Вложение | Размер |
---|---|
bilalova_bigiev_2.docx | 34.18 КБ |
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре “Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмасы
Тема: Муса Бигиев киң карашлы дин белгече
Укучы: Билалова Алина Рәшит кызы, 8А сыйныфы
Фәнни җитәкче: Зәйдуллина Ләйлә Әкъдәс кызы
Әлмәт 2020
Эчтәлек
I.Кереш өлеш.
1. Проблема кую.
2. Максатлар. Бурычлар.
3. Эшнең әһәмияте. Актуальлеге
II. Төп өлеш.
-Муса Бигиевның тормыш юлы
- Ислам диненә керткән өлеше
- Хиҗазга сәяхәт язмалары
III. Нәтиҗә ясау.
Муса Биги киң карашлы дин белгече
IV. Кулланылган әдәбият.
I.Кереш өлеш.
Илебездә барган сәяси вакыйгалар татар тарихында саллы гына эз калдырган шәхесләребезне онытырга, аларның исемнәрен бөтенләй сызып ташларга омтылды. Алар иҗатын өйрәнү тыелды. Берничә дистә ел эчендә әлеге вәзгият үзгәрде. Онытылган, тыелган әдипләребезнең иҗатлары, фәнни эшчәнлекләре кабат өйрәнелә башлады. Шундый “тыелган” галимнәребезнең берсе Муса Бигиев. Без дә фәнни эшебездә аның эшчәнлеген өйрәнеп, татар, ислам дине тарихына керткән өлешен дәлилләрбез. Үз алдыбызга галимнең тормыш юлын һәм иҗатын, ислам динен үстерү, халыкчан итүгә керткән өлешен өйрәнү, кызыклы мәгълүматлар туплау максатларын куйдык. Шул максатка ирешү өчен фәнни китаплар, дәрсеслек, Интернет челтәре, газета-журналлардан материаллар тупладык.
Өйрәнү объекты итеп фәнни әсәрләре алынды. Ә өйрәнү предметы итеп ислам динен өйрәнүгә керткән өлеше алынды. Фәнни эшне башкарганда галимнең фәнни эшләре, татар әдәбияты тарихы, дәреслекләр ярдәмгә килде.
Өйрәнү объекты: галимнең тормыш юлы, иҗаты
Нәтиҗә: Галимнең ислам динен өйрәнүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез зур.
Кулланылган чаралар:
Тарих белгече Айдар Хәйретдинов әйтүенчә, Муса Бигиев исламның моңа чаклы билгеле булмаган куәт-кодрәтен, искиткеч мөмкинлекләрен халыкка, мөселманнарга җиткерүче, аларны әйдәүче булып тора. Аның исламга кагылышлы китапларын, бөтен дөнья буйлап чәчелгән мәкаләләренең исәбе хисабы юк. Гади каләм белән шулкадәр тирән мәгънәле дини, фәлсәфи эшләр калдыруына шаклар катасың.. Ул ислам тарихын өйрәнгән, дингә мәхәббәт уяту гына түгел, аны гади халыкка өйрәтү юлларын эзләгән, диннең үткәнен өйрәнеп кенә калмыйча, аның киләчәге турында кайгырткан. Әсәрләре мөселманнарны интеллектуаль яктан үсәргә, искелектән котылырга өндәгән. Дини тематика аның мирасында үзәк тема булып тора.
II. Төп өлеш.
Танылган фәлсәфә остасы, җәмәгать, сәясәт эшлеклесе, дин галиме, публицист Муса Яруллаһ Биги — язучы Заһир Бигиевнең энесе була. Тумышы белән Ростов-Дон ягыннан. Үз шәһәрендә, Казанда, Бохарада мәдрәсәләрдә белем алганнан сон, Якын Көнчыгышта Мәккәдә, Мәдинәдә Каһирәдә, ә соңыннан Истанбулда танылган галимнәрдә белем ала. 1904 елда Россиягә кире кайта, Петербург университетының юридик факультетында ирекле тыңлаучы булып укый.
Гадәттән тыш зирәк һәм тырыш Муса Биги киң карашлы дин һәм хокук белгече булып җитешә. Рәшид Ибраһимов тарафыннан чыгарылган (Петербург) «Өлфәт», «Әт-Тилмиз» журналлары белән хезмәттәшлек итә башлый башлый. Россия мөселманнарының милли-азатлык хәрәкәтендә актив кешеләрнең берсе була. Үзе мөселман съездларын оештыра, «Иттифак әл-мөслимин» фиркасының башында тора. Газета-журналларда актив мәкаләләр бастыра, лекция укый. Бигиев дини хезмәтләрен 1906 елдан бастырып чыгара башлый. Бу аңа танылганлык китерә.
1909 елда Оренбурдагы “Хөсәения” мәдрәсәсендә мөселман хокукы, гарәп теле һәм әдәбияте буенча лекцияләр укый. Аннан Коръәнне татарчага тәрҗемә итүгә ирешә. 1912 елны эшен төгәлли. Тик менә мөселман дин җитәкчеләре бу эше өчен аны бик нык тәнкыйтлиләр. Имеш, илаһи Коръән сүзен тәрҗемә итәргә ярамый диләр.
1917 елдан соң М. Бигиев Петербург һәм Мәскәү мәчетләренең имамы булып сайлана. Дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра. Аның Ислам диненә реформа ясау, җанландыру, заманының иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру проблемасын күтәргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра. «Кавагыйде фикъһийә» («Ислам хокукы нигезләре», Казан, 1910), «Инсанларның гакыйдаи илаһийаларенә бер нәзар» («Кешеләрнең дини ышануларына бер караш», Оренбург, 1911), «Озын көннәрдә руза» (Казан, 1911), «Рәхмәтле илаһийә борһанлары» («Аллаһының рәхмәтлелегенә дәлилләр», Оренбург, 1911), «Халык нәзарына бер мәсьәлә» (Казан, 1913) әнә шундыйлардан. Бу елларда илдә Бигиевка фәнни эш эшләү авырлаша, имам буларак та авырлыкларга очрый.
Мәскәүдә Бөтенрусия мөселман корылтаена әгъзасы буларак җибәрелә. Шул ук елда беренче мөселман мәхәлләсен җитәкли, Петроградның җәмигъ мәчетенең имамы булып сайлана. “Әл-минбар” гәҗитен бастыра. Мөселман җәмгыятенең уставын төзи, татар телен, тарихын, төрки-татар әдәбиятын өйрәтүче мәктәп ачуга ирешә.
1920 елда Уфада узган мөселман руханилары корылтаенда мөселман тормышында үзгәрешләргә тәкъдимнәр “Мөселман милләтләренә өндәмә” дигән ислам конституциясе белән таныштыра. Әлеге чыгышның төп идеяләре 1923 елда Берлинда “Ислам әлифбасы” китабында басылып чыга.
1927 елда Бигиев Ленинградка кайтуга хакимиятнең чираттагы “чистарту” кампаниясе – “элеккеләр” белән көрәш башлана. Бу категориягә пролетар һәм крестьян булмаган барлык затлар керә. “Чистартуны” бөтен оешмалар да үтә. Кайберәүләрне эштән чыгарып, алар урынына актив эшчеләрне куялар. Бигиев Ленинград университетында гарәп, фарсы һәм төрки телләрне укыту өчен урын бирү үтенече белән җитәкчелеккә күп тапкыр мөрәҗәгать итә.
Тиздән Бигиев Мәскәүдә кулга алына. Ул Һиндстанда үтәчәк конференциядә катнашырга тиеш була. Фин татарлары ярдәм сорап Төркия җитәкчелегенә үтенеч белдерәләр. Аны Мәскәүдә ике ел хөкүмәт тикшерүе астында яшәү шарты белән иреккә чыгаралар.
Галим Ленинград университетында гарәп, фарсы һәм төрки телләрне укытуны сорап баш җитәкчеләргә берничә тапкыр үтенеч яза. Тик аны эзәрлекләүләр дәвам итә. Ул бу кысуларга түзмичә эмиграциягә китергә мәҗбүр була. Гаиләсе белән Азәрбайҗандагы мөселманнар арасында яши башлый. 1933 елда Берлинга күчә. Фин татарлары “Алланың рәхмәтлелегенә дәлилләр”, “Коръәннең изге аятләрен гаҗәеп яктыртуда Йаджуд” һәм хатынына багышланган “Коръән кәрим аять кәлимәләре хозурында хатын” китаплары дөнья күрә. . Анда ул гыйлем, әдәбият белән шөгыльләнә. Берлин, Бхопал, Бомбей, Истанбул шәһәрләрендә хезмәтләре басыла. Галим ислам диненең бүгенге дөньяда тоткан урынын өйрәнә , шәригать законнарын бүгенге тормышта да кулланып булуын дәлилли. Чын мөселман дәүләтләренең нигә Көнбатыштан артта калу сәбәбен эзли. Шәрыкъ илләрендә хатын-кызларның ирексез булуын тәнкыйтьли, ирләр кебек тигез хокукта булырга тиешлекләрен ассызыклый. Аның күпчелек китаплары татарларның иҗтимагый хәрәкәтләре, халык тормышында барган вакыйгаларга, сәяси агымнарны барлауга багышланган: Бигиев берара Финляндиягә күченә һәм татар яшьләренә лекцияләр укый. Берничә ел илләр буйлап сәяхәт итә. 1939 ел Һиндстанга кайта, аннан Әфганстанга китә. Тик кулга алына һәм , 1,5-2 елы Пәшәвәр төрмәсендә үтә. . Иреккә чыга. Әлеге еллерда гыйлем өлкәсендә уңышлы эшли. Сигез китабы дөнья күрә. Кергән керемен Бомбейдан күчкән балаларга мәдрәсә салуга җибәрә
1946 елдан Мисырда төпләнә, Төркиягә баргалый. Берничә мәртәбә хаҗга баруга ирешә. 1947 елда ватанына кайту планы барып чыкмый.
1949 елда Каһирәда үлә.
Муса Бигиев тәфсирләрне, «спекулятив дини» китапларны мөселман дөньясына начар тәэсир иткән. Ә бу исә ислам дөньясының көнбатышка бәйлелеккә китерә дип санаган Бигиев. Электән үк Кешелек ислам дөньясына тартылган. Галим уйлавынча, мөселманнар Греция фәлсәфәчеләрнең эшләрен тәрҗемә иткәч халыкның мөнәсәбәте үзгәрә. Артык бай тормышка омтылу кебек начар күренеш барлыкка килгәч ислам көчен югалта. Һәм нәтиҗәдә Көнбатыш Европа колониясе була. Болар Бигиев хезмәтләрендә төгәл күрсәтелә.
Хатын-кызның тоткан роле бәяләп бетермәве исламның сүлпәнәя баруын китереп чыгара дип язылган М.Бигиев хезмәтләрендә. Аңа чаклы мөселманлыкта хатын-кызның тоткан урынын бу кадәр өйрәнелмәгән була.
Берничә ел элек Муса Бигиевнең Хиҗазга сәяхәт язмалары табыла. Кулъязма рәвешендә сакланган бу чыганакны табып-юллап алган кеше - Бигиев мирасын халыкка җиткерү өчен җан атып йөргән галим Айдар әфәнде Хәйретдин. Муса Бигиевнең куен дәфтәрендә урын алган әлеге истәлек, ХХ гасырда татарча хаҗнамә соңгырак дәверне һәм четерекле халыкара тарихи-сәяси мәсьәлән чагылдыруы белән дан тоткан. Шуңа да бу хезмәт тарихчыларда, әдәбиятчыларда кызыксыну тудыра.
Авторның 1927 нче елдагы хаҗ сәфәрен ХХ йөз башы хаҗиларының юлчылыгыннан аерып торган үзенчәлекләрнең иң беренчесе: инде алласызлашып баручы Советлар союзының Совторгфлот ширкәтенең “Ильич” пароходы белән Бәйтуллаһка - Аллаһ Өе саналучы Кагъбә тарафына юл алуы! Изге туфракка килгән мөселманнар ул елны да икейөз илле меңнән артып киткән. Тик Муса Бигиевнең генә “Русиядән, димәк мөмкин, бер ялгызым” дип язуы Советлар илендә инде ислам диненә карашның начар булуына бик зур дәлил булып тора. Одессадан юлга чыккан “Ильич” пароходына барлыгы өч йөз утыз җиде хаҗи утыруын, тик соңрак аларның Чин (Кытай) мөселманнары булуы аңлашыла... Юкка гына ул дәфтәренә русча шундый мәгънәле сүзләр язмаган инда.“Трудное дело красным проникать куда-нибудь. Мы очень много упустили, проиграли. Возместить уже поздно”... 1927 елда, Ленин үлеп, дәүләт башына Сталин килгән чорда, әйтелгән бу сүзләрнең хаклылыгын тарих беничә елдан дәсилләде.
Муса Бигиевне нык борчыган сорауларның берсе дә, ислам галәменең үзендәге наданлык, дини кануннарның өстән-өстән генә үтәлүе, сәяси темалардагы гамьсезлек, фикер тарлыгы. “Халыкта намаз бар, ләкин рух юк, халыкта ихрам бар, шәкеле бар, ләкин хакыйкате һәм әдәбе юк”, - ди ул. Хәтта хаҗның иң мөһим ритуаллары (тафав, сәгый, Гарәфәт тавында тору һ.б.) тышкы яктан гына үтәлә, мәгънәсенә һәм эчтәлегенә игътибар ителми, дип кайгыра. “Галәме исламның һәр эшендә, хәрәкәтендә, карарында, гыйбадәтендә, һәр нәрсәдә тәртипсезлеге күренә, бу тәртип еллар буе булмады”, - дип яза. Мина тавында, Гарәфәттә издирхамнар, хаҗиларның бер-берләрен таптап үтерү күренешләренең сәбәпләрен эзли. Һәр елгы кебек, ул елны да хаҗ зыярәте вакытында меңнәрчә кеше вафат булуын яза: “Гарәфәтдә мең кадәр, Минада өч мең кадәр вафат (бар). Мәетләрне күмүдә игътибарсызлык, хөрмәтсезлек күзгә ташлана. Халык күңеленә авыр тәэсир итте. Халык нәфрәт итте”, - ди Муса әфәнде. Безнең башка хаҗиларыбыз игътибар иткән тагын бер ямьсез күренешне тасвирлый Муса әфәнде: корбан итеп суелган хайван итләрнең “тау-тау” итеп яндырылуы, янган ит исенең тирә-якны саруы. Корбан итләренең ярлы-ябагайга тарату эше белән махсус шөгыльләнүче булмаганлыктан һәм һаваларның кызу торганлыгыннан итнең тиз бозылуы сәбәпле, эпидемиядән саклану максатында, махсус чокырларга тутырылып ягылуы ул чорда гадәти бер күренеш була. Шундый күңелсезлекләр белән көн саен очрашып торган Муса әфәнденең күңелен юаткан нәрсәләрнең берсе - Хиҗаздагы кайсы шәһәргә барса, шунда тормыш итүче үз кавеме – Идел-Урал буе мөселманнарыннан вәкилләрне табып күрешүе, вафат булганнарының каберләрен барып дога кылуы. Ул аларның мөмкин кадәр исемнәрен, килеп чыгышларын да дәфтәренә теркәп барырга тырышкан.
Табылган Куен дәфтәрләрнең гомуми күләме якынча 1260 сәхифә тәшкил итә. Бу дәфтәрләргә карап, галим кылган сәфәрләрнең географиясен, ул йөргән юлларны, зыярәт иткән илләрне, байтак кына шәһәр-калаларны, авылларны барлап чыгып, күзаллап була.
Кулъязмаларның эчтәлегенә килгәндә, ул гаять чуар вә күпкырлы. Биредә төрле өлкәләргә караган бихисап мәгълүмат-хәбәрләр дә бар, галимнең уйланулары да, тирән рухи кичерешләре, кайгы-хәсрәтләре дә чагылыш тапкан. Куен дәфтәрләрендә дини мәсьәләләр, мәсәлән, мөтга никяхыт турында уйланулар, төрле сүзләрнең этимологиясенә (килеп чыгышына) кагылышлы татарча-урысча мәгълүмат, тарихи төстәге язмалар, фәлсәфи уйланулар, төрле шәхесләр белән очрашу-аралашулар, ислам дөньясының сәяси-иҗтимагый вәзгыяте турындагы фикерләр һәм башка күптөрле язмалар бар.
Муса Яруллаһ Бигигә Габдулла Тукай да югары бәя биргән. Чит ил галимнәре арасында аның исеме бик билгеле. Үзгәртеп кору чорында татар халкына исеме яңадан кайткан галимнәр арасында ул да бар. Дин галиме булганга, чит илдә яшәгәне өчен, аңа төрле нахак ялалар ягып, халыкка аның исемен онытырга мәҗбүр иткәннәр иде.
III Йомгаклау
Фәнни эшебезгә нәтиҗә ясап шуны эйтә алабыз: Муса Бигиев идеяларын кабул итеп, ислам рухына кайта. Муса Бигиев ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дин галиме. “Аллаһның рәхмәтлелегенә дәлилләр” дини-фәлсәфи хезмәтендә Алланың рәхимлеге турында Коръән аятләре белән дәлилләр китерә. Муса Бигиев җәһәннәмдә газаплар гел булмас, Аллаһ барысын да гафу кылып, җәннәткә кертер дип һәм Коръәннән 10 дәлил китергән.
Үз вакытында исламның иң танылган галимнәргә Муса Бигиеве белән аралашу зур дәрәҗә булган. Ә җитәкчеләр исә аның халыкка шул дәрәҗәдә тәэсир итә алуыннан куркып, аңа төрле тозаклар куйганнар илләренә кертмәгәннәр, яисә сөргәннәр, кулга алып төрмәгә дә япканнар. Хәтта иң көчле ил булган Бөек Британия җитәкчеләре дә татар галименең ничек тә булса, гади кешеләр белән очрашып аралашуын булдырмый калырга тырышканнар. Бу аның гаҗәеп күпкырлы шәхес булуын дәлилли.
Бүгенге көндә аның бөтен дөнья буйлап таралган эшләрен туплау бик әкрен генә булса да дәвам итә. Ләкин бу эшне җиренә җиткереп башкару өчен күп көч һәм финанс чыгымнары таләп ителә. Киләчәктә дә бу эш дәвам итәр, аның эшләре җиренә җиткереп өйрәнелер дип ышанабыз. Ул моңа чын мәгънәсендә лаек.
Кулланылган әдәбият:
1. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 2 том, XIX йөз татар әдәбияты. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985.
2. Борынгы татар әдәбияты. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1963.
3. Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.)
Прекрасная арфа
Фильм "Золушка"
Пока бьют часы
Простые новогодние шары из бумаги
Самый главный и трудный вопрос