Проект эшендә Әгерҗе районындагы чишмәләр турында мәгълүмат тупланган
Вложение | Размер |
---|---|
rashitova_g._gimnaziyano1_g.agryz_.docx | 186.66 КБ |
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль бюджет
гомуми белем бирү оешмасы
1нче гимназия
Фәнни-тикшеренү эше
Тема: Чишмәләрдә – гомер агышлары
Эшне башкарды:
Рәшитова Гөлназ
Әгерҗе шәһәре
1нче гимназиясенең
9 нчы сыйныф укучысы
Фәнни җитәкче:
Мурзина Гөлнара Фәрит кызы
югары квалификацион категорияле
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
2019 ел
Эчтәлек
1. Теманың актуальлеге, максаты, тикшерү методлары, алымнары..............3
2. Кереш.
Топонимнар тарихын өйрәнү кирәкме?...........................................................4-5
3. Төп өлеш:
1 бүлек.Чишмәләрнең аталу тарихы безгә ниләр сөйли?........................6
2 бүлек. Туган төбәгебез чишмәләре..........................................................7-12
4. Йомгаклау. Топонимнарны төркемнәргә бүлү, нәтиҗә ясау..............13-14
5. Файдаланылган әдәбият........................................................................15
6. Кушымта. Шигырьләр............................................................................16-17
7. Кушымта. Фотографияләр..........................................................................18
Кереш.
Тикшерү эшенең темасы: Чишмәләрдә – гомер агышлары
Теманың актуальлеге: Туган төбәгемдә чишмәләр, елгалар шактый. Алар гаять үзенчәлекле, кызыклы исемнәргә дә ия. Һәр кеше үзенең туган төбәгенең тарихын, андагы атамаларны, аларның килеп чыгышын белергә тиеш. Менә шуларны өйрәнү, барлау йөзеннән, мин “Чишмәләрдә – гомер агышлары”дип исемләнгән фәнни – эзләнү эше башкарырга булдым.
Эшнең максаты: 1. Төрле чыганаклар аша Әгерҗе районы чишмәләре тарихын өйрәнү, материаллар җыю, атамаларны төркемнәргә бүлү һәм нәтиҗә чыгару.
2. Алдынгы технологияләр өстенлек иткән безнең заманда чишмәләргә караш, аларның халык тормышында тоткан урынын билгеләү.
3. Чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын башкаларга төшендерү. Яшьтәшләремдә табигатькә сакчыл караш, чишмәләргә сакчыл караш тәрбияләү. Туган төбәгебезне ярату, матурлыкны күрә, аңлый белергә өйрәтү, аның белән горурлана белү хисе тәрбияләү.
Тикшерү объекты: районыбыз чишмәләре.
Тикшерү методлары: эвристик ысул - эзләнү, тикшеренү һәм нәтиҗә чыгару.
Алымнар: топонимика буенча булган фәнни әдәбият белән танышу, музейда, китапханәдә эшләргә өйрәнү; өлкән кешеләрдән атамалар тарихын сөйләтү, язмаларны редакцияләү, районыбыз шагыйрьләренең чишмәләр турында язган шигырьләрен туплау.
Топонимнар тарихын өйрәнү кирәкме?
Һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас матур, шигъриятьле урыннары бар. Кайда гына булсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, балачактан тәгәрәшеп үскән болыннарыбыз, бормаланып агучы елгаларыбыз, аларның тирә – юне, тугайлары инеш-чишмәләре безне үзенә тарта.
Тумышым белән мин авыл балалары. Әти-әнием белән хәзер Әгерҗедә яшибез. Хәтеремдә әле: кечкенә чакта Иж - Бубый авылында яшәүче әбиебез белән чәй кайнатырга суны чишмәдән алып кайта торган идек. Әби безгә бу чишмәләрнең исемнәре, аларның килеп чыгышлары, карап - чистартып торучылары турында сөйли иде. Хәзер мин 9 нчы сыйныфта укыйм. Районыбызның чишмәләре турында күбрәк кызыксына башладым. География фәнен өйрәнә башлагач, географик атамаларның җыелмасын, аларның килеп чыгышын, ясалышын, кулланылыш һәм үсеш эволюциясен, мәгънәсен, таралышын топонимика фәне өйрәнгәнен белдем. Микротопонимика – топонимика фәненең аерым төбәк, шул тирәлек-урын кешеләре өчен генә билгеле булган географик атамалар (микротопонимнар) җыелмасын өйрәнә торган бер бүлеге икәнлеген аңладым. Шул темага төрле фәнни мәкаләләр белән таныштым. Миндә үз туган районыбызның челтер чишмәләрен өйрәнү теләге туды. Шул теләк белән күренекле галимнәр, фән эшлеклеләре озак еллар дәвамында топонимиканы өйрәнү белән шөгыльләнүче академик Гомәр Саттаровның “Атамалар дөньясына сәяхәт”, профессор Фирдәүс Гарипованың “Исемнәрдә - ил тарихы”, “Авыллар һәм калалар тарихыннан” дигән китапларында татар авылларының килеп чыгу тарихлары, ономастика турында бай һәм кызыклы мәгълүматларны өйрәндем. Фәнни эшемне башкарганда шәһәребезенең 70 еллык юбилее уңаеннан төбәгебез чишмәләре тарихы белән кызыксынучылар өчен чыгарылган җыентыгын,“ Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләре” китабын, район музеендагы микротопонимикага багышланган материалларны да, район китапханәсендәге газеталар тупланмасын да файдаландым. Шулай ук мин Кичкетаң авылында яшәүче Ромель абый Маннаповның шул төбәктәге чишмәләр турында сөйләвен тыңлап, үз эшемдә кулландым.
Хезмәтемнең практик әһәмияте шунда: тикшеренү нәтиҗәләрен мәктәптә татар әдәбияты һәм тарих дәресләрендә файдаланырга, “Туган ягым тарихы” курсын өйрәнгәндә, өстәмә материал буларак, якташларым турында тулырак мәгълүмат алыр өчен кулланырга мөмкин .
Кайбер кешенең күңелендә мондый сорау туарга мөмкин: хәзерге вакытта, өйләрдә краннан кайнар һәм салкын су агып торганда, ул чишмәнең нинди исем белән аталуын белү безгә, яшьләргә, ни өчен кирәк соң? “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк,”-- ди халык. Димәк, без районыбызның үткән тарихы белән кызыксынабыз икән, киләчәгебез дә мәгънәле булыр.
Төп өлеш.
I бүлек. Чишмәләрнең аталу тарихы безгә ниләр сөйли?
“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә чишмә - “җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чыганагы” дип бирелә. К. Насыйри елга башланган урынның да чишмә дип аталуы хакында яза. В.В. Радлов кара-кыргыз телендә чiчма терминының «чишмә, чыганак» төшенчәсендә йөрүен һәм аның фарсы теле алынмасы икәнлеген күрсәтә. Чишмә суы фарсы телендәге “ күз мәгънәсенә ия булган чашм-чешм яисә “чыганак, чишмә”не белдерә торган чашме сүзенә барып тоташа.
Татарстан гидронимнарының зур күпчелеген татар теле нигезендә аңлатыла торган атамалар хасил итә. Татар гидронимнарының системасын аңлау өчен аларның мәгънә үзенчәлекләре җентекләп өйрәнелергә тиеш. Лингвистик һәм экстралингвистик факторларны искә алып, Гарипова Ф. Г татар гидронимнарын түбәндәге мәгънә төрләренә бүлә:
1. Су чыганакларының физик-географик үзенчәлекләренә мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән гидронимнар.
2. Кешеләрнең материал тормышына, хуҗалыгына нисбәтле гидронимнар.
Халык чишмәләрне тәменә, кайда урнашуына карап бәяләгән, аларны укымышлы, булдыклы кешеләрнең исемнәре белән атап йөрткән, мактанычы итеп санаган, горурланган.
Чишмә суы белән безнең әби – бабаларыбыз авыру кешеләрне дәвалаганнар, дару урынына кулланганнар. Борын-борыннан ата- бабаларыбыз, гадәттә, авылларны зур һәм кечкенә елга, күл яисә чишмә буйларына салганнар, чөнки су булган урында тереклек җанлана, тормыш кайнап тора.
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз юлы бар. Беришесе шарлап ага, тавышы еракларга ишетелә, җаннарны сөендерә, күңелне шатландыра.
Икенчеләренең тавышы янына килгәч кенә ишетелә, гүя ул үз алдына гына сөйләшә, барыр юллары, үтәсе араларының озынлыгы турында сөйли.
Өченчеләре җир куеныннан кайнап, ургылып чыга, әйтерсең лә ул җир асты юлларын уза-уза ялыккан, арыган.
II бүлек. Туган төбәгебез чишмәләре
"Ап-ак” чишмәсе
Кадыбаш авылында бер чишмә "Ап-ак чишмә" дип атала. Ул исемнең килеп чыгуы да үзе бер тарих.
Кадыбаш авылында кулына ни тотса, шуны гөл итә торган Фатих исемле кеше яшәгән. Тәне карарак булганга , аңа “Чуен Фатих” кушаматы такканнар. Бу кушаматын бер дә ошатмаган ул. Үзләре очында яшәүче балаларга: “Мин Ап-ак бабагыз булам”, - дип шаярта икән. Ул балаларны, ә балалар аны бик яраткан. Авыл чишмәсен карап торучы да шул кеше булган. Менә шуннан бирле, ул халык телендә “ Чуен Фатих” булып түгел, “Ап –ак”булып яши башлаган. Чишмә тау итәгеннән бәреп чыга, җанлы йөрәк сыман тибеп тора. Ул ап-ак hәм мул сулы чишмә.
Батрак чишмәсе.
Бу чишмә 140 га лы басуның башына урнашкан. Аның суын чәчү чәчкән кешеләр эчеп, бу чишмәгә үзләре исем калдырганнар. Иң беренче чишмәне “Батрак ” кушаматлы Әхмәдишин Габдулла дигән кеше күреп, аны тирән итеп казыган. Һәм аның кушаматы белән “ Батрак ” дип аталып йөри башлаган.
Нәтиҗә: алда язылган 2 чишмәнең аталу тарихын тикшергәннән соң, чишмәләрне карап торган, аларның юлын ачкан кешеләрнең кушаматлары белән аталуын ачыкладым. Алар беркайчан да онытылмас.
Изге чишмәсе.
Кичтетаң авылындагы бу чишмә турындагы риваятьне күп еллар колхоз рәисе булып эшләгән Рамил Маннапов сөйләде. Имеш, борын-борын заманда шул тирәдә яшәүче бар халык трахома белән авырый башлый. Әлбәттә, ул чакта аның табибы да, кирәкле дарулары да булмагандыр инде. Печән чабарга баргач, эсседән әлсерәгән берәү чишмә янына ял итәргә утыра, суын эчә, битләрен, күзләрен юа. Һәм, ни гаҗәп, чишмә суының шифасы тиеп, трахомадан котыла бу. Могҗиза турындагы хәбәр бик тиз тирә-юньгә тарала, халык чишмәгә агыла башлый, күз авыруыннан интегүчеләр бетә. Әле Мәскәүдән бер профессорны чакырып, суны да тикшерткәннәр, имеш. Профессор әлеге чишмә суында әллә нинди шифалы матдәләр барлыгын ачыклаган. Әле чишмә янында берәр шифаханә-мазар ачарга теләүчеләр дә булган, имеш. Ни булса булган, халык исә чишмәне изгеләштергән. Чишмә суы бүген дә ага тора, “имеш-мимешләр” дә колактан-колакка кереп яши бирә.
Әүлия чишмәсе.
Бу чишмә турында да риваятьләр күп, ә иң дөресе булып түбәндәгесе санала.
Имеш, бик борынгы заманнарда күрәзәче яшәгән. Ул кешеләрнең киләчәген әйткән, төшләрне юраган, кешеләрнең югалган әйберләрен табып биргән, гомумән, бик зур көчкә ия кеше булган. Карт бер көнне урманга барган җиреннән, юлда кинәт авырып китә һәм шунда вафат була. ( Бу якынча 1912 нче еллар тирәсе була.) Картны авылда яшәүче берәү күреп ала да, кешеләр җыеп, нәкъ үлгән җиренә күмәләр. Шул вакыттан соң озак та үтми җирдән чишмә бәреп чыга. Халык аңа “ Әүлия” дип исем бирә. Чөнки бу карт үзенең көче белән күпме кешеләргә яхшылыклар эшләгән, изге кеше була. Инде бер гасырдан артык бу чишмәдә картның яхшы гамәлләре, кылган изге эшләре “ага”. Үзе якты дөньядан киткәч тә, башкаларга ярдәм итүеннән туктамый. Шифалы сулары белән кешеләрне дәвалый. Аны Казан лабораторияләрендә тикшереп, иң чиста чишмәләрнең берсе дип таптылап.
Чүмечле чишмә.
Кырынды авылының Юртау урамыннан тар гына бер тыкрык кечкенә инешкә илтә. Ул инеш Төрдәле елгасы дип атала. Елганың бер як яры сөзәк кенә, анда таллар, өянкеләр, шомырт агачлары үсә, ә икенче ягы бик текә ярлы. Шул ярлардан алты – җиде чишмә бәреп чыга.
Шулар арасында Нигъмәтҗан чишмәсе дә бар, аны икенче төрле “ Чүмечле чишмә” дип тә атыйлар. Аның өстенә бик пөхтәләп агач сайгаклар җәелгән, тоткалы капкачы да бар. Суга һәр кеше чүмече белән төшә. Чишмәнең төбе эреле-ваклы ташлардан тора. Һәр яз саен, ташудан соң, чишмәне өлкән абыйлар ләмнән чистарталар, ташларын яхшылап юып, кире урынына салалар.
Бу чишмәнең үзенә күрә легендага әйләнгән тарихы да бар. Халыкның сөйләвенчә, чишмәнең хатын- кыз сурәтендәге иясе дә бар имеш. Ул ия кояш баегач чишмәгә төшкәнне бер дә яратмый икән. Юртауда 1940 нчы елларда “ Ыж әби” яшәгән. Бервакытны ул, урактан соң гына кайткач, чишмәгә суга төшкән. Капкачны ачуы булган- ап-ак хатын-кыз аякларын күргән, ә гәүдәсен шәйләмәгән. Әби дер-дер калтырана башлаган. Шулай да ниндидер көч аңа су алырга булышкан. Чүмечен суга төшергәч, теге аяклар читкә алып куелганнар. Әби бик курыккан һәм өенә ашыккан. Шуннан соң бер ай хасталанып өендә яткан. Саташкан, калтыранган. Үзе үлгәнче, чынга санап, кешеләргә сөйләп йөргән.
Изгеләр чишмәсе.
Яңа Аккуҗа авылындагы Изгеләр чишмәсе игътибарга аеруча лаек. Риваятьләргә караганда, монда изгеләр күмелгән. Элеккеге картлар, авырганда, шуның суын эчкәннәр һәм ни гаҗәп, терелгәннәр. Корылык булган елларны картлар Изге чишмә янына төшеп намаз укыганнар. Төштән соң һәрвакытта яшенләп яңгыр явып, җирне суга коендырган.
Нәтиҗә: кешеләр чишмәләрне изгеләштергәннәр, аның тылсымлы көченә, дәвалау үзлегенә ия булуына ышанганнар һәм исемне дә шул максаттан чыгып биргәннәр.
“Фазылҗанның күз яшьләре” чишмәсе.
Тирсә белән Сарсак-Омга авыллары арасында бик матур урын бар. Халык телендә аны “Гөлдем чокыры” дип йөртәләр. Кайбер мәгълүматларга караганда, аның тарихын болайрак күзалларга була. Заманында Тирсә алпавыты шул чокыр буйлатып умарталар куйдыра, бал кортлары үрчетә. Үзенең крепостное Фазылҗанга шул умарталыкны сакларга куша. Фазылҗанның хатыны үлә, кызы Гөлдем белән умарталыкта яшиләр. Авылдан читтә яшәгәч, аңа “ поши” дигән кушамат тагалар.
Табигать кочагында Гөлдем бик матур кыз булып үсә. Кортлыкка кәеф-сафа кылырга килгән кушаклар аның акыллылыгына , матурлыгына сокланалар.
Бервакыт Фазылҗан урманга юкә кайрысы җыярга киткәч, кортлыкка килгән бер кунак исерек килеш Гөлдемгә бәйләнә, аны кочагына алып үбә башлый... Яшь кыз куркудан, оялудан катып кала, аннары , явызның кулыннан ычкынып, урманга йөгерә. Исерек аны куа китә. Ә Гөлдем исә: “ Әткәй, зинһаркоткар, ”- дип кычкыра-кычкыра йөгергәндә хәлсезләнеп егыла. Исерек куып җиткәндә, Гөлдем инде, куркудан йөрәге ярылып, үлгән була. Урманнан кайткач, сөекле кызының үле гәүдәсен күреп, ата бер мизгелгә югалып кала, тыны кысыла, йөрәге чәнчеп куя. “ Нәрсә булды сиңа, балам?”- дип елап җибәрә. Мескен ата кызының ничек үлгәнең белми дә кала...
Фазылҗан карт бу чокырга “ Гөлдем” дигән исем куша һәм, җирне казып, тәмле сулы чишмә таба.
Шул вакыйгадан соң Фазылҗан каядыр китеп бара һәм кмре әйләнеп кайтмый. Халык телендә “ Гөлдем чокыры”нда җир астыннан бәреп чыккан саф чишмә суы турында “Фазылҗанның күз яшьләре ” дип сөйли башлыйлар.
Нәтиҗә: чишмә исеме кеше тормышында булган күңелсез вакыйгаларны гел искә төшереп тора.
Исмәгыйль чишмәсе.
Ямурза авылында чишмәләр бармак белән генә санарлык булса да, аларның һаман исән булуы сөендерә. 1960нчы елларга кадәр,хәзерге гөмбә склады артында зур гына су тегермәне эшләп торган. Тегермән буасы яръягындагы әрәмәлек эчендә көчле генә бер чишмә саркып чыккан. Аның сафлыгы белән сокланырга, моңын тыңларга авыл халкы өзелеп тормаган.
Авылның балыкчысы Исмәгыйль абый Абдуллин шул чишмәне бигрәк тә үз күргән һәм, вакыты булган саен, аның янына төшә торган булган.Чишмәгә төпсез кисмәк утырткан, кисмәк читенә кечкенә генә чүмеч тә элеп куйган. Чишмәнең тәмле суын Исмәгыйль абый ясаган шул матур чүмечтән эчкәч, ул су тагын да тәмлерәк тоелган. Чишмә янына килгән hәр кеше Исмәгыйль абыйга рәхмәт укыган, ана исәнлек-саулык теләгән. Халык чишмәне "Исмәгыйль чишмәсе" дип атап йөрткән.
Исмәгыйль абый чишмәдән ерак түгел генә аккан елга аша күпер дә салган булган. Хәзер инде үзе исән булмаса да, бу урынны әле дә "Исмәгыйль күпере" диләр. Соңрак су тегермәне урынына электр станциясе төзегәннәр. Шуннан соң озак та үтми, чишмә янындагы буа ерылып аккан. Электр станциясен икенче урынга күчергәннәр. Ә Исмәгыйль чишмәсе haман да исән...
Нәтиҗә: бу чишмә исеме аны карап торучы кеше исеменә нигезләнеп барлыкка килгән.Кеше китсә дә, аның эзе кала, дигән борынгылар. Исмәгыйль абый гүр иясе булса да, бу чишмә җир куеныннан иреккә омтылгандай, акрын гына саркып тора. Яхшы кешеләр үлемсез булган кебек, чишмәләр дә юкка чыкмый.
Мәхәббәт чишмәсе.
Яңа Аккуҗа авылының Югары оч урамында “Мәхәббәт чишмәсе” бар. Әле авылларда клублар,яшьләр өчен күңел ачу йортлары булмаганда, авылның егетләре һәм кызлары, язга чыгу белән, шушы чишмә буендагы зур булмаган болынга күңел ачу өчен җыелганнар. Алар арасында мәхәббәткә бәйле барлык вакыйгалар, вәгъдәләр бирешү шушында булган һәм шуңа күрә дә чишмәнең атамасы “Мәхәббәт чишмәсе ” дип атала.
Әгерҗе чишмәләре.
Әйе, безнең Әгерҗе районы чишмәләргә бай булуы белән аерылып тора. Алар - район халкының горурлыгы. Ә Әгерҗе шәһәренә килсәк, биредә яшәүчеләр чишмә суыннан файдаланмыйлар. Ләкин шәһәрне чишмәләрдән бөтенләй мәхрүм калган дип әйтү дөрес түгел. Мәсәлән, шәһәрнең Гагарин урамы һәм Нариман тыкрыгы тоташкан урында “Эт чокыры” дип атала торганы бар. Узган гасырның 60 нчы елларында чокырның нәкъ уртасында тимерче алачыгы була. Шул чокырның төбеннән беничә урында чишмә бәреп чыгып, күл барлыкка килә. Ул үзенә күрә шәһәргә бер матурлык биреп торган Ләкин... шушы тирәдә яшәүчеләр яр буен чүп түгү урыны итеп файдаланганнар.
Хастаханәдән ерак түгел нарат урманы белән янәшә урман хуҗалыгы җитәкчеләре зур гына мәйданда, чокыр казытып, ясалма күл булдырганнар. Берничә урыннан чишмәләр бәреп чыгуы нәтиҗәсендә, мул сулы күл барлыкка килгән. Кыр үрдәкләре бу күлне үз итеп өлгерделәр. Ләкин җәй айларында бирегә ял итәргә җыелган яшьләр күлне сыра шешәләре һшм башка төрле чүп-чар белән тутыралар. Күлнең төньяктагы яры астында чишмә хәзер дә бар. Шәһәрдәшебез Алмаз Якупов чишмә чокырын казып, тирәнәйтеп, анда торбалар сузган. Суы да тәмле, хәзер аны корытмыйча саклау- безнең бурычыбыз.
Йомгаклау
Топонимнарны төркемнәргә бүлү.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, микротопонимнарның барлыкка килүләре --җәмгыятьнең һәр чорына хас күренеш. Аларның чыганаклары бик еракка, борынгы тарихка барып тоташа. Гасырлар үтү белән кайбер атамаларның баштагы исемнәре онытылган. Авыл халкы аларга яңа исемнәр кушкан, ә күбесе исә борынгы атамалары белән аталып йөри.
Мин өйрәнгән чишмәләрнең аталу тарихын төркемнәргә бүлү нәтиҗәсендә төрлечә аталган топонимнарның булуы ачыкланды.
1. Иң күбе кеше исемнәренә нигезләнгән микротопонимнар: Исмәгыйль чишмәсе, Вакай чишмәсе,
2. Кушаматка нигезләнгән микротопонимнар: “Ап-ак” чишмәсе, Батрак чишмәсе
3. Катлам титулына нигезләнгән микротопоним: Бояр чишмәсе.
4. Ниндидер вакыйгалар белән бәйле атама : “Фазылҗанның күз яше”,
“Мәхәббәт чишмәсе”
5. Изгеләштерелгән урыннарга бәйле атамалар: “Изгеләр чишмәсе”, “Әүлия чишмәсе”.
Тикшерү эшен йомгаклап, шундый нәтиҗәгә килдем:
1.Топонимик атамалар – безгә борынгы әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүреше, һөнәрләре, гореф-гадәтләре, тарихы, теле, төбәкнең табигате, географик үзенчәлекләре, авыл халкының этник составы, кәсебе турында мөһим мәгълүмат бирәләр. Һәрбер җирле атама – үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе икән.
2.Чишмә исемнәренең күбесе кеше исемнәренә нигезләнеп барлыкка килгән. Шулай ук кеше кушаматларына, катлам титулына нигезләнеп ясалганнары да еш очрый. Суларның кадерен белгән, чишмә башын чистартып, карап торган изге күңелле, эшчән авылдашларын онытмый халкым. Димәк, исемеңне мәңгеләштерү өчен, үз халкыңа хезмәт итәргә кирәк.
3.Тормыш алга киткән заманда чишмәләрнең роле бәяләп бетергесез.Халык хәзер дә чишмә юлын онытмый. Өйләребездәге краннан су агып торса да чәй кайнатырга суны чишмәдән алып кайтабыз. Авылларда яшь киленнәргә чишмә юлын күрсәтү гадәте һаман да яши. Нинди генә заманда яшәсәк тә чишмә халыкның аерылгысыз бер өлеше, аның үткәне һәм киләчәге.
Топонимик атамалар безнең күңелегә балачакның якты, кире кайтмас истәлеге булып кереп калдылар. Алга таба да үз районыбызның топонимикасын өйрәнүне дәвам итәрмен дип уйлыйм, чөнки бу - бик кызык, мавыктыргыч һәм шул ук вакытта файдалы шөгыль. Топонимик атамаларның аталу тарихын тикшерү – туган якның тарихын өйрәнү дигән сүз. Ә туган якны төрле яктан өйрәнеп, без үзебезнең тамырларыбызны беләбез.
Районыбызның шагыйрьләренең чишмәләргә багышлап иҗат ителгән шигырьләрдә һәм җырларда да микротопонимнар киң чагылыш таба. Эшемнең кушымтасында райондашларыбызның иҗат җимешләрен китерәм.
Йомгаклап, шуны әйтәсе килә, без, яшь буын, туган ягыбызның киләчәге өчен җаваплы кешеләр. Туган төбәгебезнең тарихын җентекләп өйрәнеп, эш-гамәлләребезне аның табигатенә зыян китермәслек итеп оештырырга тиешбез. Шулай булганда гына без сәламәт һәм бәхетле кешеләр булырбыз, бездән соң килгән буынга бай табигый мирас калдырырбыз.
Файдаланылган әдәбият
1.Әгерҗе төбәге: тарихи сәхифәләр.- Казан: “ Сүз”нәшр., 2008.-415б.
1. Гарипова Ф. Г. Авыл- милләтебезнең җаны. – Казан: “ Идел- Пресс” , 2011.-430б.
2 Гарипова Ф.Г. Исемнәрдә- ил тарихы.-Казан: Тат. кит. нәшр., 1994.-264б.
3. Саттаров Г.Ф. Атамалар дөньясына сәяхәт. – Казан: Тат. кит. нәшр., 1992.
4. Чишмә-халкымның күңел бизәге: җыентык/ Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Үзәк китапханәсе, -2008.-62 б.
5. “Ватаным Татарстан”, /№ 179, 01.11.2013
1 нче кушымта
Шигырьләр
“ Әүлия ”чишмәсе
Районыбызның Балтач авылы болынында
табигать кочагында чылтырап аккан
“Әүлия” чишмәсенә багышлыйм.
“Әүлия”чишмәсе буйлары
Чәчәк диңгезенә күмелгәч,
Сагынып кайттым ямьле болыннарны,
Тау битендә җиләк өлгергәч.
“Әүлия”чишмәсе,
Куе качышлык.
Чишмә агышы,
Моңлы, сагышлы.
Яшьлек эзләреннән атлагандай,
Болын буйлап йөрдем уйланып.
Әрәмәдә туктап, тыңлап тордым,
Чишмә чылтыравын моңланып.
Кай җирләрдә генә бар икән
Шундый тәмле чишмә сулары,
Мондагыдай болын, әрәмәлек,
“ Чаган тавы”, урман буйлары.
Көзләр җиткәч, чишмә буйлары
Истән чыкмый керер төшләргә.
Җәйләр җиткәч,тагы киләм әле
“Әүлия”нең суын эчәргә. Наил Нәбиуллин
Чишмә язмышы.
Тау астында төрле нурлар чәчеп,
Салкын чишмә чыга елтырап.
Туган як җылысы белән төренеп,
Җырлый-җырлый ага чылтырап.
Еракларга юл алган чишмәнең
Таллар тыңлый җырын- агышын,
Сандугачлар бердәм тынып калган,
Сизеп, ахры, чишмә сагышын...
... - Әй, чишмәкәй!- диде бер сандугач,-
Кай якларга юллар тотасың?
Нигә шулай күңелгә моң салып,
Туган якны ташлап китәсең?
Әйтте чишмә: - Барыр юлым ерак,
Берләшергә көтә Чулманым.
Без, чишмәләр, кушылып инешләргә
Ишәйтәбез суын Чулманның .
Чулман көчле – тыгыз агымнары,
Ак дулкыннар кага ярына.
Күп юл гизәр горур чишмә суы,
Тик кайталмас туган ягына.
Саимә Гыйлметдинова
Фотографияләр
2 нче кушымта
Барҗы-Омга авылындагы Салихҗан чишмәсе
Кичкетан авылында Изгеләр чишмәсе
Как нарисовать портрет?
В какой день недели родился Юрий Гагарин?
Рисуем осень: поле после сбора урожая
Две лягушки
Самодельный телефон