Әле кайчан гына кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар беренче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.
Шушы егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез алкышлар белән үзләрен чакырыйк!
Вложение | Размер |
---|---|
congy_kyngyrau.docx | 22.84 КБ |
А.Б Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә,
Хис ташкыны дулый күкрәктә.
Укытучының моңсу карашлары,
Озату сүзен яза йөрәккә.
Укулар да инде артта калды,
Җыелыштык соңгы бәйрәмгә.
Һәркем тоя үзен әзер итеп,
Таулар, диңгезләрне кичәргә.
Еллар узгач сагындырыр инде,
Балачакның соңгы бәйрәме.
Еларгамы, көләргәме бүген –
Күңелләрнең иләс бер мәле
Әле кайчан гына кара костюм, ак күлмәкле шук малайлар беренче тапкыр мәктәпкә белем дөньясына кереп киттеләр. Шушы көннән соң күпме айлар, атналар, көннәр сизелми дә үтеп киткән.
Шушы егетләр кабат мәктәп бусагасында. Бүген аларның бәйрәме! Әйдәгез алкышлар белән үзләрен чакырыйк!
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әти - әниләр, укытучылар һәм укучылар!
Бүген сезнең өчен дә, безнең өчен дә иң тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе. Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгыраячак.Соңгы кыңгырау ул безнең өчен мәктәпне тәмамлап,зур тормышка,олы дөньяга атлаган көннәрнең гаҗәп матур да, тынгысыз да,сокландыргыч та һәм авыр да булуын искәртеп тора кебек. Бу мәктәпне тәмамлаганда хушлашу тавышы. Нәкъ 9 ел элек менә шушы балаларны, 2 сабыйны, әниләре матур итеп киендереп, кулларына зур бәйләм чәчәкләр тоттырып, бүгенгедәй җитәкләп, беренче сыйныфка алып килделәр. Һәм карагыз, нинди күркәм егетләр алар бүгенге көндә! Алар янында әниләре кечкенә генә булып калганнар. Мин аларны чын күңелдән котлыйм һәм зур уңышлар телим!
. Укучы Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне 9 ел буена озата килде. Беренче белем көне дә безнең хәтерләрдә нык саклана әле. Балачакның иң кадерле, якты һәм мөкатдәс бәйрәме – тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.
Мәктәп еллары!
Нинди гүзәл көннәр!
Тупланганнар аңа барысы да:
Укучының кайгы-шатлыклары,
Яшь кызларның сагышы…
Шау-гөр килеп узган кичәләр,
Яшьләрнең шат, шаян җырлары,
Яшь кызларның керсез хыяллары,
Җырлап үткән мәктәп еллары.
Синдә кала, барысы синдә кала
Гүзәл уку, мәктәп еллары.
Укучы.
Укытучы язгы кояш кебек,
Күңелемне назлап җылыта.
Авыр чакта ярдәм кулы суза,
Сабыр сүзе белән юата.
Белем сере белән сукмаклардан
Ачтың миңа юлның яктысын.
Укытучым, җырларымда чагыла
Изге уйларымның яктысы.
Нинди рәхмәтләр дә аз булыр кебек,
Аз булыр күк кылган теләгебез.
Зур хөрмәтләр белән моң-җырыбыз
Булсын сезгә безнең бүләгебез.
Җыр”______________________
А.б
Кайчан гына әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәркөн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бик күп айлар, үтте еллар.
Күз алдында үсеп җиттегез.
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, куаныч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Укучы Салават күпере сыман
Калса да балачагым.
Гомерем буена тоям
Озатып барачагын.
Кайчак тирән уйга талам
Карыймын да кайрылып,
Балачагым хыялыннан
Калмадыммы аерылып?
Әй татлы да, канатлы да
Балачак хыяллары.
Балачакның хыяллары
Канатлар куяр әле.
Укучы
Гел исемдә килүем мәктәбемә,
Сөеп безне алып кердегез.
Шуннан бирле Сез күпме балага
Армый-талмый белем бирдегез.
Яшәрдегез һәр ел сентябрьдә
Агач яфрак ярган шикелле.
Ә балалар киткәч моңайдыгыз,
Шушыдыр, дип, гомер үтүе.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез чын мәгънәсендә безнең икенче әниебез булдыгыз! Сез каләм тотарга, язарга, хәреф танырга өйрәттегез. Безгә чын кешеләр булырга этәргеч бирдегез. Шук-шаян, күзләре янып торган, уйлары уенда булган балаларны үзегезгә караттыгыз, тыңлаттыгыз. Безнең балачакны тагын да матур, алай гына түгел, эчтәлекле, файдалы да итә алдыгыз. Кеше өчен иң мөһим сыйфатларны өйрәттегез. Олыларны хөрмәтләргә, кечеләрне якларга, кеше белән исәнләшеп йөрергә, ярдәмчел булырга, теләсә нинди очракта кеше булып калырга өндәдегез. Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез. Сез безне олы юлга хәзерләүдә көчегезне кызганмадыгыз, үзегез белгәннәрне өйрәтергә тырыштыгыз. Бик зур рәхмәт Сезгә, безнең беренче укытучыбыз! Без Сезнең яхшылыкларыгызны беркайчан да онытмабыз! (чәчәк бирелә)
( Сүз беренче укытучыга бирелә)
Укучы
Юк, үтмәде Сезнең гомер бушка,
Чәчләрегез иртә агарса да.
Агарттыгыз бит Сез күпме күңелләрне,
Барысы өчен бик зур рәхмәт Сезгә.
Яшәгез Сез әле озак-озак,
Картаймагыз, мәңге яшь булыгыз.
Безнең юлда якты маяк булып,
Ерактан яктыртып торыгыз.
Җыр ____Сез ин гузэл кеше икэнсез
Укучы
Килер көнем нурлы булсын өчен,
Күпме төннәреңне яндырдың.
Аң – зиһенем уяу булсын диеп,
Азмы йокыларың калдырдың.
Укытучым минем, гомер юлдашым.
Кыңгыраулы көзләр кергән саен
Урап ала сине бала – чага
Һәр көз саен дөньяң яңара!
Көзләр җиткәч каеннарның шәле төсле
Укытучым, сизелмичә чәчең агара.
Хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезгә барчагызга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәсебез килә! Сезнең сабырлыгыгыз, тырышлыгыгыз, безнең җилбәзәк башларыбызга нинди юл белән булса да белем тупларга омтылуыгыз, безнең өчен хәсрәтләнеп яшәвегез өчен Сезгә мең рәхмәт!
Укучы
Зур тырышлык куеп мәктәп өчен
Ару – талу белми эшлисез.
Укытучы дигән зур исемгә
Бик лаеклы кеше сез.
Рәхмәт сүзебезне әйтер өчен
Күп эзләдек матур сүзләрне.
Алыгыз сез бүген кабул итеп,
Чын йөрәктән шушы гөлләрне.
( чәчәкләр бирелә)
Җыр_____________________________
Укучы Без шулай ук бүген 9 ел буена безне тәмледән-тәмле ризыклар ашатучы ачык йөзле повар Элфинур апага, чисталыкны тәэмин итүче җыештыручы Голия апага, мәктәпне җылытучы кочегар абыйларга үзебезнең чын күңелебездән чыккан иң җылы, зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Кылган изгелекләрегез үзегезгә кире әйләнеп кайтсын.
(Чәчәкләр бирелә)
Алып баручы: Балачактан аерылуы бик моңсу икән. Ә башлангыч сыйныф укучылары бу апа-абыйларга карап ни уйлый икән? Әйдәгез үзләрен тыңлап карыйк.
(башлангыч сыйныф укучыларының чыгышы)
Гади бәйрәм түгел бүген
Ул гомергә бер килә
Бүген менә безгә
Дуслар, туганнар килә.
Чәчәк эзләп йөрим кырларда
Белмим сезне ничек зурларга,
Теләп сезгә изге теләкләр
Йолдыз булып яна йөрәкләр.
Ак кәгазь буйлап үтәр
Сезнең тәүге юлыгыз.
Оста эшчеләр итәр
Сезнең оста кулыгыз.
Өйрәнегез тормышта
Бик күп төрле һөнәргә
Бердә куркып тормыйча,
Айга хәтле менәргә.
Бик күңелле мәктәбебез!
Тик сез генә китәсез,
Үзебезнең күчтәнәчне
Биеп бүләк итәбез.
Башлангыч сыйныф укучылары башкаруында бию
Укучы Безнең тормышыбыз, тәртибебез һәм укуыбыз өчен янып – көеп йөрүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгышлардан саклаучы сыйныф җитәкчебез!
Мәктәп елларында безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йомшак, ә кайчагында кырыс та булдыгыз. Сез безгә җил – яңгыр тидермичә, һәрчак ярдәм кулын суздыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет – нәсыйхәтләрегезне беркайчан да исебездән чыгармабыз. Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә!
Укучы Кешенең үз гомерендәге иң зур, иң истәлекле көннәрен иң якын кешеләре белән уртаклашасы килә. Безнең дә бүген яннарыбызда сөекле әниләребез. Дөньяда тагын кем бар микән безнең кайгы — шатлыкларыбызны үзенекеннән дә артык күреп, без диеп янып яшәүче кеше! Кадерле, сөекле әниләребез! Сезне рәнҗеткәннәребез өчен сездән гафу үтенәбез. Бу сүзләрне бик сирәк әйтсәк тә, без сезне бик- бик яратабыз! Рәхмәт сезгә безнең беренче көнебездән башлап безнең сулар һавабыз булуыгыз өчен, без дип йокысыз үткәргән тәннәрегез, агарган чәчләрегез, кылган догаларыгыз өчен. Алдагы көннәрегездә безнең өчен горурланып яшәргә язсын сезгә. Без сезнең алдыгызда башыбызны иябез…
А.Б. Хөрмәтле ата – аналар! Сизәсезме, әле яңа гына “ыггы” дип көлеп яткан нарасыегыз үсеп җитте. Тормышның мәшәкатьле, ыгы – зыгылы, җаваплы, авыр да, күңелле дә юлына чыгып басты. Сүз сезгә, әти - әниләр!
(әти-әниләргә сүз бирелә )
Җыр ____________________________
А.б. 9 ел уку дәверендә без меңнәрчә кыңгырау тавышын ишеттек. Бүген яңгыраячак звонок — соңгы звоногыбыз безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Кадерле балалар!
Мәктәптә сез канат ныгыттыгыз,
Хәзер инде очып китәсез.
Шатлык, сөенеч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен.
Эшләрегез һәрчак уңай булсын,
Изге хисләр безнең йөрәктә.
Хәерле юл сезгә, укучылар -
Калабыз без шушы теләктә.
Ышанабыз сезгә: мәңге кызартмассыз,
Безнең йөзне, туган ил йөзен.
Онытмагыз, һәрчак көтә сезне
Әти-әниләрегезнең нигезе.
Инде менә бүген кошлар кебек,
Иркен киңлекләргә очасыз.
Хәерле юл сезгә!
Моңлы көй уйный. 9 нчы сыйныф егете кыңгырау тоткан 1нче сыйныф укучысын җилкәсенә утыртып мәйданны әйләнә. Бу вакытта шигырь яңгырый:
Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Сказка "Дятел, заяц и медведь"
Цветок или сорняк?
В поисках капитана Гранта
Ворона
Одеяльце