Сочинение о родном Апастовском районе
Вложение | Размер |
---|---|
shushy_yaktanshushy_tufraktan_bez.docx | 22.44 КБ |
Татарстан Республикасы
Апас муниципаль районы
Морзалар урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
“Апас” якташлык җәмгыятенең 25 еллык юбилее уңаеннан
СОЧИНЕНИЕ конкурсына
“Шушы яктан, шушы туфрактан без”
Язды: Әмирханова Алсу Азат кызы.
Морзалар урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы.
Март, 2021 ел.
Шушы яктан, шушы туфрактан без.
Туган җиркәй..Иң аһәңле, назлы исем! Анда болыннарның татлы исен сизәм, анда каеннарның серле шавын , тау астында серле чишмә чылтыравын ишетәм. Һәркемгә дә үз туган ягы бик кадерле. Кеше кая гына барса да, барыбер күңеле белән үзенең газиз туган авылына, туган ягына ашкынып кайта. Ата –ананы сайлап алу чарасы булмаган кебек,туган җирне дә сайлап алу мөмкин түгел.
Туган ил, туган җир, туган тел. Кешене кеше, халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит. Адәм баласы бәхет эзләп, рәхәт тормышка өметләнеп, читкә чыгып китә. Нигъмәт, ләззәт тулы, мул ризыклы ил-җирләрдә яши, бәхетемне таптым, дип ышана, әмма кайсыдыр бер мизгелдә җанындагы бар күзәнәкләрне тетрәндереп еракларда калган газиз әнкәсе, әткәсе, туган нигезе, изге туфрагы, челтерәп аккан чишмә сулары сагындыра. Шулчак күзләргә мөлдерәп яшь тула. Эх, туган нигезгә тагын бер генә аяк басарга иде,якташларымны булса да күреп сөйләшсәм иде дип, йөрәк сыкрап куя.
Кулланышта “Мәхәббәт” дигән берләштерүче сүз бар. Ананың балага булган мәхәббәт хисе.Үзеңнең Ватаныңа, әти-әниеңә,тамырларыңа,туган авылыңа,халкыңа мәхәббәт. Әлеге хис кешелек дөньясы яралганнан бирле яшәп киләдер ул. Нәкъ менә ул кешелекне яшәтә,бергә җыелырга, бер-береңне эзләргә,табарга ярдәм итә, туган районыңа карата кызыксыну уята.
Торган җир көмеш, туган җир – алтын, диләр. Чынлап та, нинди җирләр, илләр гизеп, кайда гына йорсәң дә, кем генә булсаң да, туган як күңелгә иң якыны һәм кадерлесе. Безнең туган җиребез – ямьле Апас ягы. Тылсымлы – сихри табигате, урман-кырлары, таулары-болыннары, йөзләгән челтер чишмәләре генә түгел, кешеләре дә матур аның. Районыбызда эшчән, тырыш, уңган, талантлы халык яши. Райондашларыбыз Апас ягында гына калмыйча, чит төбәкләргә барып урнашкан, хезмәт итеп, зур кешеләргә әверелгән, дан казанган, зур үрләр яулаган.
1993 нче елның апрель аенда тумышлары Апас районы белән бәйле булган бер төркем “Апас” якташлык җәмгыятен оештыра. Җәмгыятьне Апастан чыккан күренекле шәхесләребез җитәкли. Аның беренче җитәкчесе –чыгышы белән Коштаулы авылыннан Аракчино мех әйберләре җитештерүче фабрикасы директоры Кәлимуллин Шәүкәт Лотфулла улы була. Алар эшчәнлекләрен Апас җирлегендә туып - үскән, читкә киткән кешеләрне барлауны, бер – берләре белән таныштыруны, район халкы белән бәйле булган социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүгә багышлыйлар.
1995-1997 нче елларда җитәкче вазифасын физик культура һәм спорт буенча Дәүләт комитеты председателе урынбасары Мансур Сабир улы Мифтахов башкара.
“Апас” якташлык җәмгыятенә үзенең бөтен көчен, энергиясен салучылар арасында чыгышы белән Кызыл Тау авылыннан булган Гайнуллин Хәлим Габдулла улын да билгеләп узмыйча булмый.Төрле елларда “Социалистик Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Шәһри Казан” газеталары, “Право на жизнь” журналы редакторы булып эшли. Иҗтимагый җәмгыять ул елларда дәүләт регистрациясе үтә. Гомуми җыелышта якташлык җәмгыятенең эш юнәлешләре раслана: районда рус, татар, чуваш халкының тарихи традицияләрен торгызу һәм саклау,милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү, социаль-икътисади үсеше өчен шартлар тудыру һ.б.
2011 елда якташлык җәмгыятен район башлыгы Хәнифәтуллин Азат Сафа улы дәвам итә. Алдагы еллардан аермалы буларак бу елларда якташлык эшчәнлегенә яшьләрне тарту эше башлап җибәрелә.Төрле уку йортларында укучы Апас студентларын бер-берсе белән таныштыру,очраштыру шул елларда студент булганнарның хәтерендә озак еллар сакланыр әле.
Бүгенгесе көндә “Апас”якташлык җәмгыятен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Нуриев җитәкли.61 кеше президиум әгъзасы булып тора. Алар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк: табиб, укытучы, җырчы, журналист, язучы, эшмәкәр һ.б. Ләкин алар кем генә, ничә яшьтә, нинди генә авылдан булмасын, Казанда әллә Мәскәүдәме яшиме, аларны якташлык җепләре бәйли. Алар арасында Апасыбызның данын еракларга җибәрүче, танытучы шәхесләребез бар.
Өлкәннәр сөйләгәннән ишетеп беләм: кеше олыгайган саен туган ягына тартыла. Рус һәм татар әдәбяты дәресләрендә без читкә китеп яшәүчеләрнең сагыну хисенә бирелеп әсәрләр, шигырьләр иҗат итүен, анда гына туган якның кадерен, матурлыгын, бөеклеген тануын өйрәнәбез. Дөрес, миңа әле ул хисләр бик үк таныш түгел. Минем бит әле туган нигеземемнән аерылып, читтә яшәп караганым юк. Шулай да менә шушы әсәрләр аша, өлкәннәр фикере буенча, кеше туган илендә яңа туган песи баласы кебек яши икән бит. Бернәрсә күрмичә...Читтә генә су тәмен дә тоя башлый, туган җиренең һәр чәчкәсенең исе, яшь каеннарның шаулавы,кояшның батуы,Иделнең тыныч кына агышы шулкадәр якын була аңа. Уйлар дулкынында бөтерелә, дусларын, классташларын, авылдашларын барлый башлый. Кем булганнар алар? Бугенге көндә ниндирәк тормыш белән яшиләр? Бу тормышта үз юлларын таба алганнармы? Туган якта яшәүчеләр әле үзләрен нинди бәхетле булуларын аңламыйлар шул...
“Апас” якташлык җәмгыяте 25 еллык юбилеен билгеләп уза. 25 ел тулу ул - үз тамырларыңны онытмау,туган як язмышы белән кызыксыну,хәтерне саклауны күрсәтә. Өлкәннәр өчен якташлык җәмгыятенә берләшү – җирсүне басу, ә яшьләр өчен аралашу, өлкән буын белән танышу, таяныч табу өчен кирәк.Читтә яшәүче якташларыбызны күрештерү, аларның туган якны сагыну-җирсенү хисләрен басу җәһәтеннән дә гаять әһәмиятле бит мондый очрашулар. 25 еллык юбилей –олы юлның башы гына. Нинди генә бәйрәм, чара,очрашу булмасын, якташлык җәмгыяте үзенең өлешен кертергә омтыла,хәленнән килгәнчә оештыру эшләрендә катнаша, бүләкләрен бирә. Кешенең күңелендә бәйрәм булсынмы яки ачы кайгымы - барысын якташлары,дуслары,туганнары белән уртаклашасы килә. Киләчәктә дә әлеге эшчәнлекнең дәвамлы булуын телим. Якташлык,туганлык хисләре суынмасын,туган як белән аралар өзелмәсен!
Кулланылган әдәбият:
1. Якташлык Апаста көчлерәк, яки якташлык җәмгыятенең хәле ничек?
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/yaktashlyk-apasta-kchlerk-yaki-yaktashlyk-mgyyatene-khle-nichek
2. ОБЩЕСТВЕННАЯ ОРГАНИЗАЦИЯ «КАЗАНСКОЕ ГОРОДСКОЕ ЗЕМЛЯЧЕСТВО АПАС»
https://apastovo.tatarstan.ru/informatsiya-o-provedennih-meropriyatiyah.htm?page=1
3. Казанда яшәүче якташ апаслылар өчен һәр очрашу зур бәйрәм ул. https://apastovo.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/399745.htm
Минем туган җирем-Апас районы Олы Бакырчы авылы.Әйе, әйе нәкъ менэ Бакырчы авылы.Яшәвем Морзалар авылы белән бәйле булса да әби-бабайларым, әти-әниләрем үзем дә шул авылда туганмын. Апас җирлегендә яшәвем белән бәхетлемен ,туган җирем белән чиксез горурланам.
Бородино. М.Ю. Лермонтов
Хитрость Дидоны
Тупое - острое
Новый снимок Юпитера
Рисуем "Ночь в лесу"