Ученица 4 класса участвовала в муниципальном литературно-творческом конкурсе со сказкой, которую сочиняла сама и стала победителем.
Вложение | Размер |
---|---|
![]() | 22.9 КБ |
Хикмәтле сандык.
Яшәгәннәр, ди, Зөлфия белән Тимур. Алар апалы-энеле булганнар. Үзләре искиткеч дус булганнар, беркайчан да ачуланышмаганнар. Ерак түгел бер авылда әбиләре дә яшәгән, икән.
Җәй җиткәч, балалар әбиләренә кунакка киткәннәр, ди. Әбинең Дус исемле кечкенә эте дә булган. Балалар аны бик яратканнар, һәрвакыт үзләренә ияртеп йөргәннәр. Әбинең күршесендә бик усал, көнче Хәят исемле кыз яшәгән. Ул беркайчан да балалар белән уйнамаган. Аларның үзара дус булуына ачуы гына килгән. Аларны бер-берсенә каршы куеп, дуслыкларын бозарга теләгән. Ләкин Зөлфия белән Тимур бу кызга игътибар итмәгәннәр. Дус булып калуларын дәвам иткәннәр. Тора-бара аның белән аралашудан да туктаганнар.
Балалар бик теләп әбиләренә булыша торган булганнар. Беркөнне Зөлбия иске шкафны җыештырганда, салават күпере төсләренә буялган кечкенә сандык тапкан, ди. Ул аны шунда ук Тимурга күрсәткән. Тимур:
Балалар сандыкны ачмакчы булып, әй азапланганнар, әй азапланганнар, ләкин берничек тә ача алмаганнар, ди. Шулвакыт базардан әбиләре кайтып кергән, икән.
Зөлфия белән Тимур бу көнне түземсезлек белән көткәннәр.
Ниһаять, көткән көн килеп җиткән. Кич белән әбиләре сандыкны алып килгән дә балаларга:
Сандык, сандык, сандыгым,
Ишегеңне ач әле.
Безне анда керт әле.
Безне анда керт тә син,
Тарихларны күрсәт син.
Әкрен генә сандыкның ишеге ачылып киткән, аннан томан күтәрелгән. Зөлфия белән Тимур куркып, әбинең кулына тотынган, күзләрен йомган. Бераздан күзләрен ачсалар, ни күрсеннәр, аларның алдында искиткеч зур, мәһабәт ике агач тора икән. Ләкин бу агачларның яфраклары бер дә алар белгән агачларның яфракларына ошамаган, ди. Яфраклар акрын искән җилдә тирбәлеп, бик матур тавышлар чыгаралар икән. Яфраклар белән беррәттән алар күзе күрмәгән төрле кием-салым эленеп тора, ди. Әбиләре бу агачларның берсе ир-ат, икенчесе - хатын-кызларның киемнәре, бизәнү әйберләре турында сөйләвен әйткән. Зөлфия бик матур бер яфракка кагылган. Яфрак телгә килгән:
Кыз икенче яфракка кагылган. Анысы да сөйли башлаган:
Өченче яфрак кагылганны да көтмичә, Зөлфиянең чәч толымнарына тагылган. Зөлфия йөреп китүгә, алар чыңлый башлаган. Без - чулпылар, без - чулпылар дип җырлаганнар алар. Зөлфиягә бу тавыш бик ошаган, ул әйләнгән дә әйләнгән.
Агачлардагы киемнәр, бизәнү әйберләре аларга үзләре турында сөйләгән, ди. Тимурны күбрәк ирләр киемнәре эленгән агач кызыксындырган. Ул беренче тапкыр камзул, казаки, җилән, чапан, чикмән, кыска тун, өч билле тун, толып, бишмәт, читек, кәвеш, башмак, бүрек, такыя, кәләпүш дигән киемнәрне күргән. Кыз белән малай бу киемнәрнең әле берсен, әле икенчесен киеп караганнар. Көзгегә карагач, үзләрен танымый торганнар.
Шул вакыт әтәчләр кычкыра башлаган. Балалар тиз генә әбиләренең кулларына тотынганнар да бергәләп сандыктан чыгып та киткәннәр.
Әбиләре, Зөлфия белән Тимур, әле өйләренә кайткач та, бик озак сандыктагы хикмәтләр турында сөйләшеп утырганнар, ди. Балалар әбиләренә зур рәхмәт әйткәннәр. Ә койманың икенче ягында боларның сөйләшүен Хәят тыңлап торган. Аның да сандык эчендәге әйберләрне күрәсе килгән. Әби балаларны ияртеп өйгә кереп киткән. Ә сандыкны үзләре утырган эскәмиядә онытып калдырганнар. Шуны гына көтеп торган Хәят тиз генә кереп сандыкны алган. Чыгарга дип барганда , аның каршысына Дус килеп чыккан. Ул шундый каты итеп өреп җибәргән, Хәят куркудан сандыкны ташлап йөгергән. Бу тавышка өйдән балалар йөгереп чыккан. Дусны сандыкны саклап калган өчен мактаганнар. Тимур сандыкны әбигә алып кереп биргән. Әби аны иске шкаф эченә яшереп куйган. Әкият тә шунда беткән.
Убунту: я существую, потому что мы существуем
Есть в осени первоначальной...
О чем поет Шотландская волынка?
Как Дед Мороз сделал себе помощников
Проказы старухи-зимы