Проект эше Иж Бубый мәдрәсәсе шәкерте турында мәгълүмат бирә
Вложение | Размер |
---|---|
npk_yakup_halidi.docx | 29.87 КБ |
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе 1нче гимназия
Фәнни- эзләнү эше
Татар журналистикасы тарихында
Ягъкуп Хәлилинең тоткан урыны.
Эшне башкарды:Гыйлметдинова Азалия 8 нче сыйныф
Фәнни җитәкче: Мурзина Гөлнара Фәрит кызы
2016
Эчтәлек.
l.Кереш.........................................................................3 б.
ll.Төп өлеш.
1 бүлек. Ягъкуб Хәлилинең тормыш юлы................4 б.
2бүлек. Иҗади эшчәнлеге...........................................5 б.
lll.Йомгаклау................................................................9 б.
lV.Файдаланган әдәбият..............................................10 б.
Кереш.
Халкыбыз тарихында данлы да, хәсрәтле дә көннәр күп булган. Татар халкының тарих сәхифәләрен актарганда үзләренең исемнәрен мәңгелек данга күмгән шәхесләрне очратасың. Милләтебезнең азатлыгы өчен көрәшкән, халкыбызны белемле, мәдәниятле итеп күрергә теләгән якташларыбызның берсе – Ягъкуб Ибраһим улы Хәлили (1877 - 1938).
Фәнни эшнең актуальлеге: әдәбият тарихында аз билгеле булган Иж – Бубый мәдрәсәсе шәкертләрен барлау.
Мин фәнни эшемнең темасын “Татар журналистикасы тарихында Ягъкуб Хәлилинең тоткан урыны” дип билгеләдем. Һәм үз алдыма Ягъкуб Хәлилинең журналист буларак эшчәнлеген ачыклауны максат итеп куйдым. Әлеге максатларга ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнде:
Югарыда әйтелгән максат һәм бурычларга ирешү өчен миңа түбәндәге метод һәм алымнар ярдәм итте:
- фәнни-теоретик тикшеренү методы;
- автобиографик, тарихи мәгълүматларны өйрәнү;
- китапханәдә тупланган материаллар һәм башка чыганаклар белән эшләү алымы;
Фәнни эшемнең теоретик нигезләрен филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты аспиранты Чулпан Җамалетдинова хезмәтләре тәшкил итте. Шулай ук район китапханәсендә “Сөембикә” журналының тупланмалары белән таныштым. Фәнни эш кереш өлештән, тематик ике бүлектән, йомгак һәм файдаланылган әдәбият исемлегеннән тора.
Төп өлеш.
l бүлек. Ягъкуб Хәлилинең тормыш юлы.
Педагог һәм журналист Ягъкуб Ибраһим улы Хәлиуллин 1877 елның 10 декабрендә Вятка губернасының Иж-Бубый авылында (хәзерге Татарстанның Әгерҗе районы, Иж-Бубый авылы) туган. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында җәдитчә белем бирүче уку йорты буларак, Иж-Бубый мәдрәсәсе төрки-мөселман дөньясында киң танылу ала. Әлбәттә, яшь Ягъкуб Хәлили дә белем эзләп чит-ят җирләрдә йөрми, туган авылында мәдрәсә тәмамлый.
Аның шул мәдрәсәдә мөгаллимлек итүе мәгълүм.
Ягъкуб бай кеше булмый, әмма әдәби журнал чыгару хыялы аңа тынгылык бирми. Менә ул хыялына ирешә. Бик бай Себер промышленнигы Заһидулла хәзрәт Шәфигуллинның Әсма исемле кызына өйләнә. Аларның никахы гаҗәеп уңышлы булып чыга. Әсма ханым әйбәт, уңган хатын гына түгел, иренең фикердәшенә һәм эшләрендә иң беренче ярдәмчесенә, булышчысына әйләнә. Өстәвенә, Әсма апа Хәлилиләрнең һәр барчасын да туганнарча якын, үз итә. Аларның нәни уллары үлгәч, бу гаилә белән дус Габдулла Тукай, яшь ананы юатырга теләп, аңа шигырь багышлый. “Ул шигырь басылгандырмы-юкмы, белмим, әмма бәләкәй чакта мин бу хакта ишеткән идем”,- ди бер хатында Ягъкуб Хәлилинең Мәскәү шәһәрендә яшәүче оныгы Раилә Салихҗанова. Әмма Әсма апа бу кайгыны күтәрә алмый, сагыштан чиргә сабыша һәм үлеп китә.
Ягъкуб Хәлили тормышындагы тагы бер коточкыч хәлне әйтми мөмкин түгел. Ул – репрессия корбаны. Тикшерү "эше"еннән күренгәнчә, кулга алыныр алдыннан Ягъкуб Хәлили Казанда, Дегтярный тыкрыгындагы 10 нчы йортта яши һәм тире әзерләү ширкәтендә келәтче эшен башкара. 1930 елда Ягъкуб Хәлили "валюта өчен" кулга алынып өч ай төрмәдә утыра. Бу "эш" хакында төгәл мәгълүматлар табылмаган.
Ә 1937 елның 4 декабрендә аны кулга алу өчен сәбәп итеп "Камил Якуб" типографиясендәге "корткычлар" төркеменә суд карары белән килешмәвен белдереп саксыз сүзләр сөйләвен мисал итеп китерәләр: "Менә Әхмәтов Абдулланы аттылар, мин бик озак еладым, чөнки һәр көнне кан коела бит. Болар кебек (ягъни Совет власте — авт.) канга сусаганнар, мөгаен, беркайда да юктыр. Сталин кан сөя, күпме галим затлар кырыла. Безнең Гаяз һәм Батталов Әнкарада җәннәттә яши, ә монда без һәр көнне кулга алуларын көтеп калтырап яшибез". Татар язучысы Гаяз Исхакый (1887—1954) һәм тарихчы, журналист, җәмәгать эшлеклесе Габделбари Баттал (1883—1969) хакында аның җылы сүзләренә өстәп аһ-зарларын кирәкле җиргә җиткерүчеләр табыла. Болар аңа "контрреволюцион элемент" ярлыгы тагарга җитә кала. Җитмәсә, Хәлилинең 1918 елның февраль-апрелендә "Болак арты республикасы" төзергә йөрүчеләр арасында актив эш алып баруын истә тотучылар да табыла. Аңа шаккаткыч мәгънәсез гаепләр тагыла. Һәм менә шул беркем тарафыннан да дәлилләнмәгән яла Ягъкуб Хәлилине атарга хөкем карары чыгару өчен нигез була да инде. 1938 елның 6нчы гыйнварында "өчлек" карары Ягъкуб Хәлилине атарга хөкем итә. "Катгый яшерен" грифы сугылган "эш"тә карарның 1938 елның 15 гыйнварында кичке 19 сәгать 30 минутта җиренә җиткереп үтәлүе хакында белешмә дә теркәлгән. Танылган нәшир, педагог, журналистның гомере шулай өзелә. Ягъкуб Хәлили Казан шәһәренең Архангел зиратына күмелә. Фәкать безнең көннәрдә генә ул тулысынча аклана.
ll бүлек. Иҗади эшчәнлеге.
Ягъкуб Хәлилинең Октябрь инкыйлабына кадәр башкарган эшчәнлеге ныклап өйрәнелмәгән, ләкин бу чорда башкарылган эшләре зур хөрмәткә лаек.
1913 нче елның 27 нче октябреннән 1918 нче елның гыйнвар аена кадәр Ягъкуб Хәлили төрки халыклар тарихында икенче, ә татар халкы өчен беренче булган, хатын-кызларга багышланган “Сөембикә” журналын нәшер итә башлый һәм аның баш мөхәррире була. Казан губернаторы тарафыннан аңа ике айга бер тапкыр хатын – кызлар өчен рәсемле татарча журнал чыгарырга рөхсәт бирелә. Губернатор раслаган программадан күренгәнчә, журналда «хатын-кызларның хокукый, сәяси, әхлакый һәм гаилә тормышларын» чагылдырган мәкаләләргә, шулай ук бала тәрбияләү, аш-су, кул эшләре, мода, матурлык һәм бизәнү серләрен яктырткан аерым бүлекләргә дә урын бирелергә тиеш була. Әсма һәм Якуб Хәлилиләр журналны үз хисапларына нәшер итә. А.Х.Мәхмүтова ассызыклавынча, «Гаспринскийлар кебек үк, ир белән хатын, кулга-кул тотынышып, эшкә керешкән. Монда да Заһидулла бай кызы Әсманың бирнәсе милләт өчен хезмәт иткән».
“Сөембикә" журналы Казанда, татар телендә, басылган. Биш ел дәвамында аның җәмгысе 115 саны дөнья күрә. . Фәтхелбанат Сөләйманова, Маһруй Мозаффария, Багбостан ханым, М. Акчурина, Нәҗип Думави, Ш. Әхмәдиев, Р. Ибраһимия аның иң актив авторлары булган.
Журналның бизәлеше үзенчәлекле. Тышлыкта символик ай фонында татар ханбикәсе Сөембикәнең сурәте төшерелгән. Әлеге сурәт һәм басманың исеме аның эчке тематикасына туры килеп тора. Сөембикә образы татар халкының азатлык символы буларак аңлашыла. Журнал да үз укучыларын (ә аның төп аудиториясе, нигездә, хатын-кызлар) азатлыкка, тәрәккыяткә, эмансипациягә өнди. Шулай ук тышлыкта шул санның иң үзенчәлекле, кызыклы һәм әһәмиятле мәкаләгә төшерелгән фото да бастырыла. Шуны да искәртергә кирәк: һәр журналда диярлек заманы өчен алдынгы булган гүзәл затларыбыз, яңа ачылган мәктәпләрдә укучы кызларның фотосурәтләре урын ала. Мәсәлән, Фатыймаи-Фәридә, Шәмсиҗиһан Кәримова, Зәйнәп Әкимбетова, Фәхрелбанат Сөләймания, Маһруй Мозаффария, Мөхлисә Буби һ.б. фотосурәтләрен күрергә мөмкин. Хатын-кызлар йөзләрен ачып, татар милли киемнәрендә, Европа костюмнарында фотосурәткә төшү шул заман өчен зур яңалык булып санала. Журналда милли киемнәр кигән төрле милләт хатын-кызларының фотосурәтләре аңлатмалар белән дә тәкъдим ителә. Медицина, кеше анатомиясе, бакчачылык серләре схема һәм рәсемнәр белән тәфсилләп аңлатыла. Журналда төсле рәсемнәр юк. Әмма анда бастырылган күпсанлы сурәтләр бүгенге көн өчен тарихи әһәмияткә ия.
«Сөембикә»нең тематик диапазоны киң. Татар хатын-кызларының ихтияҗларын тәэмин иткән нигезләрнең берсе – мәгърифәтле, белемле булуны яхшы аңлаган журнал идарәсе – милли мәгариф темасын яктыртуга зур көч сала. Журналның идарәсе: «Мөселман хатын-кызларының уку эшләрен тәртипле бер юлга кую мәсьәләсе шундый тизлектә хәл кылынырга тиешле мәсьәләдер»,- дип язып чыга (1913,№7).
Җәдиди мәктәпләр ачылу турында мәгълүматлар, уку-укыту программалары, мөгаллимәләр хәле сан саен диярлек журналның беренче полосасын биләп тора. 1915 елда Маһруй Мозаффарова «Авылларда кызлар мәктәбе» дигән мәкаләсендә җәдитчә укытуның авылларга да үтеп керүен күрсәтә
Җәдиди һәм кадими уку методларын тикшерүгә идарә зур урын бирә. Мәсәлән, Мәрьям Якупова үзенең мәкаләсендә кадими абыстайларның кызларга тиешле белем бирмәүләре, ә бары тик төрле мәҗлесләрдә җыелышып, гайбәт сөйләүләрен, кызларга газета-журналларны укытмауларын, дөньяда барган тормыш белән таныштырмауларын искәртә. Сөембикә», үз чиратында, җәдиди кызлар мәктәпләрендә укытылырга тиешле фәннәрнең атналык сәгатьләре билгеләнгән программаны да бастыра (1914, №6).
Мәктәпләр ачылу белән бергә педагогик кадрлар хәзерләү мәсьәләсе дә туа. Журнал үзенең беренче саннарыннан ук татар хатын-кызларының дөньяви белем алуга хокукларын яклап, дарелмөгаллимат ачу фикерен куәтләп чыга (1914, №1). Елдан-ел журнал битләрендә «Мөгаллимә кирәк кешеләргә!» дигән игъланнар ешрак күренә башлый.
Журналның популярлыгын, сыйфатын, һичшиксез, аның нашире, мөхәррире һәм мәкалә авторлары тәэмин итә. «Сөембикә» журналының беренче елларында барлык эшләрен Якуб Хәлили һәм аның хатыны Әсма Хәлили эшлиләр. Күп кенә мәкалә авторлары да үзләре була.
Гомумән алганда, йөз ел элек милли матбугатыбыз тарихында беренче тапкыр татар телендә чыга башлаган «Сөембикә» журналы чын мәгънәсендә хатын-кызлар өчен әдәби, мәдәни һәм сәяси мәйданга әверелү өчен җирлек хәзерли. Ул бик күп каләм осталарына, аеруча хатын-кызларга иҗади мөмкинлекләр ача.
Якуп Халили 1918 елларда "Балалар дөньясы" исемле сабыйлар журналы да чыгара.
Бу талантлы эшлекленең бер канаты мәгърифәтчелеккә килеп тоташа.Ул укыту һәм тәрбия мәсьәләләре буенча шактый күп хезмәтләр авторы.Бу хезмәтләрендә мәгърифәтче балаларга белем бирүнең яңа ысулларын алга сөрә. Шул ук вакытта дәреслекләр дә яза. Үзенең унбиш китап һәм татар мәктәпләре өчен "Тәгълим әс-сариф" (1909), Тыйльме халь" (1910), "Иң яңа әлифба" (1910), "Мәсаил хисап" (1910), "Әнбия тарихы" (1913), "Ислам тарихы" (1917) исемле уку кулланмаларын бастырып чыгара. Җәмәгатьчелек тарафыннан алар югары бәяләнә. Кызганычка каршы, бу хезмәтләр турында мәгълүматлар бик аз.
Октябрь инкыйлабы чорында Ягъкуб Хәлили җәмгыятьтә күренекле урын тоткан. Шуңа күрә аның татар журналистикасы тарихында тоткан урыны зур әһәмияткә ия, чөнки сүз Иж-Бубый мәдрәсәсенә килеп ялгана. Ә Иж-Бубыйның татар халкы тарихындагы ролен бәяләп бетерү мөмкин түгел.
Йомгаклау.
Ягъкуб Хәлили татар журналистикасы тарихында якты эз калдырган шәхес.Ул нигез салган “Сөембикә” журналы чын мәгънәсендә хатын-кызлар өчен әдәби, мәдәни һәм сәяси мәйданга әверелү өчен җирлек хәзерли. Ул бик күп каләм осталарына, аеруча хатын-кызларга иҗади мөмкинлекләр ача. Төрле илләрдә, шәһәрләрдә барган хатын-кыз хәрәкәтләре белән таныштырып, татар хатын-кыз галәмендә дә көрәш чаткыларын уята. «Сөембикә»не шул чорның «милләт аналары»н тәрбияләүдә дәреслек-ярдәмлек булып торды, дип әйтү һич тә ялгыш булмас. Ул гүзәл затларыбызның ярдәмчесе, киңәшчесе, мөгаллиме, һәм, гомумән, якын дустына әверелә. Монда татар мәгърифәтчесе Ягъкуб Хәлилинең өлеше бик зур.
2013 нче елда “Сөембикә” йөз яшен билгеләп үтте. Шушы гасыр эчендә ул зур үзгәрешләр кичергән:бизәлеше, битләренең саны, кәгазенең сыйфаты яхшырганнан – яхшырган, сәхифәләре, аларны алып баручы журналистлар, мөхәррирләре алышынган. Тик бер нәрсә үзгәрешсез калган: ул - журналның үз укучысына мөнәсәбәте!
Файдаланылган әдәбият:
1.Ахунов А. Беренчеләр.- Сөембикә.-2006.-№9
2. Җамалетдинова Ч. Ягъкуп Хәлили. -Сөембикә.-2006.-№10
3. Татар электрон китапханәсе.-http://kitap/tatar/ru
Сила слова
Астрономический календарь. Декабрь, 2018
Весёлые польки для детей
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Весенняя сказка