Вложение | Размер |
---|---|
galieva.docx | 15.07 КБ |
Э Тема: Әлмәт тарихында эзе калган
Гыймай бабам
Эшне башкарды:
Галиева Азалия Илдар кызы, 11А класс
Әлмәт шәһәре муниципаль белем
бирү оешмасы
”Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге
25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Фәнни җитәкче:
Зәйдуллина Ләйлә Әкъдәс кызы
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әлмәт шәһәре 2020
Эчтәлек
I.Кереш өлеш.
1. Проблема кую.
2. Максатлар. Бурычлар.
3. Эшнең әһәмияте. Актуальлеге
II. Төп өлеш.
Гаиләмнең архивы.
III. Нәтиҗә ясау.
IV. Кулланылган әдәбият.
I. Кереш.
Бәхетле заман балалары без. Өстебездә яхшыдан-яхшы кием, өстәлебез тулы ризык. Әле берничә дистә ел элек кенә әби-бабаларыбызның шушы тыныч тормыш хакына гомерләрен бирүләре турында гына онытып җибәрәбез икән бит.
Сугыш... Әлеге кечкенә генә сүздә күпме аяныч, җәбер-золым, хәсрәт ятканын күз алдына да китерүе кыен. Әби-бабаларыбызның сөйләүләре аша сугышның ни дәрәҗәдә мәрхәмәтсез булуын төшенсәк тә, аның асылын аңлаудан ераграк шул без.
Гаилә тарихының төптә, тирәндә яшеренеп яткан серләрен ачу, аларга яңа сулыш өрү үзе игътибарга, өлкәннәр тарафыннан ихтирамга лаек хезмәт ул. Әби-бабамны сөендереп мин дә шул катлаулы да, шул ук вакытта бик кызыклы булган эшкә тотындым. Үз алдыма түбәндәге максатларны куйдым:
Өйрәнү объекты: гаилә архивы.
Нәрсә өйрәнелде: гаиләмнең сугышта җиңүне якынайтуга керткән өлеше.
Кулланылган чаралар:
3. Чыганакларны өйрәнеп нәтиҗәләр ясау.
II. Төп өлеш.
Әнә үземне кызыксындырган сорауларыма җавап эзләп тарихта казынам. Сугышның эчендә булган, минем өчен чын Геройга әйләнгән бабамның ниләр кичергәнен аңларга тырышып, аның куен дәфтәрен актарам, фотоларын карыйм. Әлеге язмалар мине җиде дистә ел элек булган вакыйгалар өермәсенә алып кереп китә.
Бик саклык белән генә көндәлекне укыйм:
15.03.42. ...Коры паек биреп безне Ленинград ягына фронтка җибәрделәр. Юлда поезд бомбага тотылды. Без җәяүләп урман аша киттек. Урманда землянка казып шунда 5 көн яттык. Ашарга ризык аз калды. Урманда 6 төн кундык, кар өстендә йокларга калды. Нарат ботакларыннан качыр урын әзерләдек...
2.05.42. ... Дүрт тәүлек буе авызга бер ризык та алган юк. Бөтен авыз куышлыгым чәрдәкләнеп беткән. Бер сүз дә әйтә алмыйм. Бишенче көн булганда табибка: “Сөт бирегез”, - дигән язу бирдем. “Бездә сөт юк”, - дип җавап бирделәр. Биредә эшләүче шәфкать туташларының берсе Казаннан булып чыкты. Таныш командир аркылы сөт табып китерде ул...
Илебез, Әлмәт районы, Шарлама авылы тарихында шактый гына саллы эз калдырырга өлгергән бабамның әтисе Гыймаделислам Шаһвәли улы, турында сөйләп китәсем килә минем. Гаиләбезнең чын горурлыгы ул. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе” “Ватан сугышы” орденнары кавалеры, “Татарстан АССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем иясе белән ничек горурланмаска соң?! 2004 нче елда аның тормышына багышланган китап чыгу үзе үк моны дәлили түгелме!
Ярлы крестьян булган әтисе Шаһвәли колхозга беренчеләрдән булып керә. Ә аның кече малае Гыймаделислам исә шушы колхозны оештыручыларның берсе була. Кулакларның күкрәгенә сәнәк терәп: “Чык колхоздан, чыкмасаң-үтерәбез”, - дип янаулары да куркытмый аны. 1935 елда авылдашлары 24 яшьлек Гыймайны колхоз рәисе итеп сайлап куялар. Аның тырыш хезмәтен күреп, 1937 елда Әлмәт райсоветының юл хуҗалыгы бүлеге белән җитәкчелек итәргә билгелиләр. Әлеге зур үзгәрешләргә сөенеп, җиң сызганып эшләп йөргәндә, Бөек Ватан Сугышы башлана. 40нчы елда Куйбышевта политкурсларда укып кайткан бабам фронтка беренчеләрдән булып китә. Волхов фронтында сугыша ул. 1942 елда кабат курслар узганнан соң аны Кузбасс дивизиясе составында булган 1248нче Кемерово атучылар полкына политрук булып җибәрәләр. (Соңрак әлеге дивизия сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә).
Дошманны Ленинградка үткәрмәү операциясендә катнаша алар. Кышның 40 градуслы зәһәр суык көннәре була бу. Сугышчыларның барысында кышкы баш, өс киеме, бияләй генә дә булмый. Танкка каршы торырдай корал юк.
376нчы атучылар батальоннының хәрби комиссары Лапковның 77нче номерлы хәрби донесениесендә мондый юллар бар:
2.05.1942ел ...1248 атучылар полкы көн дәвамында дошманның контратакаларын кире кайтарды. Фашистлар ягында 200ләп хәрби сугыша. Дошман зур югалтулар кичерде, аларның 70ләп кешесе юк ителде.
3.05.1941ел. 1248нче полк дошманны юк итеп сазлык буйлап әкренләп кенә алга бара. Төп максат: Кызыл Армиянең өстәмә частьләренә килеп кушылу.
Полк күп югалтулар кичерә. Яраланган командирларны политруклар алмаштыра. Бабам да рота белән идарә итүне үз өстенә ала.
Шушы сугышта чыннан да үлем белән йөзгә-йөз очрашырга туры килә бабама. Үз ротасын атакага алып барган көн була бу. Фашистларның берсе штыгы белән аның битен җәрәхәтли. Ә менә батыр йөрәкле шахтер егет Иван тиз арада аңа ярдәмгә ташлана: аңын югалткан командирын сугыш кырыннан алып чыгып, елга кичүен узып, санитарларга тапшыра.
Үзен үлемнән саклап калган шат күңелле Иванны еш искә ала торган була бабам. Әлеге егетне эзләргә тырышу нәтиҗә бирми. Сугыштан исән-сау чыкканмы бабамның “фәрештәсе”, юкмы, билгесез...
Уралдагы госпитальдә ята ул.Табиблар аның исән калуына шикләнү белдерәләр. Чөнки хәле авыр, авыз куышлыгы бөтенләй чәрдәкләнгән була аның. Коелып беткән тешләренең тамырларын алалар. Бу эш бик озакка сузыла. Әлеге операция берничә тапкыр кабатлана. Ясалма тешләр куялар үзенә. Сират күпере аша узган бабам шифаханәдән чыккач көч-хәл белән үз авылына кайтып егыла.Ә менә үз өенә кайтканда төрле уйлар били үзен. Туганнарына артык кашык буласы килми, шактый ямьсезләнгән йөзен күрсәтүдән ояла. Әлеге шикләнүләре урынсыз булып чыга аның. Үз авылына кайту белән сугыш ярыларын төзәтеп, хәл алырга да бирмиләр үзенә, район үзәгенә чакырып колхоз белән җитәкчелек итүен сорыйлар. Эшкә яраклы 42 аты, 51 сарыгы һәм аларны ашатырга ризык кына да булмаган хуҗалыкта нишләп була соң? Ә бабам югалып кала торганнардан түгел, җаен таба. Малларны ашатырга күрше хуҗалыклар ризык бирә, шулай итеп әкренләп эшләр җайлана башлый. Чәчү эшләрен башкарырга җигәргә үгез һәм сыерларны шәхси хуҗалыклардан җыялар. Чәчүгә орлык булмый. Аларны хатын-кызлар (алар арасында әбием Шәмсекәмәр дә була) арбага салып Бөгелмәдән җәяүләп ташыйлар. Авылдашлары белән Гыймай бабай таң белән торып төн уртасына кадәр эшли. Шундый авыр елларда да хуҗалык эшләрен алып барган тәҗрибәле җитәкче була ул. Яше өлкәнәя башлагач исә колхоз рәисе эшеннән бригадирлыкка күчә. 79 яшькә кадәр әлеге хезмәтен ташламый ул.
Ә үз авылында аны халык хөрмәт итә, ярата. Сугыштан соңгы иң авыр елларда да авылга электр уты кертү уе белән яна башлый ул. Электр станциясенә энергия чыганагы булып Шарлама елгасы тора. Аның бу хыялына сәерсенеп караучылар табылса да, күпчелек авылдашлары бу эштә ярдәм кулы сузалар. Район үзәгеннән су көчен электр энергиясенә әйләндерә торган җайланма кайтартуга ирешә ул. Шарламаның өлкән буыны әле хәзер дә колхоз идарәсендә Гыймаделислам тырышлыгы белән кабынган беренче электр лампочкасын бүгенгедәй хәтерли. Керосин лампалары да барлык гаиләләрдә дә булмаган чор була ул.
Әлмәт шагыйрәсе Клара Булатованың бабамның тууына 90 яшь тулуы уңаеннан атап язылган шигырендә мондый юллар бар:
Хезмәттә яулап алган орденнар,
Һаман дәвамы эштә аклана.
Бүген дә халык ихтирам белән
Аның рухы каршына килгән.
Ул лаек моңа, җирдә калдырган
Иң кешелекле эшләре белән.
III. Нәтиҗә ясау.
Минем бабам кебек үз гомерләрен аямыйча көрәшкән ватандашларыбыз илебездә йөзләгән, меңләгән булган. Аларның һәрберсенең дә үз тарихы, үз язмышы. Тик барысын да бер хәсрәт - сугыш берләштергән. Аллага шөкер, инде 75 ел илебез күгендә “кара кош”ның очканы юк. Әлеге кайгылы еллар узган гасырда калып, киләчәктә халкыбыз өстенә кара пәрдәсен япмасын иде. Без, хәзерге заман балалары, әлеге сугышның кабатлануын теләмибез! Бабаларыбыз истәлекләрен музейларда күреп, өйрәнеп, аларны хөрмәтләп кенә яшәргә язсын иде. Минемчә, әлеге истәлекләр хәзерге тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен кызганмаган, үз Ватанын сатмаган, фронтта һәлак булган каһарманнарны онытмаска һәм яшәүнең кадерен белергә өйрәтәләр. Искиткеч авырлыклардан да “Чын кеше” булып чыккан әби-бабаларыбызның һәрберсенә һәйкәл куярлык. Ә безгә исә сугыш истәлекләрен күз карасыдай саклап, киләчәгебезнең тыныч, күгебезнең аяз, туар көннәребезнең матур булуын гына телисе кала.
IV. Кулланылган әдәбият
Тупое - острое
Сказка об осеннем ветре
Туманность "Пузырь" в созвездии Кассиопея
Интервью с космонавтом Антоном Шкаплеровым
Прекрасная арфа