. Исхак бабай хәзер юк инде. Аның балалары, оныклары, оныкчалары, бабалары саклап калган тыныч тормышның тәмен-ямен аңлап, кадерен белеп, бу каһарман кеше турында хәтер саклап яшиләр.
P.S. Хикәя язганда эзләнү-тикшерү материаллары хәм Арюков Кәмил Исхак улы гаиләсендә сакланып калган материаллар белән кулландым.
Йомгак
Ватанны саклау - ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Бабайлар, әтиләр, абыйлар туган ил алдындагы бурычларын намус белән үтәгәннәр. Алар сафында Арюков Исхак Невмятулловичнын оныгы -Арюков Александр Кәмил улы (преподаватель, Межрегионального центра компетенций – Казанский техникум информационных технологий и связи ) хәзерге көндә Казан шәһәрендә яши, ул бабасы шикелле военный һөнәрен сайлап илебезнең тыныч тормышын уяу саклый.
Без авылдашларыбыз белән горурланабыз! Алар алдында баш исәк тә, чәчәкләр бүләк итсәк тә, алтыннан һәйкәл куйсак та аз булыр кебек. Кадерлик, онытмыйк аларны, баш иик аларга. Без аларга мәңгелек бурычлы.Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт! Ә безнең бурычыбыз – ул еллардагы халыкның батырлыгын үзебездә онытмыйча, бездән соң килгән буыннарга да тапшыру.
Әдәбият
1.Великая отечественная война http://www.otvoyna.ru/nagrada.htm
2 .Книга “Память”Республики Мордовия.
3.Сайт Мемориал
4.Из рассказа и воспоминания сына Арюкова К.И.
Рисунок 1.
Рисунок 2.
Александр Арюков, преподаватель, Межрегиональный центр компетенций – Казанский техникум информационных технологий и связи (с сайта http://www.itsec.ru/articles/nekotoryye-aspekty-informatsionnoy-bezopasnosti-tekhnologii-blokcheyn)
Мастер-класс "Корзиночка"
Одна беседа. Лев Кассиль
Заколдованная буква
Как нарисовать осеннее дерево акварелью
Новый снимок Юпитера