Стихи , рассказы на конкурс Разиля Валиева
Вложение | Размер |
---|---|
sochinenie_energetika.docx | 17.13 КБ |
Заявка
на участие в VIII открытом Республиканском
энергетическом конкурсе обучающихся
МБОУ «Средняя общеобразовательная школа №1» имени Н.М.Максимова НМР РТ
№ п/п | Направление конкурса | Название работы | Образовательное учреждение, адрес, телефоны, E-mail | Ф.И.О. участника | Класс | Дата рождения | Ф.И.О. и должность руководителя |
1. | Журналистика | «Минем энергетик хыялым» | МБОУ "СОШ №1" НМР РТ
ул. Строителей, д. 9
+7(855) 543-10-03 S1.Nk@tatar.ru, school1_nk@mail.ru
| Хабибуллин Ильяс Ильшатович | 8б | 24.04.2003 | Шамбазова Мунира Василовна, учитель родного языка |
Директор ОУ: Корытова О.В.
Татарстан Республикасы Түбән Кама шәһәре
муниципаль белем бирү учреждениесе
«Н.М.Максимов исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»
Инша
“Минем энергетик хыялым ”
Башкарды:
8 нче сыйныф укучысы
Хәбибуллин Ильяс Илшат улы
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
Шамбазова Мөнирә Васил кызы
Түбән Кама – 2017
Мин үзем 8 нче сыйныфта укыйм. Мәктәпне тәмамлап чыгарга да нибары өч ел калып бара. Киләчәктә кем буласымны әлегә төгәл генә әйтә алмыйм. Әнием белән без бу турыда сөйләшәбез дә инде. Шулай да бер ныклы карарга килгән юк. Ничек булса да, мин үзем өчен файдалы һөнәр иясе булырга телим. Туган илем өчен дә файда китерәсем килә.
Миңа үзебезнең республикабыз бик тә ошый. Табигате дә, халкы да, башка халыклар белән мөнәсәбәте дә. Татарстан башка күп кенә илләрне кызыктырырлык, бик тә алга киткән ил булып санала. Мактау сүзләре белән бергә республикабызда бүгенге көннең иң зур проблемасы булып торган экологик мәсьәләне әйтеп үтәргә кирәк. Ул - үзебез сулый торган һава, әйләнә-тирәнең пычрануы.
Без гаиләбез белән башта авылда яшәдек. 8 нче сыйныфны мин шәһәр мәктәбендә башлап җибәрдем. Авылда шактый гына яшәгән малай буларак, монда килгәч тә, иң беренче шәһәр һавасына игътибар иттем. Әйе, авылның саф, әбиләребез әйткәндәй, “ипигә ягып ашарлык” һавасы түгел инде. Көн-төн заводлар эшләп торгач, шәһәр урамнары тулы машиналар йөргәч, һава пычрана да пычрана. Мескен табигать ничек чыдый? Чыдамый шул. Шуңа күрә ел фасыллары урыннарын алыштыра башлады бугай. Әле менә хәзер дә кар ява алмый интегә.
Әле бу гына түгел, күпме чүп ташлана бит! Ул урамдагы чүп савытлары көн дә туп-тулы була. Хәзерге вакытта шәһәр читләрендә чүптән таулар барлыкка килгән. Искитәрлек! Ул үзенә күрә бер агу тавы була, чөнки нинди генә чүпләр ташламыйлар бит анда!
Минем телевизордан да, Интернет челтәреннән дә күргәнем бар: чит илләрдә шул җыелган чүпне эшкәртеп, төрле ашламалар, ягулыклар, техникага күпме кирәкле әйбер ясыйлар. Экологик яктан чиста ягулык та эшләп чыгаралар. Менә бит табигатькә күпме файда. Бензин урынына шул эшкәртелгән чиста ягулыкны куллансалар, нефть катламнары кимемәс иде.
Хәзер электр энергиясе урынына кояш нурларыннан файдалана башладылар. Дөньядагы иң чиста ун илнең өчесе – Швейцария, Швеция, Норвегия. Хәтта яңа технологияләр буенча иң алда баручы Япония дә шушы ун ил арасында. Алар су чистарту технологиясе, санитар инфраструктурасының идеаль булуы белән 7 нче урында торалар. Бу илләрдә мондый кояш батареяларын күптән кулланалар. Бездә дә шуны кулланырга иде, нигә соң без кешедән ким мени? Электр станцияләренә җиңеллек, табигатебезгә күпме файда булыр иде. Шул турыда хыялланам мин. Мәктәпне тәмамлагач, бәлки, минем энергетик хыялым тормышка ашар, берәр ачыш та ясап куярмын, кем белә? Ныклап торып уйланырга кирәк.
Финист - Ясный сокол
Д.С.Лихачёв. Письма о добром и прекрасном: МОЛОДОСТЬ – ВСЯ ЖИЗНЬ
За чашкой чая
Ребята и утята
Развешиваем детские рисунки дома